Туган як

Онытылмый беренче саф мәхәббәт

Ярату, мәхәббәт... Бу ике сүз һәрвакыт бер-берсенә янәшә куела. Мәхәббәт мәңгелек. Аңардан качып та котылып та булмый. Шуңа да аны «саф» дип атыйлар. Кайсы җирең авыртса да, дәвасын табарга була, мәхәббәт чиреннән генә котылып булмый икән, үлгәндә дә онытмыйсың, – ди 18 яшьлек кызлар кебек хыялланып, 70тән узса да, керсез беренче мәхәббәтен сагынып сөйләде Гөлзилә апа. Аның рөхсәте белән ул турыда сезгә дә җиткерергә булдым.

Аны күрдем дә, мәхәббәтем, дидем. Яшь идем, яратырга хакым бар иде һәм яраттым. Гомерлеккә аяныч булып каласын белсәм дә барыбер яраткан булыр идем, чөнки без бер-беребез өчен яратылган.
Икебез дә яхшы гаиләдән, бер авылдан, яшьли аралашып йөргәндә бер-беребезгә гашыйк булдык. Ләкин «Мин сине яратам», – дигән сүзләрне ишеткәнче үк арабызга ятлар кереп, гомерлек сагышка салдылар. Кем безнең саф мәхәббәтеннән көнләшкәндер, кем генә арага кергәндер, анысы билгесез.
Кичләрен клубта күрешә идек. Тик беркөнне очрашач, карашы белән дә үзенә җәлеп итә торган Мансурның салкын карашыннан өшеп киткәндәй булдым. Ни булган аңа, нишләп һәрвакыттагыча биергә чакырмады? Мин дә ялынып тора торганнардан түгел, горурлык дигән нәрсә бар бит әле. Ул заманнарда горур булдык, баш имәдек, күз яшен күрсәтмичә генә эчтән яндык, сөйдек, сер бирмәдек. Хәзер генә кызлар егетләрнең муенына асылынырга тора. Ярату хисләре дә өч көнлек.
Ачуланма мине йөрәгемдә сине мәңге йөрткәнгә. Язмыш шаяруыдыр, тагын бер кат сынап карыйсы килгәндер. Беләм, мине бәлки исеңә дә төшермисеңдер. Иманым камил, йөрәгең түрендә барыбер мин. Гомер үтә. Яшьлек хисләре булмаса, бәлки тизрәк тә үткән булыр иде. Саф мәхәббәт яшәртә, гомерне озайта. Кисәк кенә искә төшәсең дә, күз алдыма елмаеп килеп басасың. Син авылдан киттең, өйләнгәнеңне дә ишеттем. Шуннан соң мин дә үз ярымны табып гаилә кордым.
Тормышым зарланырлык түгел. Шәһәрдә фатирыбыз, авылда йортыбыз бар. Ирем мине яратып, хөрмәт итеп яши, мин дә аңа җылы карашымны кызганмаска тырышам. Тормыш итәр өчен яхшы ир, балаларыма үрнәк әти, оныкларга яраткан бабайлары. Иремне хөрмәтләп, гомер буе синең мәхәббәт утында көйдем, ялгыз калган вакытларымда сиңа атап язган җырларымны көйләп йөрим. Рәхмәт, гомерем буена читтән генә булса да яшәргә көч, өмет бирдең. «Вакыт дәвалый», – дигәннәренә ышанмыйм. Гомер үткән саен хатирәләр яңара гына икән.
Бервакыт телефонымда социаль челтәрләрне «актарып» утырганда, синең сурәтең килеп чыкты. Йөрәгем сикереп куйды, әллә нишләп киттем. Үз хәлемне үзем дә аңларлык хәлдә түгел идем. Җанымда бер рәхәтлек: яшьлек хатирәләре, арада узган дистә еллар... Рәхмәт, Ходаема тагын бер кат сине күрергә насыйп итте. Сурәттә яныңда хатының, ике балаң басып тора. «Бәхетлеме син?» – дип сорыйм. Ярый әле ишетмисең. Олыгайгансын, шулай да елларга бирешмәвең күренеп тора. Читтән генә бер күрсәм иде, дип хыяллана идем, хыялым тормышка ашты. Сорый белсәң Ходай бирә икән. Юк, араларына кереп, яшьлек хатирәләрен кайтарыр өчен түгел. Синең бу дөньяда исән-сау, бәхетле булуыңа инанасым килгән иде. Син бәхетле булсаң, мин дә бәхетле.
Ачуланма. Синең дә күңелең сизенеп, мине исеңә төшерәсеңдер. Уйламый калмыйсыңдыр. Синең бу дөньяда исән-сау, бәхетле яшәвеңә мин бик тә шатмын. Тормыш сынаулары икебезне ике якка ташласа да, күңелемнән чыкмыйсың. Нишлим соң? Үз алдымда мин көчсез.
Мин бу турыда берәүгә дә сөйләгәнем булмады. Чит кеше язмышы кемгә кирәк. Яшерен сөйдем, яшерен көйдем, гомер узганын сизми дә калдым. «Кысыр хәсрәт» диләр кайберәүләр. Исем дә китми! Һәркемнең үз язмышы, үз тормышы. Үземне яратучы табылуына шөкерана итәм.
«Китеп бардың соңгы кабат,
Тик кайтмадың әйләнеп.
Көттем сине, гомерлеккә китәрсең дип белмәдем.
Китмә, яшьлек, минем күңелемнән,
Китмә мине калдырып.
Синең өчен яшим,
Шуңадыр да бик бәхетле минем картлыгым»,
– дип сүзен тәмамлады Гөлзилә апа.

Кәүсәрия Шәйдуллина

Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: