Туган як

Нык булыгыз!

Һәр кешенең үз язмышы, үз тормышы. Беркем дә үзенең нәрсә күрәсен алдан белми. «Егыласы урынымны белсәм, мендәр куяр идем» дип юкка гына әйтмиләрдер. Түбән Камага күченеп килгәндә, яңа гына өйләнешкән яшь пар идек. Улыбызга бер яшь тулды. Кеше квартирында тора башладык. Шәһәргә күчкәч, ирем иркенгә чыкты - читләр белән чуала...

Һәр кешенең үз язмышы, үз тормышы. Беркем дә үзенең нәрсә күрәсен алдан белми. «Егыласы урынымны белсәм, мендәр куяр идем» дип юкка гына әйтмиләрдер.

Түбән Камага күченеп килгәндә, яңа гына өйләнешкән яшь пар идек. Улыбызга бер яшь тулды. Кеше квартирында тора башладык. Шәһәргә күчкәч, ирем иркенгә чыкты - читләр белән чуала башлады. Аннан бөтенләй җүләрләнеп, асылынып үлде. Чит шәһәрдә, туган-тумачасыз, пропискасыз, кеше фатирында ике яшьлек бала белән ялгызым калдым. Яңадан эшкә урнаштым, улымны балалар бакчасына бирдем. Ләкин эш бирүчем атна саен: «Кайчан пропискаң була?» дип җанга тия иде (кайберәүләргә пропискасы да, карават-урыны да бик тиз табыла торды).

Шимбә көнне балалар бакчалары эшләми, баламны калдырырга беркемем юк. Тик, күпме генә сорасам да, хәлемә кермәделәр, шимбә көнгә ял куймадылар.

Беркөнне ике яшь ярымлык баламны калдырып эшкә киттем. Ике сәгатьтән кайтсам... бала үтүкне алган, токка тыккан, идәндәге келәмгә куйган. Келәмнең эри башлаганын белеп булса кирәк, үтүкне икенче урынга күчергән. Шуларны күргәч, йөрәгем туктап калгандай булды. Тагын бер-ике минут тоткарланган булсам, янып үләсе булган. Ходай саклагандыр баламны. Хәзер еш кына телевизордан балаларын язмыш кочагына калдырган кешеләрне ата-ана хокукыннан мәхрүм итүләре турында сөйлиләр. Шул тапшыруларны карагач, йөрәгем әрни. Мин дә, эштәге җитәкчем ял бирмәве аркасында, аздан гына ана хокукыннан мәхрүм ителмәгәнмен, ләбаса. Элеккерәк заманнарда авыл кешеләре колхоз эшеннән кайтып кермәгәннәр, балаларын карарга ничек өлгерделәр икән, дияргә ашыкмагыз. Ул чакта бит аларның кайнаналары, кайнаталары, олырак балалары булган...

Тормышымда кемнәрне генә очратмадым да, кемнәрне генә күрмәдем. Рәнҗетергә, кимсетергә теләүчеләр дә булды. Бик кирәк чакта хәлемә кермичә дә интектерделәр. «Тормыш бит ул куласа, бер әйләнә, бер баса» дигәндәй, гел бөртерле генә бармый, андыйларга да авырлыклар килмичә калмагандыр. Һәркем үз гамәлләренең әҗерен күрә. Тик, шундый чакларда, үзләрен минем урынга куеп карыйлармы икән. Тукта, кайчандыр мин дә кемгәдер кыенлык тудырган идем, начарлык эшләгән идем, аңа да менә шулай авыр булгандыр, дип уйланалармы икән? Ай-һай! Кемнәрнедер гаеплиләр, сәбәбен башкалардан күрәләрдер әле.

Бүгенге көндә пропискам, квартирым, ике балам, ирем, эшем бар. Аларның барысына да үземнең тырышлыгым, ныклыгым, сабырлыгым аркасында ирештем. Авыр тормыш юлында калучыларга түземлелек һәм нервыларының нык булуын телим.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: