Туган як

Тапшырылмаган хатлар

Ата-ананы сайлап алмыйлар, дигән гыйбарә бар. Әтием белән әнием 13 яшьтән дуслашып, хисләре олы мәхәббәткә әверелгән. Керсез шул мәхәббәтне тапталуы белән һич килешә алмыйм. Әниемнең сөйләгәннәрен искә төшерәм дә, «алай булырга тиеш түгел иде», дим.

«Әтиеңне шундый яраттым. Аның артыннан дөнья читенә дә китәргә әзер идем. Күпме таңнарны бергә каршы алдык. Йолдыз атылганын күрсәк тә, матур теләкләр теләдек. Мәхәббәтебез яңа аткан таңнар кебек эчкерсез, киләчәгебез гел аяз күк сыман булыр дип өметләндек. Башкача булырга да тиеш түгел иде. Мәктәптә безне иң матур пар дип йөрттеләр. Аерым яши алмабыз кебек тоелды», – дип сөйләде ул.
Чыгарылыш кичәсеннән соң ук өйләнешкәннәр, әнием гаилә учагын сүндерми сакларга тырышкан. Бар эшне бергәләп, киңәшләшеп эшләгәннәр. Өйләнешеп ярты ел узуга, әнием авырлы булуын әйткәч, әтием бик тә сөенгән. «Кулларына күтәреп алып әйләндерә дә әйләндерә икән. «Безнең балабыз туачак! Мин әти булам! Улым туар, ярдәмчем булыр. Өйдә – ике ир-ат, синнән бер эш тә эшләтмәбез», – дип хыялланганнары турында, сөйләвен дәвам итә әни.
Әтием шулай хыялланып, атлап түгел, очып йөргән. Аның юраганы юш килеп дөньяга малай – мин туганмын. Төннәрен елый башласам, әниемне уятып тормыйча, яныма килеп җиткән. Биләү чүпрәкләренә кадәр юган, арба белән урамга алып чыккан. Көндезен – әни куенында, эштән кайткач, әтием – гел мине караган. Ул әниемнең ышанычы да, таянычы да, сөенече дә булган һәм: «Балаң юк икән, димәк, синең шатлыгың да, дәвамчыларың да булмаячак», – дияргә яраткан.
Әти-әниемә көнләшеп караучылар да табылган. Әллә күзләре тиеп, көтмәгәндә, бәхет агачының яфраклары саргая башлый. Әтием кичләрен соңлап кайтып, дәшми генә кереп ята, тора-бара аягында чак басып торган көннәре ешайган. Ул вакытта күзенә бала күренмәгән. Янына йөгереп килсәм дә, этеп кенә җибәрә иде. Әни белән бернәрсә аңламыйбыз. Аннары инде кунарга кайтмый калган көннәре күбәйде. Бер-ике көннән кайта да, әни алдына тезләнеп, гафу үтенә, телендә шул бер үк сүзләр: «Җаным гафу ит, бусы соңгысы булыр. Үзем дә нәрсә булганын аңламыйм».
Күпме түзәргә була! Миңа яшь ярым булганда, әнием китәргә мәҗбүр булган. Әтием үзе генә калгач, кулдагы кан тамырын кискән, әмма табиблар аны бу дөньяга кайтара алганнар. Бик ялынгач, әнием яңадан кушылган. Әмма берни үзгәрмәде, әтием шулай ук эчеп кайта башлады, әллә ниләр уйлап табып, аклана. Әнинең түзәр әмәле калмагач, аннан аерылып, тормышка чыкты. Яңа әти миңа баштарак конфет, бүләкләр алып кайтып, әнинең күңелен яуламакчы булгандыр. Ә миңа алар кирәкми, үз әтием кирәк иде. Төннәрен фотосүрәте белән сөйләшеп, мендәр астына салып йоклый торган булганмын. Мин башка әтием булуын теләмим. Йоклаганда, сине чакырып, саташкан чакларым да күп булган.
Уенчыкларымны җыймасам, сүзен тыңламасам, яңа әти миңа кычкырып кына калмый иде. Колакларымның авыртуы һаман да бетмәгән кебек. Миңа көләргә дә, әниемә минем яныма килергә дә ярамады. Әнием гел аның янында гына булырга тиеш. Шул вакытларда, читләрдән яклар өчен, син миңа бик кирәк идең, әтием. Минем гаебем нидә иде соң?
Нәтиҗәдә, әнием яңа ирен куып чыгаргач, үз әтием өч елдан соң әйләнеп кайтты. Минем ничек сөенгәнемне белсәгез иде! Алдыннан да төшмәдем. Урамга аның белән генә чыгам. Күрсеннәр – минем әтисез түгел икәнне! Аннан башка ашарга утырмыйм. Култык астына кереп, песи баласыдай йомарланып йоклап китә идем. Әтиемнең муенына атланып йөргәнемне әле дә хәтерлим. Тик, ташлап чыгып китүеннән яки эчеп кайтуыннан гел курка идем.
Әти тагын эчеп кайта башлады. Алай гына да түгел, әнинең акчаларын урлый. Ач торган көннәребез дә бик күп булды. Күзенә шешәдән башка берни дә күренмәде, хәтта шешәдәшләрен өйгә ияртеп кайта башлады. Кызып китеп, алар алдында әнине бәргәләп атарга да, күп сорамады. Ә мин нишли алам? Почмакка посам да елыйм. Бала гына булсам да, җаным әрни, әнине яклар өчен берни эшли алмый идем.
«Җитәр! Күп түздем, үтәлмәс ялганнарыңа ышанып, яшь башымнан кыйналып, баланы җәберләтеп яшисем килми. Гомерлеккә аерылам», – дип әни әтидән кабат китте. Их, әти! Үзеңне бик күрәсем, начар якларыңны онытасым килә. Син баламны ташламам, дип антлар иттең. Ир сүзе бер булырга тиеш.
Хәзер миңа 19 яшь. Физкультура академиясен тәмамладым. Аллаһы Тәгалә безне ташламады, авырлыклардан чыгу юлын үзе күрсәтте. Әнием белән аңлашып яшәдек. «Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын», – дигән татар халык мәкале белән килешәсем килми. Әнием көченнән килгәнчә тырышты. Ирен яратты, хөрмәт итте. Әниемнән – үрнәк, әтиемнән гыйбрәт алдым.
Ирнең гаделсезлеге, хатынның рухын сындыра. Минем әнием сынмады, киресенчә, ныгыды. Миңа үрнәк булды. Психологлар «әти булмаган гаиләдә балалар юаш, эш белмәүче, «әни малае» булып үсә» дип яза. Миңа әнием яхшы тәрбия бирде, аны кайгырту – минем өстемдә, үземне ихтыярсыз дип санамыйм.
Мин әтиемә ике хат яздым. Берсе – кечкенә чагымда, икенчесен – күптән түгел. Әмма аларны тапшырырмын дип уйламыйм. Газетада укыса, бәлки таныр, аңлар. «Әтием, кадерлем. Белсәң иде сине ничек күрәсем килгәнен, ничек яратуымны! Әнием дә сине бик ярата. Нигә безне ташладың? Безнең ни гаебебез бар? Сине бик күрәсем килә». Бу, әтием, сиңа язган беренче хатым иде.
Икенчесен үскәч, күп нәрсәне аңлагач, язарга булдым. «Әнием белән ачлыкны, кешеләрнең кимсетүле карашларын, сүзләрен дә җиңдек. Мин кеше булып үссен өчен, әни миңа барлык назын, көчен бирде. Бер-беребезне аңладык. Еллар үткән саен, әтием, мин сиңа ачу сакламыйм, кызганам гына. Безнең белән булсаң, минем белән горурланыр идең. Үз юлыңны үзең сайладың. Кайвакыт моңсу булып куя. Син гаеплеме, әллә ятлар «булыштымы»?.. Исемең документларда гына калды. Безне эзләмә, кире кайтмаячакбыз. Иске яраларны яңартуыңны теләмибез».
Беренче хатымда балалык хисләремне юллаган булсам, икенчесен егет булып җиткәч яздым. Хәзер мин чарасызлыктан почмакта елап торучы малай түгел. Тормыштан зур сабак алдым. Әниемнән сабырлыкка, тырышлыкка, мәрхәмәтлеккә өйрәнеп үстем. Синең белән яшәгән булсак, нәфрәттән башканы белмәс идем. Хатасыз кеше юк. Төрле явызлыклардан Аллаһы үзе сакласын.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: