Туган як

Рәхәткә чыдый алмагач...

Газетада гаилә темасына язылган мәкаләләрдә шуңа игътибар иттем: ир язса, хатынын яманлый, хатын язса, ирен. Кыскасы, кем язса, кем сөйләсә, шул хаклы бу дөньяда. Дөрес, язу-сызу, гайбәт сату белән күбрәк хатыннар шөгыльләнә. Әнә, безнең подъездда яшәүче бер хатын, ире бәйрәмнән эчеп исереп кайткач, айлар буе шуны сөйләп йөрде. Белгәне, тыңлаган...

Газетада гаилә темасына язылган мәкаләләрдә шуңа игътибар иттем: ир язса, хатынын яманлый, хатын язса, ирен. Кыскасы, кем язса, кем сөйләсә, шул хаклы бу дөньяда. Дөрес, язу-сызу, гайбәт сату белән күбрәк хатыннар шөгыльләнә.

Әнә, безнең подъездда яшәүче бер хатын, ире бәйрәмнән эчеп исереп кайткач, айлар буе шуны сөйләп йөрде. Белгәне, тыңлаган да оныткандыр инде. Ә белмәгәне ирне, чыннан да, алкаш дип уйлагандыр әле. Чынлыкта алай түгел. Ул хатынның алкаш ирне күргәне юк әле. Күрсә, елга бер-ике мәртәбә эчкән ирен сөйләп йөрмәс иде. Алар да эчкече булгач, туктый алмыйча, аяк терәп эчүчеләр кем инде? Мин берәүне беләм, әнә, бер «запой»га китсә, кесәсендә акча булса да, булмаса да эчә. Акчасы булмаганда, каян таба дип гаҗәпләнмәгез, андыйлар таба икән ул. Гаиләсе дә бар ул адәмнең. Менә аның хатынына, алкаш белән яшим, дип кычкырып йөрсә дә урынлы булыр иде. Тик ул нигәдер андый түгел. Аллага шөкер, аек чакларында әйбәт, кулы да эш белә дип, күңелен юата...
Өендә дә, урамда да ирен хурлаучылар, рәхәткә чыдый алмаганнан шулай кыланалар. Кайсы яктан гына килеп карасаң да, монда фикер каршылыгы килеп туа. Ире әшәке булганнар, алай сөйләнеп йөри алыр идеме? Ай-һай! Начар ир үзенә хурлау сүзләре әйтергә юл куймый ул. Әйтеп карасын!.. Шуңа да, гадәттә, усал, рәхимсез, әшәке ирләрнең хатыннары басынкы, сабыр һәм күндәм була, ирләре турында беркайчан да начар сүз әйтми. Минем белән килешмисез икән, тирә-ягыгызга күз салыгыз.
Хатыннары хурлый торган ирләр, киресенчә, йомшак холыклы була. Явыз хатын аның әнә шул йомшаклыгыннан файдалана да инде. Ирләре бер сүз әйткәнче, алар кырыкны әйтә, аның фикере белән беркайчан да килешми, ирен гел яманларга гына белә (начар, дип гел кабатлый торгач, яхшының да начарга әйләнүе хакында уйлап та карамый). Андыйлар корбанына әйләнгән ирләрне урысча «под-каблучник» дип атыйлар. Исеменнән күренгәнчә, явыз хатынының теле белән җәберләнеп, чүпрәккә әйләндерелеп, аяк астына салып тапталган, кешелектән чыгарылган ирләр алар. Андыйлар, ихтыярларын югалтып, ни шәхси тормышта, ни җәмгыятьтә уңышка ирешә алмыйлар, гомерләрен хатыннары үкчәсе астында уздырырга мәҗбүр ителәләр. Никадәр генә зарлансалар да, шул «әшәке» ирләреннән аерылу хатыннар өчен зур фаҗига. Гадәттә, алар корбаннарын үлгәнче кулларыннан ычкындырмаска тырышалар. Күпме затлы ирләр шулар аркасында харап булган да, тагын күпмесе харап булыр әле. Юкка гына, ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын, димиләрдер.
Халык телендә шундый бер хәлне кызык итеп сөйлиләр: бер хатын, кунакка килгәч, иренең керле күлмәк якасына күзе төшеп, бөтен кеше алдында, карале, ничек оялмыйча кидең, дип әйткән, имеш. Мәзәкнең нәрсәгә ишарә икәнлеген акыллы кеше аңлый булыр: монда ир түгел, ә хатын үзе оялырга тиеш. Мәзәктә кием турында гына әйтелсә дә, мәгънәсе киң аның. Ирләрен хурлаучы хатыннар да нәкъ шушы мәзәктәге хәлдә. Беренчедән, яхшы хатынның ире дә яхшы була, икенчедән, яхшы хатын ире начар булса да кычкырып йөрми. Кыскасы, хурлаучы хатын ирен түгел, үзен хурлый.
Кулыннан бер эш килми торган, чүкеч тотып кадак та кага белмәгән ирен дә таныш-белеш, дус-иш, туган-тумача алдында мактап, күңелен үсендереп, дәрәҗәсен күтәреп яшәгән хатыннарны да күргәнем бар. Андый ирләр үзенең дәрәҗәсен, ә хатынының кадерен белә...
Мин гомеремдә агын да, карасын да күп күрдем. Рәнҗетүчеләр дә күп булды. Тормышымда гел рәхәт кенә чиктем, дип тә мактана алмыйм. Шулай да, ирләрен хурлаучылар яныннан читкә китәм. Андый языклы урыннардан читтә булуың яхшы. Сәбәпләрен югарыда яздым.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: