Туган як

Сары чәчәкләр дә өзми идем

Көлке көлә килә, артыңнан куа килә икән дип, ачыргаланып сөйләде күптәнге танышым Гасимә бер очрашуыбызда. Миннән киңәш тә, ярдәм дә, җавап та көтми, күрәсең, эчен бушатырга тели иде. Ул сөйләгәннәрне, түкми-чәчми, сезгә дә җиткерәм. «Ирем ташлап чыгып китте, дип зарланучылардан, ирне тота белмисез, яхшы хатыннан бер ир дә чыгып китми...

Көлке көлә килә, артыңнан куа килә икән дип, ачыргаланып сөйләде күптәнге танышым Гасимә бер очрашуыбызда. Миннән киңәш тә, ярдәм дә, җавап та көтми, күрәсең, эчен бушатырга тели иде. Ул сөйләгәннәрне, түкми-чәчми, сезгә дә җиткерәм.
«Ирем ташлап чыгып китте, дип зарланучылардан, ирне тота белмисез, яхшы хатыннан бер ир дә чыгып китми ул дип, көлә генә идем. Егерме җиде ел гомер иткәннән соң иремнең мине ташлап китәсе уема да кереп чыкмады.
Ирем завод начальнигы булгач, бик рәхәттә яшәдем. Ике улыбыз да тәмледән-тәмлене генә ашап, кеше кимәгәнне киеп үстеләр. Мин үземне булдыксыз хатын димәс идем. Кул эшләренә дә осталыгым бар, пешергән ашларымны да мактап туя алмыйлар. Өем дә ялт иткән. Ирем гомердә дә эшләтмәде мине. Өйдә генә торгач, кайтуына яраткан ашларын пешереп, елмаеп кына каршы ала, киткәндә үбеп кенә озата идем. Үземне чибәрләр рәтенә керткәнлектән, гомернең иң рәхәт чорында япа-ялгызым калырмын дип башыма да китермәдем. Һай, мондый көннәргә төшәрлек хатынмы соң мин?! Сагыш билгесе дип, гомеремдә сары чәчәк тә өзмәдем.
Әтиләре чыгып киткәч, җил-яңгыр тидерми үстергән улларым да минем белән инде ике ай буе сөйләшмиләр. Әтиләренең китүенә алары да мине гаепли. Инде үз гаиләләре булса да, әтиләре акчасын биреп, башкача ярдәм итеп тора бит, ә өйдән башкасын белмәүче әнидән нәрсә өмет итәсең, ди?! Йөрәгем болай да яна, улларымның сүзсезлеге шуңа тагын да ныграк ут өсти. Тора-бара, бәлки, аңларлар, мин аларны гаепләмим, алар да ир затыннан бит.
Иремнең кемгә чыгып киткәнен дә килеп әйттеләр. Бу яңа хатыны яшькә үз чамасында икән, чибәрлеге дә, миннән артык җире дә юк, диләр. Кибеттә ул хатынның күпләп сигарет алып торганын да күргәннәр. Шулай итеп яравымы, әллә сөйкемле сөяге бармы, белмәссең. Минем үземнең кибеттән тәмәке алганым булмады, аны түбәнлеккә санадым.
Ашаудан калдым, йокламыйча таңнар аттырам. Менә ишек ач ылыр да, «Ялгыштым, дүрт аяклы ат та абына. Бик сагындым үзеңне», дип, ирем кайтып керер кебек тоела...»
Гасимә сөйләп бетерде дә, тынып калды. Аның үткән еллар эз салмаган матур-шома бите буйлап эре яшь тамчылары тәгәри, озын кара керфекләре дерелди, калтыранган нечкә нәфис бармаклары озын коңгырт чәчләрен сыйпый иде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: