Туган як

Оятсызлар заманасы

Картаеп беткәч кенә безгә эшкә бер хатын урнашты. Төзелештә эшнең җиңел булганы юк, нәрсә җитмәгән моңа, дип аптыраштык. Шәһәргә терәлеп урнашкан авылда, үз йорты белән тора. Бакчасында яшелчәсен, җиләк-җимеш үстереп кенә ятасы бит. Эшкә барыбыз да үзе белән ашарга алып йөри. Эш киеме белән ашар җир эзләп йөрисе килми. Элекке...

Картаеп беткәч кенә безгә эшкә бер хатын урнашты. Төзелештә эшнең җиңел булганы юк, нәрсә җитмәгән моңа, дип аптыраштык. Шәһәргә терәлеп урнашкан авылда, үз йорты белән тора. Бакчасында яшелчәсен, җиләк-җимеш үстереп кенә ятасы бит.
Эшкә барыбыз да үзе белән ашарга алып йөри. Эш киеме белән ашар җир эзләп йөрисе килми. Элекке кебек очсызлы ашханәләр дә юк. Барыбыз бергә утырып ашыйбыз, кемнең нәрсәсе бар - уртак табынга куела. Бу да безнең белән утыра, без алып килгән белән сыйлана, үзеннән генә күргән юк. Бик саран.
Тутырган тавык кебек шул хатын, ничек җаен тапкандыр, бездә эшләүче Сәлимәнең ире белән чуала башлады бервакыт. Сизмәгән идек, эштән соң теге ирнең машинасы шәһәрнең икенче ягына китүен чая Гөлүсә күреп калган бит. Төбенә тоз коймыйча туктый торган гадәте юк Гөлүсәнең, үз ирен дә күрше подъезддагы бер хатын белән чуалган җиреннән туктатты. Җебегән Сәлимә шул Гөлүсәгә чыбык очмы, авылдашмы туры килә. Монысында да каян белгән дә, ничек сизгән, ничек өлгергән - сагалаган тегеләрне. Сәлимәнең ире - хәйләкәр, машинасын икенче урамда калдырган. Тутырган тавыкның капкасын тартып караган Гөлүсә, ачылмагач, күршеләре аша кергән.
Мунчадан чыгып, чын хуҗаларча, түр башында кукраеп чәй эчеп утырган ир, Гөлүсәне күргәч, тончыккан, хәтта...
Сәлимәнең кискән тырнагына да тормый ул хатын. Үзе карт, үзе юанайганнан-юаная, холкы да керәле дә, чыгалы. Эштә Гөлүсә бар кеше алдында оялта башлаган иде, «үз ирең бар килеш, кеше иренә атланып чабасың», дип. «Аерылдым, канатым, ул чүпрәк белән ник яшим», дип мул күкрәкләрен киергән. Бу соңгы аерылганы да әллә өченче, әллә дүртенче ире булган, диделәр.
Әле кичә дә шул хатынның, күкрәк киереп, Сәлимә иренең машинасына утырып киткәнен күргәннәр. Өендә үз хатыны ут йотып, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп моны көтә. Ашарына әзерли, һәрчак чиста, пөхтә йөртә. Ә ул чит хатын итәге астыннан чыга алмый. Оятсызлар заманасы, ахыры, чыннан да...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: