Туган як

Сукыр мәхәббәт корбаны

Әлфинурга әле яңа гына 18 яшь тулды. Кыз хыялый, төннәрен мәхәббәт романнарын укырга ярата, үзе дә бер күрүдә гашыйк булырлык кешесен көтә.

Шуңа күрә үзеннән җиде яшькә өлкәнрәк булган чибәр Рәмзилне очраткач, гыйшык утына чумды. Егет өчен янды-көйде, сукыр мәхәббәт иясенә әйләнде.
Рәмзил исә яшь, чибәр, саф кызны очратып, бер алдына, бер артына төшеп, үзенә каратырга тырышып, кочты, үпте, кыйммәтле бүләкләр бирде, кафега чакырып сыйлады.
Өч айлап вакыт узгач, яшьләр өйләнешергә уйлады. Әлфинурның әнисе артык тәмле телле, кайгыртучан Рәмзилне ошатмады. Ананың йөрәге нидер сизенде. Нишләп әле егет япь-яшь кыз белән туйны шулкадәр тизләтә? Сафия апа кызы белән икәү калган чакта:
– Балакаем, күңелем сизеп тора, бу бәндә ниндидер максатны күз алдында тота, сине яратмый. Аның белән бәхетле булуың икеле. Мәхәббәтеңнән акылың өстен булсын. Тагын бераз вакыт түзеп, Рәмзилне сынап карыйк, – диде.
Тик кызы ишетергә дә теләмәде. Туй көне килеп җитәр алдыннан Сафия апа Әлфинур белән тагын сөйләшеп карарга талпынып карады, ләкин кызы тыңлап та тормады. Бар сүзе: «Син ялгышасың, без бер-беребезне яратабыз, Рәмзил минем өчен үлеп тора».
Сафия апаның ире үлгәндә Әлфинурга нибары сигез яшь кенә тулган иде. Яшь, чибәр хатынны сорап килүче ирләр күп булды. Ләкин ул иренә тугрылык саклады. Әлфинурны тәрбияләүгә, үстерүгә бөтен көчен бирде. Ә хәзер йөрәк парәсе – кызы әнисенең йөрәгенә хәсрәт сала.
Туйда да Сафия апа ничек кенә тыныч булырга тырышса да, ата-аналарга сүз бирелгәч, авырлык белән:
– Кызым, бәхетле бул, – диде һәм тыела алмыйча елап җибәрде.
Туй узды, яшьләр аерым фа-тирда яши башладылар. Тиздән аларның уллары дөньяга килде. Рәмзил аңа Рәмис исеме кушарга тәкъдим иткәч, Әлфинур каршы килмәде. Сабыйның теле тиз ачылып, бер яше тулар-тулмас «әттә-әннә» дип әйтә башлады. Куанып кына яшисе дә бит, ләкин Рәмзил кинәт үзгәрде: хатынына юк-барга бәйләнә башлады, тавыш куптарды, йодрык уйнатырга да күп сорамады.
Әлфинур моның белән берничек тә килешә алмады. «Бала туганчы бер-беребезне хөрмәт итеп, яратышып яшәдек. Нәрсә булды икән? Эшендә кыенлыклар килеп чыктымы икән?» дип уйланды. Яшь хатын түзәргә, сабыр итәргә булды, ире үзгәрер дип өмет итте. Әмма Рәмзил үзгәрмәде, киресенчә, гаиләдә җил-давыллар ешрак кабатлана торды. Ир белән хатын арасы суынды. Бер түшәктә йоклауларына да байтак вакыт узган.
Әлфинур ире белән ачыктан-ачык сөйләшеп карарга карар кыла. Тик сөйләшү күңелсез тәмамлана. Шуннан соң ул, Рәмзилне куркытыр өчен:
– Әйдә, алайса, аерылышабыз, – диде.
Рәмзил бу сүзләрдән курыкмады, киресенчә, елмайды һәм:
– Аерылышабыз, син теләгәч, тик Рәмисне үзеңдә калыр, дип уйлама. Мин баланы үземә алам, – дип җавап бирде.
Алга таба ни булганын Әлфинур төш итеп кенә хәтерли. Судта Рәмзил аерылышу сәбәпләрен сөйләгәндә, хатын сүз таба алмыйча, шаккатып утырды. Рәмзил хатынының үзен канәгатьләндермәве, балаларын карамавы, тәрбияләмәве, гомумән, аны ана хокукыннан мәхрүм итү кирәклеге турында сөйләде. Адвокаты да ышандырырлык «дәлилләр» китерде. Суд хөкеме ана өчен көтелмәгән булды – баланы әтисе белән калдырдылар.
Әлфинур бу карарны ишеткәндә, тораташ булып каткан иде. Аннары көчкә коридорга чыкты һәм аңын югалтып егылды. «Ашыгыч ярдәм» чакыртып, хатынны хастаханәгә алып киттеләр. Әлфинур янына килгән Сафия апа кызын юатырга тырышты, кочаклап алып:
– Борчылма, савыгырсың, барысы да әйбәт булыр. Үзем дә ярдәм итәрмен, дөньяда яхшы кешеләр күп, – дип сөйләнде.
Кызы исә елый-елый әнисеннән гафу үтенде, үзен ташламавына рәхмәт укыды.
«Без капчыкта ятмый», диләр. Рәмзилнең дә мәкерле планнары ачыкланды. Ул моңа кадәр өйләнгән булган икән. Ләкин тиздән хатынының бала таба алмаячагы билгеле булган, ә бала йортына мөрәҗәгать итәселәре килмәгән. Ир яшь, беркатлы кызны табып, шуңа өйләнеп, ә бала тугач,  аерылырга теләгән икән. Беренче хатыны белән шуның өчен аерылышкан булган. Аннан киткәндә:
– Миңа үз балам кирәк, көт, кайтырмын, – дигән.
Андый ирләрне ничек дип атарга – эгоистмы, хыянәтчеме? Әлфинурның күп нәрсәгә күзе ачылды: үзенең сукыр мә-хәббәт корбанына әйләнгәнен аңлады, тынычланырга тырышты, тик Рәмисе төшенә керде, Аллаһыдан аны кайта-руын үтенде.
Шулай ике еллап вакыт узды. Бервакыт Рәмзил коточкыч авариягә эләгеп, ниндидер могҗиза белән исән калып, җиңелчә генә җәрәхәтләнде. Хастаханәдән чыккач, Рәмзилнең әнисе улын һәм киленен үзе янына чакыртып сөйләшә.
– Улым, Рәмисне газиз анасыннан аердыгыз, Әлфинурны чиргә сабыштырдыгыз. Аның хәсрәте, рәнҗеше төшми калмагандыр. Авариягә юлыгуың да шуның нәтиҗәсе дип уйлыйм. Сиңа бирелгән сынау ул. Башка бәла булганчы, баланы анасына кайтарыгыз, – дип аңлата.
Рәмзил эндәшми, тик хатыны да үгетләүгә кушылгач, тешен кысып булса да, ризалашты. Икенче көнне Рәмисне Әлфинурга кайтардылар. Ә бер елдан аның беренче хатыны бала алып кайтты.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: