Туган як

Онык балдан татлы

Заманасы шундый: каядыр ашыгабыз – тегендә өлгерергә, монда җитешергә кирәк. Беркөнне, аякларымның җәяү йөрергә сусаганнарын сизеп, «Нефтехимиклар паркы»на барырга булдым.

Фонтан янына җитәрәк, мине өч тәгәрмәчле педальсез велосипедына атланган бер бала үтеп китте. Үзем дә сизмичә: «Педальләреңне кая югалттың?» – дип сорап куйдым. Малай исенә килеп өлгергәнче, эскәмиядә утыручы бер ир-ат: «Конструкциясе шундый аның», – дип җавап бирде. 
Ныклабрак карадым. Йөзе таныш. Бер һөнәр училищесында укыган идек. Ул спортчы буларак билгеле иде, җыелма командада уйнады. Шул елларны искә төшердек, эш турында сөйләштек. Шуннан сүз үзеннән-үзе оныкларга барып җитте. «Беренче малай – оныгым», – ди ул, яныбызда уйнап йөргән малайга ишарәләп. – «Хәзер күбрәк аның белән булырга тырышам. Малай малай инде, куллары да көчле, холкы да сөбханалла. Ошамаган әйберен ватарга да күп сорап тормый. Күптән түгел генә кофе пешерә торган машина алган идем, икенче көнне үк стаканыннан «коймак» ясады. Ул бакчада ни генә кыланмый: эшсез яткан һәрнәрсә урыныннан күчә, үзе кадәр кирпечләргә кадәр күтәрә. Шулкадәр елгыр инде, кисәтү ясарга дип ачкан авызыңа су тутыра ала. Әле бит ике яше яңа тулды. Шаян булса да, яратам үзен».
Чордашымның соңгы сүзен җил алып китте. Оныгы бабасының игътибарын читкә юнәлтүдән файдаланып, читкәрәк киткән икән. Шул арада егылып «шыңшый» башлады. Әңгәмәдәшем, җил-җил атлап, янымнан китеп барды. 
Дистә елдан артык күрешмәгән кордашымның исеме хәтергә төште, шул чак аңа: «Киләсе очрашуга кадәр!» – димәкче идем, шактый ерак киткәннәр икән.
Беләм, аның үз балаларын тәрбияләргә вакыты җитмәде. Гомеребез химкомбинатта эшләп үтеп китте бит. Шуңа да балаларга бик аз тигән ата мәхәббәтен, назын оныкларга бирә алуыбыз белән бәхетле безнең буын.
Васил ГАЛИЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: