Туган як

Нигә син миннән яшердең?

Мәскәүдән ерак булмаган бер кечерәк шәһәрдә икенче атна эш сәфәрендә идем. Көнозын эшлим, кичен урамда йөрим, аннары кунакханәдә телевизор карыйм яки интернетта «уты¬рам». Урамда елның иң матур вакыты – май. Агачлар яфрак яра, чәчәкләр хуш ис тарата, кошлар сайрый.

Бервакыт кичен кунакханәгә ки­леп кергәч, администратор өстәле янында моңа кадәр күзгә чалын­маган чибәр, әмма, нишләптер, моңсу йөзле кызны күреп алдым. Үзен тотышын һәм сөйләшүен күзәтеп торгач, башыма «татар бугай» дигән уй килде. Минем аның кайдан килүен, кайда яшәвен беләсем килде. Бар батырлыгым­ны җыеп, элекке танышым кебек, аның янына килдем һәм: «Сез Та­тарстаннан түгелме?» – дип сора­дым.

– Әйе, – дип оялып кына җавап бир­де ул. – Казанда читтән торып чит телләр факультетын тәмамладым. Үзем авыл кызы, исемем Илгизә була.

– Ә мин – Илнур, таныш булыйк. Үзем Казаннан. Риза булсагыз, иртәгә Мәскәү белән «танышыр­га» чакырам.

Шулай итеп, без таныштык. Икен­че көнне кичен кунакханәдә оч­рашкач, урамга чыгарга тәкъдим иттем. Ул бик теләп ризалашты.

Сораша торгач, кияүдә булмавын, сөйгән егете юклыгын белдем. Үземә 30 яшь, өйләнеп, аерылырга да өлгердем. Яхшы эшем, фатирым бар, дусларым күп. Эшемдә хөрмәт итәләр. Тик менә һаман ялгызмын.

Без Илгизә белән сөйләшә-сөйләшә шәһәр читенә үк җиткәнбез. Кошлар сайрый, тирә-юньгә хуш ис таралган. Гашыйк булу өчен менә дигән вакыт! Үзем дә сизмичә, тор­мышымны Илгизәгә сөйләдем. Ә ул бер сорау да бирмәде, бүлдермичә, тыңлады да тыңлады... Аннары без кафега кердек.

Кафеда мин аннан күземне ала алмадым, Илгизә миңа ошаган­нан ошый барды. Үзе турында сөйләвен үтендем.

– Мин сөйләрлек әллә ни эш баш­карганым юк. Казан универси­тетында укыганда Германиядән укырга килгән егет белән таныш­тым, гашыйк булдым. Хәтта чит илгә дә китеп аның белән шунда бераз яшәдем. Әмма әнием чит ил кешесенә кияүгә чыгуыма каршы килде, шуңа күрә кайтырга туры килде. Чынлап әйткәндә, Германияне кабул итә алмадым. Туган ягым үзенә тартты, балалар бакчасында, мәктәптә эшләдем. Ә Мәскәүгә дус кызым чакырды, тәрҗемәче булып урнашырга ярдәм итәргә вәгъдә бирде, – дип ачылып китеп сөйләде танышым.

Без Илгизә белән көн дә очраша башладык. Аңа гашыйк булуымны аңладым. Мин теләгән хатыным, таянычым ул гына булуын теләдем. Әмма сөйгәнем, егете белән араны өзгәч, кияүгә чыгу турында уйла­мый, гомерен эшкә генә багыш­ларга булган. Шулай да, без теле­фон номерлары белән алмаштык.

Командировка тәмамланып, Ка­занга кайткач, байтак вакыт аңыма килә алмадым. Мин аны бик каты сагынуымны аңладым. Моңсу күзләре дә, оялчан елмаюы да – күз алдымда. Шуңа күрә җитәкчемә ке­реп, үземне Мәскәүдәге филиалга җибәрүемне сорадым һәм юллама­ны кулыма алу белән, аның янына ашыктым. Анда Илгизә белән ярты ел яшәдек, аннары аның Казанга кайтуын үтендем.

– Синнән башка тора алмыйм, – ди­дем кочагыма алып.

– Мин дә, – дип җавап бирде ул, миңа сыенып.

Кайткач та, аны әти-әнием белән таныштырдым. Илгизәм аларга бик ошады.

– Димәк, туйга әзерләнәбез, – дип хәйлә белән елмаеп, әйтеп куй­ды әти.

Өйгә кайтканда, шатлыгым эчемә сыймады. Ә менә сөйгәнем, нишләптер, борчылды. Әллә әнисе каршымы? Мин сөйгәнемнең әнисе белән үзем генә танышыр­га карар кылдым. Булачак әбинең адресын табып, капканы ачып керсәм, каршыма 3-4 яшьләр ча­масында сары чәчле матур гына бер кызчык йөгереп чыкты. Ан­нары Илгизәнең әнисе күренде, килеп исәнләште. Ул мине өйгә чакырды, самавыры кайнап кына чыккан иде. Без ярты сәгатьләп чәй эчә-эчә сөйләштек. Мин була­чак хатынымның ни өчен айга бер тапкыр әнисе янына кайтуын бел­дем. Ә кызчык миннән күзләрен алмады, әбисе янында бөтерелеп, «бу минем әти түгелме?» – дип со­рап та куйгач, чыннан да, үземне әти итеп хис итә башладым.

– Рәхмәт, улым, олылап килгәнең өчен. Туегызга, әлбәттә, килә-чәкмен. Кызы комачауласа, үзем дә үстерәм, сез генә бәхетле бу­лыгыз, – дип калды Илгизәнең әнисе. Юк инде! Илгизәнең кызын мин үзем дә якын күрәм хәзер. Тик ни өчен ул миңа аның турында әйтмәде икән?

Кайткач, елмаймаска тырышып, җитди кыяфәт белән Илгизәдән:

– Син миннән балаңны ник яшердең? Мин шулкадәр ышаныч­сыз кешеме? Нишлибез хәзер? – дип сорадым.

Сөйгәнем куркып, агарынып кал­ды. Аннары зур сумка чыгарып, киемнәрен анда тутыра башлады. Кинәт туктап:

– Син дә башкалар кебек икән! Сөмбеләмне барыннан да артык яратам. Син кабул итмәсәң, ялын­маячакмын да, – дип елап җибәрде.

Мондый сүзләрдән мин югалып калдым, тиз генә янына килеп ко­чагыма алдым һәм:

– Юләрем, сине бер күрүдә ярат­тым, кызыңны да кабул иттем. Әле без аңа энесен дә, сеңелесен дә бүләк итәрбез. Ләкин миннән баш­ка берни яшермәскә сүз бир, – ди­дем. Илгизә дәшмичә башын гына какты.

Туй үткәрдек, Сөмбеләбезне үзебезгә алдык. Вәгъдә иткәнчә малай һәм кыз алып кайттык. Әби-бабайлар кунакка килеп, оныкларына шатланып туя алмый.

Суфиян Минһаҗев

Фото pixabay.com сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: