Туган як

Соңлап килгән бәхет

Юлыбыз ерак. Автобусның йомшак утыргычына җайлап кереп утырып, кулыма китап алырга өлгермәдем, күршем сүз катты. Сөйләшеп киттек. Дөресрәге, тыңлаучы барында сөйләп калыйм дигәндәй, күршем бер дә туктап тормады. Ул сөйләгәннәрне, үзгәртмичә, сезгә дә җиткерәм. Арагызда гомере буе үз парын көтүчеләрегез бардыр, бәлки. Очраклы юлдашым Сәрия кебек, сезгә дә бәхет елмаймый...

Юлыбыз ерак. Автобусның йомшак утыргычына җайлап кереп утырып, кулыма китап алырга өлгермәдем, күршем сүз катты. Сөйләшеп киттек. Дөресрәге, тыңлаучы барында сөйләп калыйм дигәндәй, күршем бер дә туктап тормады. Ул сөйләгәннәрне, үзгәртмичә, сезгә дә җиткерәм. Арагызда гомере буе үз парын көтүчеләрегез бардыр, бәлки. Очраклы юлдашым Сәрия кебек, сезгә дә бәхет елмаймый калмас...
- Иллегә җитеп киләм. Тормышым җитешле. Мәхәббәтнең генә ни икәнен белмәдем. Кызымны, дүртенче дистәне ваклаганда, үзем өчен таптым. Әнием әрләде-әрләде дә, безне тормышыннан сызып ташлады. Баштарак бик авыр булган иде. Ияләндек, әбисез дә яхшы гына яшәдек, - дип сөйли башлады Сәрия.
 
Мәктәптә укучы кызы аның туган көненә җылы кофта бәйләп бүләк иткән. «Ярый әле, әни, дөньяда син булгансың, син булганга мин дә бар бит»,- дип кочагына сарылган кызының уңганлыгына шаккаткан. Һәр көнне биюгә, чит телләр өйрәнергә йөри икән кызы. Ничек өлгергәндер...
Күренеп тора, Сәрия кызы белән чиксез горурлана иде. Шулай дип уйлап бетерергә дә өлгермәдем, «Кешелекле бала тәрбияли алганыма сөенеп бетә алмыйм», - дип юлдашым балкып елмайды.
 
Кичен хезмәттәшләре, дус-лары туган көн бәйрәменә килгәннәр. Мул табында дөнья хәлләрен сөйләшеп, иркенләп утырганнар. Сәрия генә, әле-дән-әле, телефон ягына өметле карашын ташлаган. Әмма телефон әнисенең тансык тавышын ишеттермәгән. Сәрия күңелендә, унбиш ел элек бала табу йортыннан кадерле нәни төенчеген кочаклап чыккандагы кебек үк, кимсенү хисе уянган. Әмма акылы бу хискә тиз чик куйган. Үзен тапкан, баккан, кеше иткән әнисен ничек гаепләсен соң ул?! Үзен, ничек тели, шулай тотарга әнисенең йөз-мең мәртәбә хакы бар.
Кунаклар артыннан өен җы-ештырып, дус кызларына кунарга киткән баласының хәлен белешкәннән соң, йокларга ята... Ишек шакыган тавышка уянып китеп, сәгатькә күз сала. Төн уртасы җиткән. Көтәр кешесе булмаса да, торып ишекне ача. Ишек артындагы ак халатлы кешене күрүгә, йөрәге чәнчеп алгандай була.
- Сез шалтыраттыгызмы? Йөрәгегез авыртамы?
Ак халатлы ирнең сүзләрен шяртугамы-чынгамы алырга белмичә, аптырап калган Сәрия эндәшә:
- Юк, минем барсы да яхшы, хәтта, бик тә яхшы.
- 50нче йорт, 13нче квартирдыр бит? - дип сорый доктор.
- Әйе, безнең 13нче квартир, әмма 48нче йорт. Чү, туктагыз, ул бит әнинең адресы...
Сәрия тиз генә өстенә киенә дә, доктор артыннан йөгерә.
Алар килеп кергәндә, аңын югалткан әнисе идәндә ята иде. Нәрсә эшләргә дә белмичә, янәшәдә күрше апа басып тора. «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратканда, каушавыннан, шул күрше апа адресны ялгыш әйткән булган икән.
 
Доктор, булдыра алганча, барысын эшләсә дә, Сәриянең әнисе аңына килми... Дәваханә коридорында утыра торгач, йокымсырап киткәнен сизми дә кала. Кемнеңдер эндәшүенә күзләрен ачса, әнисенә ярдәмгә килгән доктор басып тора икән: «Өегезгә кайтыгыз. Кайчан аңына килүе билгеле түгел. Минем эш сәгатем бетте, теләсәгез, үзем илтеп куям».
 
Таң атканын да сизмичә, доктор белән Сәрия озаклап сөйләшеп утыралар. Аның күңелен ниндидер бер рәхәтлек, тынычлык биләп ала. «Бәлки, ул минем язмышымдыр», - дигән уй йөгереп үтә башыннан.
 
Бер тәүлектән соң әнисе аңына килә. Сәрияне күрүгә, хәлсез тавыш белән пышылдый: «Кызым, гафу ит мин карт җүләрне. Оныгым белән син - иң якын кешеләрем, сездән башка беркемем дә юк.»
 
Дәваханәдән әнисен өчәүләп алып чыгалар. Доктор да бик тиз арада гаиләдә үз кешегә әйләнә.
«Үз тиңемне табудан өмет өзгән идем инде. Шуңа да язмышның бу бүләге минем өчен үтә дә кадерле», - дип тәмамлады сүзен юлдашым.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: