Туган як

Әнисен кичерә алырмы

Артурның еларга да хәле калмады. Моннан ике көн элек әнисе яңа "әти"сенә ияреп каядыр чыгып киткән иде, әле һаман да күренми... Бик еш алышынучы бу яңа "әти"ләрне Артур хәтерләми дә, алар бик тиз юкка чыгалар, бала "әти" дип дәшәргә ияләнә дә алмый кала. Алар өйдә булганда, малай олылар күрмәгәндә өстәлдән...

Артурның еларга да хәле калмады. Моннан ике көн элек әнисе яңа "әти"сенә ияреп каядыр чыгып киткән иде, әле һаман да күренми... Бик еш алышынучы бу яңа "әти"ләрне Артур хәтерләми дә, алар бик тиз юкка чыгалар, бала "әти" дип дәшәргә ияләнә дә алмый кала. Алар өйдә булганда, малай олылар күрмәгәндә өстәлдән нәрсә дә булса алып ашый ала иде, әлегә өйдә чыпчык чүпләрлек тә ризык юк. Күршеләренә кереп ашарга сораса, алар ач итмәсләр иде дә, тик әнисе аларга кергәнне яратмый шул. Узган атнада күршедә яшәүче әбигә кереп чәй эчеп чыккан иде, шуның өчен әнисе ачуланды, суккалап та алды әле. Теге әби, баласын карамый дип, кемнәргәдер әйткән булган. Шуннан соң аларга ике апа килде. Бер үзе кебек үк сәрхүш белән йоклап яткан исерек әнисенә, бер малайга карап дәшми генә тордылар да, чыгып киттеләр.

Быел беренче класска укырга барган Артурның мәктәптә дуслары юк. Көн саен шоколад ашаучы балалар - аның хәленә керә белүчеләр түгел, сәләмә киемнәреннән көлеп, малайны мыскыл итәләр, исеме белән дә дәшүче юк, барысы өчен дә ул - йолкыш. Хәтта мәрхәмәтле булырга тиешле укытучы апасы да, бай балаларының үчен аннан ала. Чөнки малайның яклаучысы юклыгын, әнисенең дөреслек эзләп мәктәпкә килмәячәген белеп тора. Ә Артур күз яшьләрен йотып түзә, аның укып белем аласы, акчалы эшкә урнашып әнисен дәвалыйсы бар...

Әнисенең ничәнчедер дусты телефонын онытып калдырган иде, Артур шул телефоннан әнисенә шалтыратырга өйрәнде, алай гына да түгел, кирәге чыкса, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, полиция номерларын да белә ул. Сагынудан күңеле өзгәләнгән бала никадәр шалтыратса да, телефон трубкасын алучы булмады.

Өченче көндә ачлык куркуны җиңде. Артур барлы-юклы киемнәренә төренеп урамга чыгып китте. Исәбе - ашарга берәр нәрсә табу һәм формалы абыйлардан әнисен табып бирүләрен сорау иде. Ашарга тиз табылды. Подъезд ишеге төбендә кемдер мәчеләргә дип ботка салып киткән булган, шуны ашады. Аннан урамга чыкты да, иң беренче очраган полицейский киемле абыйдан әнисен табып бирүен үтенде. Тик ул зур абый гына, Артурның сәләмә киемнәренә, кәефсез булуына игътибар итүне кирәк санамады бугай. Бәлки мәрхәмәтлерәк абый табылыр дип, өеннән еракка киткәнен сизми дә калды. Кайтыр юлда малай адашты. Үзен зур үскәнгә санап йөрсә дә, килгән юлын онытып, әллә кайларга, шәһәр читенә үк барып чыкты. Монда җәяүлеләр сирәк йөри, ә җылы машина эчендә утыручылар ябык гәүдәле, бәләкәй генә малайны күрми узып китәләр. Хәлсезлектән, туңудан калтырап, Артур бер агач төбенә барып чүгәләде. Янәшәсенә килеп баскан хуҗасыз эт, үзе кебек яралы язмышлы сабыйны кызганып булса кирәк, битен ялап куйды. Никадәр кызганса да, адәм баласына ярдәм итә алмый шул ул.

Артурның кышкы салкында туңып өшегән иреннәре "әни" дип кабатлаганда, әни кеше улының дөньяда барлыгын да онытып, яңа "ире" белән танышларында кәеф-сафа корып ята иде.

Бәлки шул кышкы суыкта катып бала өшеп үлгән дә булыр иде. Тик бәхет өләшкәндә малайга да аз гына булса да өлеш чыккан икән. Янәшәдән "выжлап" кына очучы машиналарның берсендә утыручы яшь кенә егет кысталып, машинасын тукттатты. Юл кырыенда йомышларга яхшысынмыйча, читтәрәк үсүче агач янәшәсенә килеп басуга, йомарланып яткан малайны күреп алды. Тиз генә машинасына кертеп салып өенә алып кайтты. Табиблар Артурны "үпкә ялкынсынуы" диагнозы белән дәваханәгә салдылар. Матур май айларында дәваханәдән тулаем савыгып чыкты ул. Яңа танышы аның янына еш килеп йөрде, дәресләрен әзерләргә булышты.

Артурга әйтмәсә дә, аның әнисен эзләп тапкан ул. Тик хәсрәт ана гына бала язмышына төкереп карап, күпмедер акча бәрабәренә "малайдан баш тартам" дип язып биргән.

Әтисе белән генә яшәгән егет баланы үзләренә алып кайтты. Никадәр ягымлы булсалар да, Артурның өстәл янына утыргач куркып кына ашавын, өстәлдән ипи кисәген дә куркып кына алуын күрү бик читен булды ир затларына.

Киләчәктә үзе дә гаилә корачак яшь егетнең сөйгәне малайга әни булырга риза булырмы, әллә өч ир заты бергә гомер кичерерме - анысын киләчәк күрсәтер. Тик егет Артурны беркайчан да ташламаячак, монысын ул күңеленә беркеткән инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: