Туган як

Сабыр төбе – сары алтын

Иртә белән торып, мал-туар карагач, Асия белән Нурислам үзләре дә утырып чәй эчтеләр. Нурислам җыенып эшкә чыгып китте, Асия өстәл җыештырып калды. Бераз ял итеп алыйм әле, дип утырган Асиянең күзе стенада эленеп торган календарьга төште. Узган гомер - аккан су, дигәннәре дөрес икән, аларның өйләнешүләренә дә иртәгә 30 ел...

 

Иртә белән торып, мал-туар карагач, Асия белән Нурислам үзләре дә утырып чәй эчтеләр. Нурислам җыенып эшкә чыгып китте, Асия өстәл җыештырып калды. Бераз ял итеп алыйм әле, дип утырган Асиянең күзе стенада эленеп торган календарьга төште. Узган гомер - аккан су, дигәннәре дөрес икән, аларның өйләнешүләренә дә иртәгә 30 ел тула! Шул 30 ел эчендә шатлыгы да күп күрелде, кайгы-хәсрәте дә җитәрлек эчелде.
 
Нурисламга яратып чыкты ул. Чибәр иде, авылның күп егетләре күз атты аңа. Егете дә төшеп калганнардан түгел, тик бер начар гадәте бар - салырга ярата. Асия көне буе колхоз эшендә, аннан атлый-йөгереп кайтып өйдәгеләрне дә кырып-себереп эшләп ата. Үзенчә каенанасына ярарга тырыша иде шулай. Ә каенанасы һәм каенсеңлесе бик көйләттеләр. Яшь ир дә ике көннең берендә салмыш була. Эчкәч, тагын бер начар гадәте ачылды, ул аңа кул күтәрде. Асия әнисенә кайтып китте. Атна-ун көннән Нурислам, ялына-ялына, Асияне кире алып китте. Бу вакытта ул инде балага узган иде, туачак сабыен ятим итәсе килмәде. Бәбиләр вакыты җиткән хатынны авыл табибәсе үзенең ире белән дәваханәгә илткәндә дә Нурислам исереп, өйдә калды.
Асия иренә бер тамчы судай охшаган малай тапты, ә әти кеше берничә көннән күренде. Эчүдән шешенгән йөзен читкә борып, «малай тәпиен «юдык», диде. Бала бик көйсез булды. Йокысызлыктан Асия хәлсезләнде, ахыр чиктә, өзлегеп, урынга ук ятты. Кырыс күңелле каенананың киленгә ярдәм итү түгел, хәл белешергә дә уена килмәде. Әле ул гына түгел, аны ялкаулыкта гаепләде. Киленгә өйдә урын калмады, ул янкормага чыгып ятты... Соңыннан, сабыен алып, тагын әнисе йортына китте.
Нурислам башта бер туктамый эчте, кызлар белән йөрде (әнисенең дә тырышлыгы бар диделәр), кабат хатыны янына әйләнеп кайтты. Асиягә бераз акыл керә башлаган иде, сүзендә торды - каенана йортына башка аяк басмады. Яңа өй салдылар, тагын бер бәби алып кайттылар. Аларны карашырга әнисе булышты. Тора-бара Нурислам да эчүен киметте, балалар да тормышта үз юлларын тапты. Тормыш, үз агымын тапкан елгадай, тыныч кына ага башлады. Үткәннәрне уйлап куя да, сабырлык биргәне өчен Ходайга рәхмәтләр укый Асия. «Сабыр төбе - сары алтын» дигәндәй, ир бөтенләй үк үзгәрмәсә дә, салмакланды.
Һай, хатирәләргә бирелеп, иренең көндезге ашка кайтыр вакытын җиткерә язган бит. Ул кайтканчы берәр нәрсә пешереп, ачык йөз белән каршы алырга кирәк дип, Асия уйларыннан арынып аш бүлмәсенә юнәлде.
 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: