Туган як

Телсез фото күп сөйли

Фотография аша сихерләп буламы? Әле ничек кенә! Аллам сакласын, башына төшмәгәннәргә андый зыян килмәсен. Нәрсә икәнен белгәннәре “Минем язмышым кабатланган кешеләр бар икән” дип уйлар.

Мин үзем социаль челтәрләргә фотолар куйганны аңлап бетермим. Дөрес, һәр кешенең үз эше. Бер авызың пешкәч, өреп карарга туры килә, яки эш узгач үкенүдән файда булмый. Фотодагы матур ирең башкаларга кирәк булмасмы? Яки чибәр хатыннан колак какмассыңмы? Балаларыңның холкы үзгәрмәсме? Дус дигән дошман булмасмы?.. Сораулар күп, җавапларын дөрес итеп, кем әйтә ала. Фоторлар телсез булса да күп сөйли – шуны истән чыгармагыз. Фотоларны белер-белмәс кешеләргә таратмагыз. Үз башыңнан үткәч, ышанмас җиреңгән ышанырсың да, бу дөньяда ниләр генә юк, дип таң калырсың. Сакланганны Алла саклар, сакланмаса – үзе карар. Бу минем юлдашым сүзләре. Иремнең авылына автобуста йөри идек, нишләптер бу юлы поезд белән барырга уйладык. Юл озын, юлдашыбыз яхшы кеше булып чыкты. Ул мине, мин – аны белмим, сөйләшә торгач тормышларыбызны сөйләп киттек. Юлдашым:  “Иремне алырга  барырга уйлап, юлга чыккан идем дә, эчке тавыш “барма, кире борыл яхшы чакта” дигәч кире борылдым” – ди. Ничек инде, юлга чыккансың икән, барып җитәргә тырышасың бит. Бигрәк тә нәрсә өчендер барганда...

15 ел бергә гомер иткән ирен тартып алганнар икән. “Үзең гаепледер дип уйлама, сөйләгәнемне тыңла да, нәтиҗә яса. Синең белән дә андый хәлләр кабатланмасын” – ди бу миңа.

Юл озын, вакыт үтә, әйдә сөйли бирсен. Тыңлаган өчен акча сорамыйлар. Баштарак бик авыр булса да, хәзер ире юклыгына ияләшеп килә икән. Кая барсын – күрәчәктер. Ирен дә әллә кем түгел, дус кызы алган бит. “Дошманыңны әллә каян эзләмә, якында йөрер” – диләр түгелме соң?.. Чибәр ирдән кем баш тарта. Өственә, эш сөючән, мәрхәмәтле булса...

Таныш-белеш керсә, “карый тор” – дип,  фотоальбом тоттырабыз. Аннан берни уйламыйча, альбомны үз урынына алып куябыз.

Беркадәр вакыттан соң, ирендә сәер кыланышлар сизә яңа танышым. Өендә ашамаган: “Эштә ашап кайттым. Син ашарга пешерә белмисең, моңа кадәр ничек яшәдем синең белән” – дип юктан тавыш чыгарган. “Күземә җен булып күренәсең” диюләренә ничек түзмәк кирәк! Алмаштырып куйганнар, диярсең. Элегрәк бит пешергән ризыктан бервакыт гаеп тапмыйча: “Тозлырак булса, су кушып ашарбыз, әнисе” дип җавап бирүче ир бит ул. Кемнең нинди техникасы ватылса, аңа килгәннәр. Ә дус хатыны алардан чыгып та тормаган. Хәтта: “Миңа да булсын иде шундый ир” – диюдән дә оялмаган.

Үзе сихергә ышанмаса да, танышлары киңәше белән күрәзәчегә дә барган. Ә күрәзәче: “Кайтып альбомыңны кара. Иреңнең фотосы юклыгын күрерсең. Шуның белән бозым ясаганнар” – дип әйтеп бирә. Бәхетенә каенанасы,  беренче киленне ярдәменнән ташламый, “кызым” дип йөртә, оныкларын да бик ярата. Тик ни сәбәпледер  үлеп киткәч, табиблар да үлем сәбәбен ачыклый алмый. Кемнәрдер “теге килен кулы уйнагандыр” дип шикләнде шикләнүен.

И Ходаем, үзең сакла, дошманнарның күзен капла. Беннәргә безнең белән идарә итәргә юл куйма!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: