Туган як

Тату яшәр өчен тырышырга кирәк

Шәһәребезнең үзәк мәчетендә мөслимә хатын-кызлар советының икенче утырышы узды. Беренче очрашудагы кебек үк, монысына да кеше күп килгән иде. Оешма җитәкчесе Гөлнара Хөсәенова әйтүенчә, сорауларны алдан ук җибәрүләрен үтенгәннәр. Мөслимәләрне, нигездә, гаиләгә кагылышлы сораулар борчый икән. Шуңа күрә очрашу да шул мәсьәләләргә нигезләнеп узды.

Чара, Фәнил хәзрәт Ибраһимовның изге Коръән сурәләрен уку белән башланды. Аннары ул сорауларга җавап бирде.
– Иң беренче барыбыз да белергә тиешле әйбер: ир – хатыны, ә хатын ире өчен кием булып тора. Кием дә бит эссе кояштан, салкын җилдән, яңгырдан һәм башка тискәрелекләрдән саклый. Ир белән хатын да бер-берсен төрле авырлык-уңайсызлыклардан сакларга тиеш, – дип сүзен башлады хәзрәт.
Ирнең һәм хатынның үз хокуклары һәм бурычлары була. Берсе шул хакта онытса, әлбәттә, аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кайчак хатын «ирем үз бурычларын үтәми», дип зарланырга мөмкин, тик шул ук вакытта, ул үз бурычлары турында уйлап та бирми. Нәтиҗәдә, низаг чыга.
– Гаиләдә бәхәс чыкканда без ир белән хатынга исемлек төзергә тәкъдим итәбез. Шунда үзләренең нәрсәдә хаклы булмауларын язарга киңәш итәбез. Гомумән, иң мөһиме – мәсьәләне табып, хәл итү юлларын эзләү, киңәш сорау. Ә моның өчен казыяткә яки Ислам үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Андый урын һәр шәһәрдә һәм районда булырга тиеш, – дип ассызыклады Фәнил хәзрәт.
Ул гаилә мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе буларак төрле хәлләрне күргән. Әгәр дә ир белән хатын бүлек әгъзалары киңәшләренә колак салса, гаиләне саклап калырга мөмкин, әмма бер-берсенә юл куярга теләмәүчеләр дә еш очрый икән.
Гаиләдә социаль тигезлек турында да сүз чыкты. Бу да бик мөһим мәсьәлә. Әгәр дә, әйтик, кыз җитешле тормышта үссә, урта хәлле гаиләдә яшәү авыр булачак. Гомумән, Фәнил хәзрәт фикеренчә, илебездә ир балаларга тиешле тәрбия җитми. Ике зур сугышта әтиләре һәлак булган уллары ятим калып, үрнәктән, ярдәмчедән мәхрүм калган. Һәм анасы тәрбиясе белән генә үскән бу балалар, үзләре балалар, оныклар тәрбияли.
«Аларда җаваплылык юк, сүзләрендә тора алмыйлар, мәсьәләләрдән качалар. Хатыннар исә, киресенчә. Мин гомерем буе гаиләмне үзем өстерәдем», диләр. Бу, әлбәттә, дөрес түгел», – ди хәзрәт.
Суфичылык турында да сүз булды. Кайбер кешеләр начаррак киенергә, бары тик ипи һәм су белән тукланырга тырышалар. Үзләре әйтүенчә, алар шулай Аллаһы Тәгаләгә якынлаша. Хәтта эшләмичә, «гыйбадәт кылырга кирәк» диюче ирләр дә бар. Фәнил хәзрәт бу хакта: «Үз-үзеңне ашаудан, киенүдән мәхрүм итү әйбәт түгел, әлбәттә. Әгәр дә ир эшләмәсә, моны «ялкаулык» диләр. Ул гаиләсен тәэмин итәргә тиеш. Шуны истә тоту мөһим: хатынны әти-әни йортына килен итеп төшерү, тәэмин итүгә керми», – диде.
Түбән Кама шәһәре һәм районы мөслимәләре җитәкчесе Роза Кашапова мондый дәресләр бик кирәк дип саный. Төрле мохиттә үскән, бер-берсен белмәгән һәм күрмәгән ике кеше очрашып, гаилә коргач, проблемалар тумыйча калмый. Тату яшәр, бер-береңне ихтирам итәр өчен нык тырышырга кирәк.
Әңгәмә чәй эчү белән тәмамланды. Киләсе очрашу мөселман модасы темасына багышлана, сөйләшү киемнәр бирү, бизәнү буенча булачак.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: