Туган як

Әнисенә карап, кызын коч

«Туган як»ның 18 август санында Суфиян ага Минһаҗевның «Гаилә учагын хатын-кыз саклый» дигән язмасын укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Тәҗрибәле педагогның бу мәкаләсе һәркемгә өлге итеп алырлык. Моннан күп еллар элек, чакыру буенча, авыруны карарга өйләренә бардым. Ишекне эчүдән йөзе шешенгән, трусик кына кигән бер ир кеше ачты. Аның артыннан...

«Туган як»ның 18 август санында Суфиян ага Минһаҗевның «Гаилә учагын хатын-кыз саклый» дигән язмасын укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Тәҗрибәле педагогның бу мәкаләсе һәркемгә өлге итеп алырлык.
Моннан күп еллар элек, чакыру буенча, авыруны карарга өйләренә бардым. Ишекне эчүдән йөзе шешенгән, трусик кына кигән бер ир кеше ачты. Аның артыннан чәче-башы тузган, бөгәрләнеп беткән эчке күлмәктән хатын-кыз чыкты. Әллә шәмәхә, әллә соры төскә кергән эчке күлмәгенең кара оекбашлар белән бергә кер юу машинасында болганып чыгуын аңлау кыен түгел иде.
Авыру ир янына бүлмәгә үттем. Ләкин аны бүлмә дип атарлык түгел, ниндидер ташландык складты хәтерләтә иде ул. Түшәмгә кадәр өелгән каралы-сарылы кәгазь тартмаларга велосипед сөяп куелган. Шунда ук мәче савыты ята. Авыру ятагы янындагы урындык өстендә чебен сырып алган савытта ботка иде, ахрысы. Ир кеше кайчандыр сау-сәламәт булып эшләп йөргән. Авырып аяктан егылгач, хатыны бер бәндәне йортка керткән, ә иренә бер почмак бүлеп биргән. «Үзем түзәм инде, кызым өчен кайгырам. Бар эшләрен биш яшьлек балам алдында эшлиләр бит», - дип елап җибәрде авыру. Бу фатирдан чыкканда, шундый вәхшилеккә шаһит булган җир дә аяк астында чайкалып куйгандай булды.
Икенче көнне бар эшемне читкә куеп, башкарма комитетка юл алдым. Бу бәхетсез беренче группа инвалидны «тәмуг»тан чыгаруларын үтендем.
Соңыннан ул кешене күреп булмады. Гагарин урамындагы бу йортларны үзәк шифаханәгә күчерделәр. Еллар узгач, әлеге ирнең башка микрорайонга күченүе турында ишеттем, бер бүлмәле квартирда яши икән. Күңеле тыныч. Җылы аш ашый башлагач, бераз хәлләнгән, әкрен генә урамга да чыгып йөри башлаган.
Яза башлагач, тагын бер гаилә искә төште.
Бай гаиләдә туып-үскән үзсүзле иркә кыз 20 яшенә әти-әнисеннән квартир сорый. Сатып алалар, әлбәттә. Квартирны, күз явын алырлык итеп, кирәк-яраклар белән шыплап тутыралар. Кыз кәеф-сафа корып яши. Бай гүзәл зат янына килеп-китүче кеше күп була, нәтиҗәдә, ул кыз бала таба. Кешесе каян очрап торадыр, хатыны белән аерылышкан бер ир белән таныша бу. Өйләнешәләр, баланы ир үз исеменә яздыра. Кулыннан килмәгән эше юк, баланы үзенеке кебек итеп тәрбияли, мәктәпкә озата, төрле түгәрәкләргә йөртә. Ә хатынга һаман җитми. Йортта - тавыш-гауга. Ирне хатынының бай әтисе эшкә урнаштырган, хезмәт хакы азрак ала, шуннан алимент та түли, авыру әнисе янына хәл белергә барганда күчтәнәчсез дә булмый. Хатын тавыш куптарып, атналар буе сөйләшмичә йөри. Бигрәк тә ирнең үз баласы янына барган көннәрдә. Югыйсә, әти кеше улы торган квартир өчен түли, мәктәпкә ата-аналар җыелышларына йөри.
Хатынының тормышы җитеш - тиеннәр санап утырмый. Җилдән туган баласына яхшы әти булганы өчен генә дә ире янында биеп торырга да бит, юк шул. Җитмәсә, хатынның әнисе дә, яхшы киңәш бирәсе урында, утка бензин сибеп тора. Алга таба бу гаилә яши алырмы? Бер Ходай гына белә. Гаилә учагын хатын-кыз саклый. Ә кыз бала әнисеннән үрнәк ала. «Әнисенә карап, кызын коч» дип юкка гына гына әйтмиләр шул.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: