Туган як

Соңлап килгән бәхет

XX гасыр ахырында «кыргый капитализм»га күчкәндә, илебездә күңелсез хәлләр башланды. Күпләр ул чакта «ата улны, ана кызны белми» – дип кенә җибәрделәр. Кешеләр арасында аңлашу, дуслашу дигән нәрсәләр юкка чыга башлады.

Дус кызлар синең егетеңне тартып алу, сеңелләр апаларының ирләренә гашыйк булу сәбәпле, гаиләләр челпәрәмә килү очраклары ешайды. Ә Нурания үзенең ахирәт кызын чын-чыннан кызганып, аңа ярдәм итү юлларын эзли. Андый кешеләр сирәк булса да бар икән әле дип, Гөлнара үзенең барлык шатлыкларын һәм кайгыларын, уй-серләрен Нураниягә сөйләп, эчен бушата һәм ялгышмый.
Гөлнара үтә чибәр булмаса да, бик ягымлы, олыны – олы, кечене кече итеп, кешегә ярдәмчел, хезмәт сөючән кыз булып үсә. Берничә ел авырып, урын-җирдә ятучы дәү әнисен карый, ә ул вафат булгач, мөселман гадәте буенча җир куенына тапшыра.
Үзе генә калгач, булачак ире белән танышып, кечкенә генә туй ясап, дәү әнисе калдырган фатирда, матур гына яшиләр. Гөлнара эштән ире янына йөгереп кайта, тәмле-тәмле ризыклар әзерли, чиста киемнәр генә кидерә һәм шатлыгын Нурания белән уртаклаша. Ләкин бу бәхетле тормыш озакка бармый. «Син – бердән-берем», – дип торган Илнур бала табуны тыя, эштән соңарып, еш кына эчеп кайта башлый. Эчкәч, холкы үтә начар икән, пычрак сүзләр белән кимсетә, кул күтәрә. Андый чакта Гөлнара күршеләрдә сыену таба. Эшкә елый-елый, шешенеп беткән йөз белән килә.
– Гөлнара, бүген дә ачуланыштыгызмыни? – дип сорый ахирәте Нурания.
– Сизеләме? Кичә Илнур тагын соң гына, лыгыр исерек кайтты. Керүгә кычкырырга тотынды. Ул йокыга киткәнче, күрше апаларга кереп торырга туры килде, – дип моңсу гына җавап бирә Гөлнара.
– Ахирәткәем, көзгегә кара әле! Бетерешкәнсең бит, кеше карарлыгың калмаган. Түзмәдең түгел, түздең, сөйләшеп тә карадың, булмаса аерылышыгыз инде. Аерылышып, яңадан үз тиңен табучылар бар ич, – дип турысын әйтеп сала дусты.
– Сиңа «аерыл», дип әйтүе җиңел, ә без Илнур белән биш елга якын яшәдек. Аның торыр урыны да юк, урамда калсынмы? Әйе, мин гаиләне таркатмас өчен, аның белән күп сөйләштем. Үзе гафу да үтенде, берәр көн әйбәт тә булды, ләкин яңадан эчә, соңга калып кайта, суга... Белмим инде нишләргә? – дип, елый башлый Гөлнара. 
– Минем дә аның белән сөйләшкәнем бар, әйтсәм әйтим инде, аның сөяркәсе бар, ә син – беркатлы, «урамда калсынмыни?» – дип кайгырасың. Исән чакта аерыл, әле син яшь, Алла кушса табырсың үз тиңеңне. Бала табарга да рөхсәт итмәгән ир сиңа нәрсәгә? – дип үгетләвен дәвам итә Нурания.
Әмма Гөлнара һаман сабыр итә: көннәр, атналар, еллар уза, тик берни үзгәрми. Бергә яшәү мәгънәсезлеген аңлаган хатын Илнур белән аерылыша. Ялгызлыктан котылырга теләп, эшкә иртәрәк килә, соңрак китә башлый, ир-егетләр белән «барысы бертөрле», дип сөйләшеп тә тормый. Нурания белән генә кайвакыт концертка яки кинога барып кайта. Ә бервакыт дусты үзен дә, Гөлнараны да интернеттагы «танышулар» сайты базасына кертеп, иң яхшы сүрәтләрне шунда урнаштыра. Шуннан китә танышулар, очрашулар... Көчле затлар аларга хат та яза. Гөлнара боларны уен итеп кенә кабул итә: ир-егетләрдән матур сүзләр ишетү, хатларын уку рәхәт була. Җылы сүзләр аңа бик кирәк... 
Беркөн Хәкимҗан исемле ирдән хат килә. Фотосын да җибәрә. Ул башка шәһәрдә яши икән. Хатлары башкалардан аерылып тора, төпле һәм җитди итеп яза, матурлыгын да төчеләнеп, югары чөеп мактамый. Аның хатларын Гөлнара түземсезлек белән көтеп ала, ике арада дуслык мөнәсәбәтләре урнаша. Хатын әле очрашып сөйләшмәгән кешене якын күрә башлый.
Күпмедер вакыт узгач, Хәкимҗан очрашырга тәкъдим итә. Әмма Гөлнара ашыкмый: «бер авызың пешкәч, салкын суны да өреп эчәсең», ди халык. Әмма тиздән ир: «Бик җитди сөйләшүгә синең янга киләм. Каршы аласыңмы?» – дип хәбәр сала. Гөлнара үзен яшь кызлар кебек хис итә, дулкынлана, икеләнә, шулай да Нурания белән поездны каршы алырга бара.
Хәкимҗанны күрүгә, Гөлнараның йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай тибә башлый. Өзелеп көткән, сагынган икән бит ул аны! Ир дә бер сүз дәшмичә, килеп, кочагына ала. 
Нурания бәхетләрен күреп, шатлыгыннан елап ук җибәрә. Өйгә кайткач, аларны әтисенең энесе (аны Гөлнара әтисе кебек күрә) каршы  ала. Абый кеше карап тора да: 
– Сезнең чыннан да бүген беренче очрашуыгызмы? Бер-берегез белән күптән таныш кебек күренәсез, – дип сорый.
– Бүген генә беренче тапкыр очрашабыз, әмма мин Гөлнараны калдырып китә алмыйм. Ул риза булса, шушы арада өйләнешәчәкбез,  – дип җавап бирә Хәкимҗан һәм Гөлнарага борылып: – Син генә минем бәхетем булачагыңны фотоңны күрүгә үк аңладым, – ди. Яшьләр озак сузмыйча, никах укытып, бергә яши башлыйлар.
Матур, ягымлы сүзләр, назлы иркәләүләр... Гөлнара үз бәхетеннән кайчак үзе куркып куя.  Аллаһыдан аның озын гомерле булуын сорый. Ә бер елдан мәхәббәт җимешләре – Азат туа. Аннан Сания, Роберт дөньяга аваз сала. Хәкимҗан бик яхшы ир, әти, хуҗа булып чыкты, әнисе дә «кызым» дип кенә дәшә. Ә уеннан уймак чыгарган Нурания дустына ул мәңге рәхмәтле булачак. Бәхетне көтәргә, түзәргә һәм табачагыңа ышанырга гына кирәк икән. 
Суфиян МИНҺАҖЕВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: