Туган як

Нишләдең син, әни?

Эченнән үкенсә дә, әнисе кызы Асылга сиздермәскә тырыша. Болай булырга тиеш түгел иде. Кызын киявеннән аерып, өч баланы ятим итеп, үзенчә яхшы гына яшәмәкче булгандыр. Тик ник кеше тормышына тыгылып, үз кубызына биетергә?! Ни дисәң дә, кияү – чит кеше баласы.

Очрашкан чакларда ук егетнең эчми-тартмый, акчалы эштә эшли икәнен сизеп алып, тизрәк кызларын кияүгә бирергә тырыштылар. Кияү буласы кешегә «улым» дип кенә дәштеләр. Кем уйлаган тәмле сүз артында юха теле ятканын.
– Чәкештереп тә эчмәгәч, нинди кияү инде ул, тәмәке тартучы ирләр исе дә килми бит аннан! – дип әни кеше кызының җанын «ашады». Аңа карап кына аерылмагач, «теща» икенче сәбәп эзли.
– Аны бит бер кыз белән барганда күргәннәр икән. Син нәрсә карап ятасың?! Аерыл аннан, менә дигәнне табарбыз!
Көн саен шундый сүзләр ишеткән кызы әнисен тыңламый булдыра алмады, аерылырга булды. «Ник аерылышасыз?» – дигән сорауга, алдан өйрәтеп куйганча: «Миңа игътибар җитми, ул көне-төне эштә», – ди. «Тормыш бу, я көне-төне эшләп ипотека түлисең, я тулай торакның бер бүлмәсендә иркәләнеп кенә ятасың», – дип үгетләп карады танышлары. Югыйсә ире тырыша, хатын спорт залга йөрсен, чәчләрен ясатсын, бизәнсен, ясансын, дип, эштән кайткач, таксига утыра. Шуңа күрә балаларын да юньләп күргәне юк. Асыл ирен бик яхшы аңлый, банк карточкасына акча да яхшы күчеп тора. Тик миенә «барыбер аерылам» дигән уй тәмам сеңгән, ул аны карамый, киемнәр дә сатып алмый.
Әби исә көн саен килмәсә дә, оныкларына: «Әтиегез сезне яратмый, кайчан килмә, өйдә юк», – дип сабыйлар йөрәгенә «тоз сала». «Мин сезгә тәм-томнар алам, гел булышып торам», – дип өстәргә ярата. Тик күчтәнәч әлеге дә баягы шул кияү акчасына алына. Хатыны белән әбисе талавына түзә алмаган ир аерым яшәп карарга уйлый. Әмма акчаны элеккечә гаиләсенә тапшырып тора.
Менә ипотека да каплана, фатирга яхшы ремонт ясала, кирәкле әйберләр алына, хатын «яшәрә», фитнеска йөреп, берәү белән таныша. Яшь кияү әбигә дә ошый, чәчәкләр, конфетлар ташып кына тора. Баштарак балаларга сиздермәскә тырышалар. Сабый дигәч тә, бишектә түгел бит алар – мәктәптә укыйлар, күңелләре белән сизенәләр. Шулай бер көнне: «Бу абый нигә безгә көн саен килә, безгә үз әтиебез кирәк, ул ник килми?» – диләр. «Ул сезне ташлап китте, ә бу абый сезнең әтиегез булыр», – дип җавап бирә әниләре. Балалар әкрен генә киенеп чыгып китмәкче булганда күреп алып: «Сез кая чыгасыз әле болай кичләтеп? Кем сезгә рөхсәт бирде?» – дип ачулана. «Без әтиебезне эзләп киттек, әбигә барабыз, бәлки ул анда безне көтәдер», – диләр нарасыйлар.
Үги әтигә нәрсә: «Китсеннәр, бу караңгыда ерак китә алмаслар, әйләнеп керерләр», – дип көлеп кенә куя. Әни, уңайсызланып, балаларны кире бора. Әмма сөяркәсе белән очрашуларын дәвам итә.
Ә бервакыт әтиләре балаларының хәлен белергә килгәч, үз күзләренә ышанмый тора. Кухняда хатыны белән бер адәм көлә-көлә кочаклашып торалар! Имәндә икән чикләвек. Хатынының көн саен бер дә юкка бәйләнүләрен һич аңлый алмый иде. Ул тыныч кына «бәхетле булыгыз», дип чыгып китәргә җыена. «Син шулаймы?! Әнигә сине бер кыз белән күргәннәрен әйткәннәр. Дөрес булган икән!», – дип чәпчи Асыл.
Гаилә таркала. Сөяркә Асыл янына күченә. Матур сайрагач, гаиләгә аннан акча кермәгәне сизелми дә. Әҗәткә, дигән булып акча сорый. Хатын эшләми, балалар хакыннан – алименттан бирә. Ә күпмедер вакыттан ир салгалап та кайта башлый. Ул кайткач, өстәл тулы ризык булырга тиеш. Асыл исә һәрвакыт матур итеп киенгән килеш каршы алсын. «Ирең өстеннән минем белән йөрдең, мин сиңа минем өстән йөрергә ирек куймам. Эшкә чык, гаиләне тәэмин итүгә өлешеңне керт», – дип кисәтеп тә куя. Болай ук булыр, дип уйламаган иде Асыл.
Хатын эшкә дә чыга, тик сөяркәсе юньләп эшләтми, теләсә кайсы вакытта шалтыратып, өйгә кайтуын таләп итәргә мөмкин. «Иртәрәк кайтып булмыймыни, көне буе ач утырам! Әллә мине икенче камырдан әвәләнгән дип уйлыйсыңмы, мин – ир кеше. Иреңнән көлгән кебек миннән көлергә ирек куймам», – дип яный.
Асыл үткәннәрне ешрак искә төшерә башлады. Әнисе дә килми – ир рөхсәт итми. «Күрә алмыйм сине әнием, дияргә дә ярамый, син мине тудыргансың. Тик упкынга тәгәрәтүче дә син булгансың», – дип күз яшьләре түгә.
Балаларга да көн юк. Ир кисәге аларны әнисенә илтергә куша. Янәсе, тынычлык кирәк. Хатын аларга: «Әтием, дип әйтегез, бәлки йомшарыр,» – дип тә карый. Әмма бала күңеле сизгер, үз бүлмәләреннән чыгарга рөхсәт булмаса да, барын ишетеп торалар, әниләре белән юньләп сөйләшмиләр, укулары начарая, һаман әтиләрен көтәләр.
Язмышны үз куллары белән бутый-бутый ялгышты Асыл. Күпне өмет иткән иде дә, булганыннан да колак какты. Ире ялына торганнардан түгел икән, кайтырга уйламый да. Әмма балаларының хәлләрен белеп, бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә бүләкләрен биреп тора. Алда ни көтәдер – билгесез...
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: