Туган як

Сабыр булу кирәк

Илнур белән Илсөя урта мәктәпне бергә укып тәмамлагач, югары белем алырга дип республика башкаласына – Казанга китәргә ният кылалар. Илнур, төгәл фәннәр яратканга, техник юнәлешне сайлый һәм Казан химия-технология институтына керә, Илсөя исә гомерен балалар тәрбияләүгә багышларга була һәм педагогия институтына имтихан бирә.

Төрле уку йортларында белем алсалар да, бер шәһәрдә булгач еш очрашалар. Мәктәп елларында туган дуслык мәхәббәт булып чәчәк ата. Яшьләрнең әти-әниләре дә моңа бик шатлана һәм, өйләнешәбез дигәч, каршы килми. Укуын тәмамлагач, Илнур зур компаниягә эшкә урнаша. Ул бар көчен, сәләтен компаниянең үсешенә куя, хезмәт баскычы буенча күтәрелә, квартир, машина сатып ала, шул ук вакытта хезмәттәшләре һәм кул астында эшләүчеләр өчен үрнәк була. Илсөясе дә буйга-сынга карап туймаслык, акыллы, бар эшкә дә һәвәс, Илнурына тугрылыклы. Аның хезмәт баскычы буйлап күтәрелгәндә төп терәге дә була.
Яшьләр бер-берсен хөрмәт итеп, сөеп-сөелеп яши. Аларга туганнары да, дуслары да соклана. Тик 5-6 ел узса да, гаиләдә бала юк, якыннары: «Әти-әниләрегезгә кайчан онык алып кайтасыз?»  – дип шаярып сорый. Илнурның бу хакта сөйләшергә вакыты юк. Илсөя исә: «Минем балаларым берәү түгел, ә йөздән артык», – дип, елмаеп җавап бирә, чөнки балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Әмма эченнән сызлана, йөккә уза алмауга борчыла, табибларга күренә. Алары исә: «Барысы да яхшы, борчылмагыз. Балагыз булыр», – дип тынычландыралар. 
Ә бервакыт Илсөя ире белән ачыктан-ачык сөйләшергә була. «Илнур, әллә балалар йортыннан бер бала алыйкмы», – дип сүз ката. 
«Илсөя, без әле яшьләр, Аллаһы кушса, малай да, кыз да булыр, сабыр итик. Табиблар да ышандыра бит», – дип җавап бирә ире. 
Хатын-кыз тиз генә тынычланмый ул, Илсөя багучыга да мөрәҗәгать итә. Анысы да: «Түзәргә кирәк, барысы да булыр, берәү-икәү генә дә түгел... Сөенечең алда әле», – ди. 
Тормыш дәвам итә. Хатын да тынычлана. Ире менә нинди уңган, акыллы, назлы, андыйлар сирәк була, дип шатлана. Ә балалар йортыннан алган бала әле сәламәт булырмы, нәселе дә нинди икәне билгесез, дип үз-үзен тынычландыра. 
Илнур ерак шәһәрләргә командировкаларга да йөри. Соңгы вакытта еш кына көнчыгыш шәһәрләренә җибәрәләр. Һәр командировкадан сөеклесенә бүләкләр алып кайта. 
Чираттагы эш сәфәренә аны телеграмма белән чакыртып алалар. Илнурның кайтуын зарыгып каршы алган Илсөя бу юлы сөенергә дә, кайгырырга да белми. Очкыч трапыннан төшкәч тә, ире бер малайны җитәкләвен күреп ала. Хатын башта аны балага ярдәм иткән дип уйлый. Әмма шул ук вакытта, нишләптер: «Минем белән киңәшләшмичә, балалар йортыннан алдымы?» – дигән уй йөрәген чәнчеп куя. Ләкин бөтенләй көтелмәгән хәл килеп чыга. Илнур Илсөяне кочаклап алуга, малай: «Әти, бу кем була?» – дип сорый. Ир: «Бу минем хатыным, Илсөя апаң була», – дип җавап кайтара. Өйгә кайталар. Югалып калган, тәмам каушаган хатын бер сүз дә әйтә алмый. Илнур малайны чишендереп, кулларын юдырып, чәй эчәргә утырта. Аннары урын җәеп, йокларга яткыра. Аннары Илсөя янына кереп, бүлмә ишеген яба һәм сөйли башлый. «Малайның исеме Марат. Аңа дүрт яшь һәм ул минем балам. Биш ел элек кышын командировкага тайгага килгәч, мине бер поселокка җибәрделәр, озатырга һәм алып кайтырга бер кызны билгеләделәр. Без юлга чыккач, көчле буран кузгалды. Адаштык. Озак буталып йөргәч, чыршы ботакларын җәеп, көч-хәл белән чатыр корып, төнне шунда үткәрергә булдык. Безнең исән калу икеле иде. Җылырак булсын өчен без-беребезгә сыеныштык, калганы ничек булганын үзем дә аңламый калдым... Мин синең алдыңда гаепле...»
Ирнең шул якка кабат килүендә юлдашының йөкле булуы ачыклана, бала тугач та, Илнур аңа өйләнмәячәген, ярдәм итәчәген әйтә. Хатын да ялынмый, чөнки аның үз хәләл җефетен яратканын аңлый. Ир болар турында Илсөягә берничә тапкыр сөйләмәкче була, тик аңлармы, ышанырмы?.. Шуңа да дәшми.
Соңгы мәртәбә «командировка»га барыр өчен җибәрелгән телеграммада Маратның әнисенең үлгәнлеге турында хәбәр килгән. Ул транспорт авариясендә һәлак була. Баланың әби-бабасы күптән вафат, Маратны балалар йортына тапшырмакчылар. Шунда Илнур улын өенә алып кайтырга карар кыла. 
Илсөя ике ут арасында кала: бер яктан, ире дөрес эшләгән, баласын ташламаган, икенче яктан, Марат – уйнаштан тапкан булып чыга, димәк, Илнур – хыянатьче. Ә моны кичерү бик авыр. Хатын  җыена да, әти-әнисенә  китә. Шунда куна. Илнур сөйләгәннәрне аларга да җиткерә. «Кызым, тормыш гел син уйлаганча гына бармый, сикәлтәле урыннары да була. Бу очракта барысын яхшылап уйлап эшләргә кирәк. Моңа кадәр тормышыгыз сокланырлык булды, бер-берегезне олылап, ихтирам итеп, яратып яшәдегез. Тик балагыз гына булмады. Балалар йортыннан алмадыгыз. Аллаһы Тәгалә сезгә Маратны – Илнурның нәселен дәвам итүчесен бирде. Ирең ул вакытта исән калды. Синнән гафу үтенде. Балага да ярдәм итеп торган, ташламаган. Бу баланың нинди гаебе бар? Илнурың аны авыр чакта алып кайтып дөрес эшләгән», – дип аңлаттылар. 
Илсөянең кайтуын ире түземсезләнеп, борчылып көтә. Хатын килеп керүгә, Марат йөгереп килеп ко-чаклап ала. Күп тә үтми аңа «әнием» дип дәшә башлый. Ә ел ярымнан гаиләдә кечкенә кызчык туа. Табиблар да, багучы да дөрес әйткән: түзәргә, көтәргә кирәк булган икән. 
Суфиян МИНҺАҖЕВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: