Туган як

«Сайлап алган газиз ярым син»

Зәлилә белән Нәфиснең мәхәббәт тарихы башкаларныкыннан берничек тә аерылмый. Бер карасаң, алар турында язу урынсыз да инде. Тик аздан гына аерылмый калган Зәлилә-Нәфис гаиләсен таркатуның сәбәбе гади генә түгел, ә бик гади булганга, язмый калу да ярамас.

Әйе, алар икесе дә авыл балалары, мәктәптән үк бер-берсен күреп, аралашып йөрделәр. Вакыты җиткәч, мәхәббәтләре бөреләнде. Ямьсезләнеп йөрми генә үзара булган ярату хисләренең ныклыгын сынагач, икесе дә кулларына төпле һөнәр алгач кына өйләнештеләр.

Ике якның да әти-әниләре булышлыгы белән шәһәрдә квартира алып, шунда төпләнеп калдылар. Чөнки туган авылларында яшь гаиләгә эш, туачак сабыйларына балалар бакчасы да, мәктәп тә калмады. Бер-бер артлы малай белән кыз да алып кайткач, әти кешенең гаиләдә дәрәҗәсе бермә-бер үсте. Ул акчаны таба белде, ә акыллы хатын гаилә учагы җылысын саклаучы, иренә тугры хатын, балаларына яхшы әни була алды. Авылдан ите, бәрәңгесе килеп торды. Татар халкының күп кенә ризыгы шул ит һәм бәрәңгедән тора бит ул.

Өчпочмак, бәлеш өстенә, Зәлилә бәрәңгедән дә көн саен яңа төр ризык пешереп, иренең күңелен күрүче тырыш хатын булды. Гаиләдә тынычлык, үзара аңлашу хөкем сөргәч, Нәфиснең дуслары да гел аларда җыела торган булып киттеләр. Ир затлары булса да, бер дә буш кул белән йөрмәделәр: балалардан туңдырма дисеңме, шоколад-чипсы өзелеп тормады. Берәр көйсез хатын булса «Атна саен өйгә кеше, пычрак ташыйсыз» дип, иренең йөрәк итен ашар иде, ә Зәлилә барысын да тыныч кабул итте. Шулай булмый ни, теләсә кайда йөрмиләр ич, гел күз алдында. Ышанасызмы-юкмы, мондый җыелып утырулар матур гадәткә кереп, берничә еллар дәвам итте.

Тик өйләнешүләренә ун ел булгач, хатын телефонына сәер СМС-хәбәрләр килә башлады. Аларга ышансаң, иренең инде күптән сөяркәсе бар икән. Алай гына да түгел, ир гаиләсеннән китәргә йөри, тик хатынына әйтергә кыюлыгы җитеп бетми икән. «Үзең китсәң, яхшырак булыр» дип тә кисәтергә онытмаган хат иясе. Китә ди, китми! Кайсыдыр йөремсәк хатынга ир әзерләп куйганнар ди монда!

Билгеле, Нәфис төскә биткә дә ярыйсы гына, килешле киенә, артыгын сөйләми, эшендә хөрмәт казанган, тормышта үз урынын тапкан ир уртасы. Дөрес булса, аның яшендә күп кенә ирләр шулай «уҗымга» чыккалап керәләр икән. Шуңа күрә хатын да иренең бу ялгыш адымына күз йомарга булды. «Ике баланы үстерәсе, бераз йөрер дә басылыр әле», – дип уйлады ул. Шулай инде, чүплектә казынучы эчкече ирләргә күзләре төшми ирсез хатыннарның. Барысына да чибәр, акчалы ир кирәк. Ирнең ирешкән уңышларын-да хатынның да өлеше зур икәнен беләме икән соң сөяркә ханымнар?.. Төн йокламый үтүкләгән киемнәр, иртүк торып пешергән камыр ризыклары, ике баланың берсен мәктәпкә, икенчесен бакчага озатып, үз эшенә чабучы хатын кирәксезгә чыктымыни инде хәзер?

Хатын бер-бер артлы бу хәбәрләрне алгач, иренә ышанса да, шикләнә калды. Югыйсә, Нәфис эштән өенә туры кайта, коллективларында бер апаны санамаганда барысы да ир заты. Кайда, кайчан очрашу җаен таба икән соң? Шуларны уйлый-уйлый ябыга, көннән-көн сулыга барды. Аптырагач, берәр көн ире артыннан күзәтеп тә йөрде. Тик бер шикләнерлек сәбәп тә табылмады. «Ярар, кирәк дип тапса, үзе әйтер әле», – дип тынычланырга тырышты Зәлилә. Тик янган йөрәкне болай гына басып буламы соң? Юк, юк шул, юк! Көн туса, кулын телефонга сузып, СМС укыды, кичен аны-моны сиздермичә, ачык чырай белән ирен каршы алды.

...Тагын күпме шулай үзен-үзе ашап йөрегән булыр иде, көннәрдән бер көнне СМС-хәбәрләрнең серен ире үзе ачты. Гомергә булмаганча, ире лаек исерек кайткач, хатынның йөрәге шомланып куйды. «Димәк, китәргә карар кылган», – дип уйлады Зәлилә. Ишектән керүгә куркынган хатынына бер сүз әйтми, өс-башы белән караватка барып ауды. Әтиләренең мондый халәтен күрмәгән ике бала да куркып, үз бүлмәләренә кереп бикләнде.

Иртәсен, бер күз салуга авыр сөйләшү буласын чамалады Зәлилә. Ире хатынның телефонын сорагач та, дәшми генә китереп бирде. «Кайчаннан бирле аласың инде син бу хәбәрләрне?» – диде Нәфис, теш арасыннан гына сытып чыгарып. «Бер ел чамасы», – диде хатын. «Ә нигә бу хакта миңа әйтмәдең?» – дигән сорау һавада асылынып калды. Нәрсә дисен соң Зәлилә? Сине югалтудан курыктым дисенме? Әллә «китәсең икән – юлыңа ак җәймә» дисенме?.. Бәхеткә, ире эшкә ашыга иде, сүз шунда өзелде.

Кичен ире үзе белән бергә эшләүче Маратны ияртеп кайтып керде. Бу егет белән, теге «сөяркә» җибәреп торган хәбәрләрнең дә сере ачылды. Баксаң, шушы егет аларның гаилә бәхетенә кызыгып, ничек тә булса Зәлиләне үзенеке итү максатын куйган икән. Яңа сим-карта алып, шуннан хатынга ялган хәбәрләр җибәреп торган. Исәбе, хатын түзми, тавыш чыгарыр да, Нәфисне куып чыгарыр дип көткән. Тәртипле, ипле хатын кирәк булган икән Маратка. Чөнки беренче хатыны Зәлиләнең киресе булган. Ашарга пешермәгән, ирне көйләп торуны кирәк санамаган.

Боларны ишеткәч, хатын бер көләргә, бер еларга белмәде. Ирне кызганудан, үзенең бер ел буе ут йотып яшәвен дә онытып җибәрде. Ачулана алмады аны Зәлилә. Марат та бәхетле булырга хаклы. Тик кеше арасына кереп кенә үзеңә оя корып булса икән ул! Яхшы хатын гаиләсен таркатмас өчен, теше-тырнагы белән тырыша.

Ирдән һәм хатыннан гафу үтенгәч, икенче көнне эштән гариза язып киткән Марат. Аның кая китүен белүче булмады. Хәзер инде Нәфис тә өенә дус-ишләрен чакырмый, «Бәладән баш-аяк» ди бугай.

Бу сынау Зәлиләгә дә зур сабак булды. Һәр нәрсәнең дә үз урыны, үз вакыты бар икән. Дуслар белән сөйләшкәндә ялгышып та иреңне яки хатыныңны мактарга ярамый. Күз тияргә, башкаларны да кызыктырырга мөмкин. Юкка гына «бәхет тынычлыкны ярата» димиләрдер инде.

Илһамия Гаффарова

Фото: https://pixabay.com/ru/

Фото: 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: