Туган як

Сөяркә булу гына канәгатьләндермәгән

Сөмбелә тулы һәм бик тәртипле гаиләдә тәрбия ала, бик яратып кияүгә чыга (егет тә аны үз итә). Әти-әниләренең бер-берсенә ялгыш кына да авыр сүз әйткәнен ишетмәгән, тавыш күтәреп, кырын караганын да күрмәгән кыз хыянәтне мөмкин эш дип күз алдына китерә алмый. Иптәш кызлары ирләреннән шикләнеп киңәшкә килсәләр: «Бу кеше сүзе...

Сөмбелә тулы һәм бик тәртипле гаиләдә тәрбия ала, бик яратып кияүгә чыга (егет тә аны үз итә). Әти-әниләренең бер-берсенә ялгыш кына да авыр сүз әйткәнен ишетмәгән, тавыш күтәреп, кырын караганын да күрмәгән кыз хыянәтне мөмкин эш дип күз алдына китерә алмый. Иптәш кызлары ирләреннән шикләнеп киңәшкә килсәләр: «Бу кеше сүзе генәдер яки очраклы гына хәл, түзегез, кызмагыз, тавыш чыгармагыз, эзәрлекләп йөри күрмәгез. Тавыш чыгарсагыз, ирегез гаиләсен ташлап, балаларны ятим итеп, яшь кызлар кочагына китәчәк», - дип әйтә. Аны тыңлаганнары гаиләне саклап калып, балаларын бергәләп үстерделәр, ә башкалары әтиләре исән килеш ятим булып үстеләр.

Сөяркә яшьлеге белән берни уйламый, Альберт белән очрашып йөргән, аннан аңа гашыйк булган. Бала тугач, ул минеке генә булыр дип уйлаган. Альберт, сөяркәсенә бала туса да хатынын ташламаячагын белдергән. Тегесе, сөяркә генә булып яшәргә риза булмыйча, баланы җитәкләп Сөмбелә белән очрашып сөйләшергә батырчылык иткән: «Безгә бәхетле булырга ирек бирегез, аны тотма, җибәрегез, безнең уртак балабыз бар», - дигән.

«Ирем эштән ачулы кыяфәттә кайтып керде. Нәрсәдер сөйләргә, аңлашырга теләвен белдерде. Мин аның сөйләргә теләвен бүлдереп, икебезнең берен сайла, башка ике арада йөрисе булма дидем, - дип дәвам итте Сөмбелә. - Ул инде сөяркәсенең минем янда булганын белгәннән соң кайткан иде. Мин ул хатынга «Сиңа башка яр табарга туры килер» - дигәнгәме, Африка егетенә кияүгә чыгып, баласын безгә бүләк итеп калдырып китте. Безне тынычлыкта калдыруы өчен ул егеткә рәхмәт. Юлларына ак җәймә, бәхетле булсыннар»

Суфиян МИНҺАҖЕВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: