Туган як

Сәкедә тәгәрәшеп үссәк тә...

Әгәр халык саны соңгы 10-20 елдагы кебек кимесә, Рәсәйдә эшләргә кеше калмаячак. Хөкүмәт бу мәсьәләне чишү юлларын эзли: гаиләдә икенче бала туса, бер мәртәбә «ана капиталы» түли. Әмма хатын-кыз күпләп бала табарга ашкынып тормый. Элгәре гаиләдә дүрт-биш бала табып үстерү гадәти күренеш иде. Ата-бабаларыбыз югары белемле булмасалар да, әхлак педагогикасын...

Әгәр халык саны соңгы 10-20 елдагы кебек кимесә, Рәсәйдә эшләргә кеше калмаячак. Хөкүмәт бу мәсьәләне чишү юлларын эзли: гаиләдә икенче бала туса, бер мәртәбә «ана капиталы» түли. Әмма хатын-кыз күпләп бала табарга ашкынып тормый.
Элгәре гаиләдә дүрт-биш бала табып үстерү гадәти күренеш иде. Ата-бабаларыбыз югары белемле булмасалар да, әхлак педагогикасын кулланып, гаилә тормышын ныклы кануннарга буйсындырып, ислам дине нигезендә ир, хатын, бала хакын хакларга, малны хәләл хезмәт белән табарга, гөнаһлы гамәлләр кылудан саклауга өйрәткәннәр. Ачлы-туклы яшәсәк тә, уртак юрган ябынып сәкедә тәгәрәшеп үссәк тә, барыбыз да тормышка кирәкле кешеләр булдык. Ул заманда ата-ана икенче, өченче генә түгел, хәтта унынчы бала табудан да курыкмады. Димәк, эш матди мохтаҗлыкта гына түгел, ә рухи якка бәйле. Хәзерге заманның җитмәүчелеген элекке хәерчелек белән чагыштыру һич мөмкин түгел.
Гаилә элек-электән җәм-гыять нигезен тәшкил итә. Тормышның дәвамчылары булырлык алмаш тәрбияләү дә гаиләгә йөкләнә. Кеше дигән зат, хайван кебек, көтүдә яшәми. Гаиләдә туып, аның гадәтләрен сеңдереп, нәсел калдыру инстинктын кабул итә һәм, үз чиратында, киләчәк буынны тәрбияли. Әхлакны да һәр сабый гаиләдә үзләштерә. Гаилә үзенең үрнәге белән булачак әти-әниләрне тәрбияли.
Тик бездә бүген гаилә корган парларның илле проценттан артыгы аерылыша. Шулай булгач, күпме бала әти таянычын сизми. Тома ятим балаларны дәүләт үз кайгыртуына алса да, гаилә һавасын сулап үсмәгән сабыйларның күбесе тормыш өчен яраксыз була.
Җәмгыятьтә гаиләне гаилә итеп саклаучы икенче мөһим көч - мәктәп. Мәктәпнең төп вазыйфасы җәмгыятькә гыйлемле, әхлаклы буын үстереп бирү. Кызганыч, мәктәпләрдәге дәрестән тыш чараларда мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, кызлар горурлыгы, егетләр батырлыгы, тугрылык, намус турында әңгәмәләргә тиеш дәрәҗәдә игътибар бирелми. Бозыклыкка, иртә җенси мөнәсәбәтләргә керүгә каршы тиешле эш алып барылмый. Бу мәсьәләдә телевизор, Интернет өлгеррәк -ирекле мәхәббәтне, «хәвефсез секс»ны пропагандалый. Оялу хисен телгә алмыйбыз, гаилә коруның мәхәббәт хисенә нигезләнергә тиешлеге турында да онытыла.
Җәмгыятьнең камиллеге сагында дәүләт үзе торырга һәм гаиләгә дә, мәктәпкә дә ярдәм итәргә тиеш. Ата-анага балалар үстерү өчен уңайлыклар булдыру, гаилә башлыгына тиешле күләмдә хезмәт хакы түләү, авылларда мәктәпләрне саклау хөкүмәт вазыйфасына керә. Ләкин бүгенге көндә дәүләт халык саны кимүгә үзе үк ярдәм итә: атлаган саен «арыш мае» кибетләре ачтырып, исерек халыктан яңа исерек буын булдыру өчен шартлар тудыра.
Дәүләтнең гаиләне кайгыртуы бары тик Гаилә көне, Гаилә елы үткәрү кебек кампаниячел чара булудан туктап, төп бурычка әверелсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: