Туган як

Сөйгәнемнән бик яхшы сабак алдым

Күптән түгел генә хәлемне белергә килгән якташымның улы Рамил белән шактый озак сөйләшеп утырдык. Уртак танышлар, күрше-күләннәр турында сөйләшеп туйгач, сүзне егетнең үзенә юнәлттем.

Урау юллар үтми генә туп-турыдан яше инде шактый булган егеттән өйләнмәвенең сәбәпләрен сораштырдым. Рамил башта сүзне нидән башларга белми, уйланып торды.

«Әти-әниләр безне белем алырга, хатын-кызларга хөрмәт белән карарга өйрәттеләр. Аларга рәхмәт, дөрес тәрбия бирделәр. Шуңадыр, болганчык елларда мин башка бик күпләр кебек кыек юлга басмадым: белем алдым, физик хезмәттән дә курыкмадым – теләгән максатларыма ирештем. Тик кызларга минем кебек егетләр кирәк түгел шул» – дип сүзен башлады ул.

– Кызлар белән дә йөрмәдем түгел, йөрдем. Тик берсенә дә гаилә кору турында сүз башламадым. Инде күпләр сез биргән сорауны бирә башлады. Әти-әниләр дә өйләнүемне теләде. Бер көнне иптәшләрем белән кафега кереп утыргач, бер кызга күзем төште. Ул кыз бик чибәр: алсу иреннәре, дулкын-дулкын булып төшкән чәчләре, нур сибеп торган кара күзләре мине әсир итте. Бар кыюлыгымны эшкә җигеп, аның белән танышым. Кыз Раилә исемле икән. Мин дә үз исемемне әйтеп, аны биергә чакырдым. Шулай итеп, бу кичне гел бергә булдык. Мин яшүсмер егет кебек баштанаяк кызга гашыйк булдым, өйгә кайткач та аның сурәте күз алдымда торды. Икенче көнне тагын очраштык. Мин аның өчен вакытымны да, акчамны да кызганмадым. Кыйммәтле рестораннар, күңел ачу чаралары – берсе дә калмады. Сәбәбе булса да булмаса да, кыйммәтле алка-беләзекләр, аяк киемнәре бүләк иттем. Дус-ишләрем минем шулай гашыйк булуымнан баштарак көлсәләр дә, соңрак бар акчамны кызга түгүемә сагаеп карадылар, артык ышанып бетмәскә киңәш иттеләр.

Ә Раилә мин алган һәр нәрсәгә сабый бала кебек сөенә, аның шат карашын күрү миңа да күңелле. Бер очрашуда Раилә, сүз арасында гына дигәндәй, дус кызының егете чит ил машинасы бүләк итүен әйтте. Мин дә дусларымнан бурычка акча җыеп, сөйгәнемә машина бүләк итәргә җыена башладым. Алар мине: «Акылыңа кил. Кем инде йөргән кызына шундый кыйммәтле бүләк бирә. Өйләнгәч, бергәләп алырсыз» – дип шактый үгетләделәр.

Гашыйк егет кеше сүзенә карый димени, алдым бит Раиләмә «текә» машина. Дустым Наил: «Иртәгә ул синнән очкыч сораса? Аны да алырсыңмы? Миңа калса, бу кызый сине файдалана гына. Менә күрерсең, кызыңнан да, машинадан да колак кагачаксың» – дип нык кына ачуланды үземне. Ә икенчесе кинодан соң Раиләнең мин алган чит ил машинасына башка егетне утыртып китүен күреп калган. Ул вакытларда мин аларның берсенә дә ышанмадым. Чөнки сөйгәнем белән никах укытып, гаилә корып яшәү турында хыяллана идем.

Ә бит алар хаклы булган! Чит ил машинасы алып биреп, озак та үтмәде, кызым миннән читләшә башлады. Я ул имтиханнарга әзерләнә, я башка эшләре килеп чыга. Әле мин бу сөйләшүләрдән соң да шикләнмәдем, аны элеккечә саф сөю белән яраттым. Шактый сирәгәйгән очрашуларның берсендә:

– Раилә, сөеклем, бердәнберем! Мин сине бик яратам, миңа кияүгә чык. Бергәләп балалар үстерербез... – дип тәкъдим ясадым. Тик аның:

– Рамил! Син миңа күңел ачар, вакыт уздырыр өчен генә кирәк идең. Мин синең белән гаилә корырга җыенмадым. Гафу ит, тик мин сине яратмыйм. Син яхшы егет, бәлки башканы табарсың, – дигән сүзләре аяз көнне яшен суккан кебек булды, – дип сүзен тәмамлады Рамил.

Ни диим, замананың «акыллы» кызлары, гади кешелекле егетләрдән файдалана гына беләләр шул. Менә бу мәхәббәт тарихы башка егетләр өчен дә бераз сабак булсын иде, мәхәббәт сабагы. Ничек кенә яратсагыз да, башыгызны югалтып гашыйк булмагыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: