Туган як

Сәвия – гомер буе ире җилкәсендә, ә мин –киресенчә...

Ирләребез бер оешмада эшләгәч, Галиләрнең гаилә хәлләре яхшы таныш. Гомерем буе Галинең хатыныннан көнләшеп яшәдем. Ыспай гәүдәле, ни кисә дә өстенә ятып тора. Чибәрлеге дә бар, тик иннек-кершәнсез урамга да чыкмый Сәвия. Үз-үзен шундый да ярата һәм яраттыра да белә, чукынчык. Үз гомерендә эшләгән көннәрен җыйсаң, берәр айга туламы икән?...

Ирләребез бер оешмада эшләгәч, Галиләрнең гаилә хәлләре яхшы таныш. Гомерем буе Галинең хатыныннан көнләшеп яшәдем. Ыспай гәүдәле, ни кисә дә өстенә ятып тора. Чибәрлеге дә бар, тик иннек-кершәнсез урамга да чыкмый Сәвия. Үз-үзен шундый да ярата һәм яраттыра да белә, чукынчык. Үз гомерендә эшләгән көннәрен җыйсаң, берәр айга туламы икән? Күршеләрендә яшәүче авылдашым Зәрия белән чутлап карадык, очына чыга алмадык.
Гел авыз ерып йөрүче Сәвиянең ике кул бармак-лары тулы алтын йөзек, муенындагы алтын чылбыры, билләһи, бозау бәйли торган бау юанлыгында булыр. Үзе гел өйдә яткач, бердәнбер кызларын да өрмәгән җиргә дә утыртмыйча, атасыннан да сүз әйттермичә үстергән. Мәктәпкә укырга биргәч тә, беренче укытучысына бәйрәм саен алтын йөзек, алка ташый торгач, кызын отличник ясады. Минем бозауның шешәдәше бар, шуның апасының каенсеңлесе укыткан икән Сәвия кызын. Шул әйткән ди, бүләгенә карап билгесе инде дип. Мәктәпне бик әйбәт бетерткәннәр, югары уку йортына керткәннәр дә, әллә беренче курста, әллә икенчедә укыганда ук ташлап чыккан, ди. Ахыр чиктә, Сәвиягә бала кайтарып тоттырган да, бер әрмәнгә ияреп китеп барган. Хәзер шул баланы карый Сәвия. Без булсак, хурланып үләр, кеше күзенә карарга оялып йөрер идек. Сәвия андый түгел. Беркөнне урамда очраткан идем. Бала коляскасы тартып бара, түшен киергән, ярты пот агарткыч крем сылаган йөзен югары чөйгән. Әллә кем булган. Туктап хәл-әхвәл сорашкан була. Картайгансың, ди, әллә ирең йөриме дип, күңелгә шик салды.
Аракыдан башканы белмәгән иремә кем карасын соң?! Минем тормышта яшәтергә иде Сәвияне, күрер идек ничек бирешкәнен. Көн дә иртән торып, ирең киткәнче дип, ашыга-кабалана ашарга әзерлә. Савыт-саба юыштырып, өйне җыештырып эшкә йөгер. Кайтышлый кибеткә сугылып икешәр кулың өзелеп төшәрлек итеп ризык төяп кайт. Ике көннең берендә кер юып, аны үтүклә. Җәй булса, бакчага чап, чүп ута, су сип, өлгергән яшелчәне җыеп алып кайтып эшкәрт. Шәһәр җире булса да, тавык та чүпләп бетермәслек эше хатын-кызның. Ул Сәвияне әйтәм, ничек итеп бакчасыз яшә, иреңне каты-коты ризык белән туйдыр инде?! Минеке булса, әллә кайчан ташлап качар иде. Сәвия ире бүтән шул, эчми, безнекеләр шикелле, эштән соң сыраханә ягына да каермый, хатынының күзенә генә карап тора. Гомере буе үз җилкәсендә яшәтә инде хатынын. Бер генә көн Сәвия урынында яшәп карап, хатын-кыз бәхетен тойсаң иде ул. Өлешемә тигән көмешем шул, бернишләп тә булмый. Болай гына зарлану инде, минеке дә исән генә булсын, ансыз тормышның ни яме, ни кызыгы булыр иде?!
Роза СОЛТАНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: