Туган як

Сабыйлар ятимлек ачысын татымасын

Аллаһы Тәгалә безгә хисләнү сыйфаты бирсә дә, аңа киртәләр дә куйды, ягъни ничек кулланырга һәм аларны сакларга өйрәтте. Тынычлык, мәхәббәт һәм гаделлек булганда гына, гаилә бәхетле була. Без бу турыда уйлыйбызмы соң? "Әй сез, яшьләр! Өйләнү күзегезне дә, үзегезне дә зинадан саклар", диелә хәдистә (Мөслим). "Кызларыгызны сорап килгән егетләрнең холыкларын...

Аллаһы Тәгалә безгә хисләнү сыйфаты бирсә дә, аңа киртәләр дә куйды, ягъни ничек кулланырга һәм аларны сакларга өйрәтте. Тынычлык, мәхәббәт һәм гаделлек булганда гына, гаилә бәхетле була. Без бу турыда уйлыйбызмы соң? "Әй сез, яшьләр! Өйләнү күзегезне дә, үзегезне дә зинадан саклар", диелә хәдистә (Мөслим). "Кызларыгызны сорап килгән егетләрнең холыкларын ошатсагыз һәм дини булсалар, өйләндерегез" (Ибн Мәҗәһ).

Гаилә коргач, балалар туа, ягъни авыр сынаулар башлана. Бу, бигрәк тә, катнаш гаиләләр өчен зур сынау. Бүгенге көндә катнаш гаиләләр күбәя бара, моңа дин әһелләре дә, хөкүмәт тә, ата-ана да каршы төшә алмый. Ләкин, нинди милләттән булсалар да, нинди телдә табынсалар да, ана сөте белән балаларга Аллаһының берлеге һәм дөньялыкта таянычы икәне сеңә.

Вазифаларымның бер өлеше - никах уку, балага исем кушу. Төрле милләттәге катнаш парлар белән еш очрашам, никах укырга да туры килә. Соңгы арада булган ике очрашу шушы мәкаләне язарга мәҗбүр итте.

Күп еллар тормыш иткән бер парның тансыклаган сабые дөньяга килә. Ата кеше, авариядән соң, озак еллар аягына баса алмыйча, инвалид булып яшәде. Дөньядан туйган вакытлары да булды. Аның хатыны - рус кызы, ире авырганда, бөтен көчен куеп, гаиләне тәэмин итүче ышанычлы хатын була алды. Андый акыл - ата-анасы биргән тәрбия җимеше. Хатыны белән бала чактан уйнап үскән була ул егет. Рус кызының әти-әнисе дә, балаларының яшьтән үк татар егете белән дуслашуына беркайчан каршы килмәделәр. "Без яңа салына торган мәчет каршында гына яшәдек, балалар шунда уйнап үстеләр. Балаларга, нинди милләттә булуларына карамастан, мәхәббәтнең кешегә Алланың бүләге икәнен аңлатырга, яшьтән үк дингә ихтирам хисе уятырга тырыштык", диделәр никах вакытында шул рус ата-анасы. 12 елдан соң балалары тугач, бу катнаш гаиләгә исем кую мәҗлесенә бардым. Улларына, Әмир дигән саф татар исеме куйдылар! Әти кеше, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән аякка басып, яхшы урында эшли, гаиләсен хәзер үзе карый. Әти-әнисе үлгәч, энеләрен кайгырту да аның җилкәсендә. Исем кушканда, кызның әти-әнисе, сеңлесе катнаштылар. "Без үзебезнең киявебез белән горурланабыз, шундый фаҗигадән соң аякка басты, бик тә туган җанлы ул", - диделәр. Бу гаилә, авыр сынаулар аша, үз бәхетенә иреште...

Мәчеттә 34-35 яшьләрдәге ир, садака биреп, "дога кылыгыз әле", дип исемлек язган кәгазь сузды. Исемлектән күренгәнчә, катнаш гаилә. Өендә тынычлык юк икән. Садака биреп, дога укытырга кирәк дип, әнисе җибәргән моны. "Никахыбыз юк, ике балага да исемне, ЗАГСка үзе генә барып, хатын яздырды" диде. Сөйләшә торгач, егетнең яшь чакта "крутой" булып, кызган баштан шәһәрнең бик чибәр, җилбәзәк бер кызына өйләнгәне билгеле булды. Әнисе өйләнүенә каршы килмәгән. Ләкин никах укытырга кыз да, кызның туганнары да ризалашмаганнар... Өйдә тынычлык юк икән, бу ир эшне ташлаган. Ирнең анасы һәм бу гаиләгә килен булып килгән кызның якыннары, бу икәүне сабый чакларында динебезгә нигезләнгән әхлак кануннары буенча ник тәрбия бирмәделәр икән? Хәзер менә шуның ачы җимешләрен җыялар.

Садака биреп кенә мәсьәләне хәл итеп булмый. Аллаһы Тәгалә үзенең бүләкләрен сатмый, тырышлыгың өчен бирә. Олы яшьтәгеләр үз динсезлекләрен совет чорына сылтыйлар. Бу - кешенең үз-үзен алдавы гына, чөнки ул чорда да гаиләләр гасырлардан килгән тәртип һәм гадәтләргә нигезләнде, аларда дингә зур әһәмият бирелде. Бүгенге көндә олы дәрәҗәле дин әһелләре - шул совет чорында тәрбия алган кешеләр.

Садака тотып мәчеткә килгән ир гаиләсенең бәхетсезлегенә, ата-аналары кебек үк, үзләренең дә дини тамырсыз тәрбия алулары гаепле. Яшьлек тиз уза, яшь чактагы алданулар әти-әнигә дә, балаларга да күп газап китерә. Моңа кем гаепле? Олыларның балаларга дини тәрбия бирмәве. Дин ул - киләчәгең дә күздә тотыла торган яшәү рәвеше. Гаилә кору, балаларны тәрбияләү исә диннең бер өлеше.

Аллаһы Тәгалә милләткә дә, тән төсенә дә карап өйләнегез димәгән, ә бер сүз белән генә "хатын" белән "ир" арасындагы мәхәббәт дигән (Рум сүрәсе 21нче аять). Яшьләрнең дингә карашлары төрле булу да гаиләнең таркалуына китерергә мөмкин. Өйләнешүнең, балалар тәрбияләүнең Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычыбыз икәнен аңласак - балалар ятимлеккә дучар ителмәсләр иде. "Сезнең яхшыларыгыз - гаиләсендә яхшы булганнары", - ди пәйгамбәребез (Ибн Мәҗәр, 1977.) "Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру", дигән бит Ризаэтдин Фәхретдин.

Бу өч көнлек дөньяның кадерен белеп, балаларга ятимлек ачысы татытмыйча, шатлык белән яшик. Бу мөмкинлекне безгә Аллаһы Тәгалә биргән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: