Туган як

Намусы тататалган чәчәк

Кечкенә шәһәребездә ничәмә-ничә "группировка"ның халыкны "дер" калтыратып тоткан туксанынчы еллар азагы. Законнар белән хисаплашмыйча, үзләрен "дөнья тоткасы" итеп хис итүче "текә"ләр. Ул "группировка"ларны санап тормыйм, шәһәрдәшләребезнең әле дә хәтерләрендәдер. Кемнәрдер, аны-моны белмичә, үз көенә генә яшәде, ә кайберәүләр ул "кабахәт"ләр явызлыгыннан һаман арына алмый. Шуларның берсе - хәзер яше 40ка...

Кечкенә шәһәребездә ничәмә-ничә "группировка"ның халыкны "дер" калтыратып тоткан туксанынчы еллар азагы. Законнар белән хисаплашмыйча, үзләрен "дөнья тоткасы" итеп хис итүче "текә"ләр. Ул "группировка"ларны санап тормыйм, шәһәрдәшләребезнең әле дә хәтерләрендәдер. Кемнәрдер, аны-моны белмичә, үз көенә генә яшәде, ә кайберәүләр ул "кабахәт"ләр явызлыгыннан һаман арына алмый. Шуларның берсе - хәзер яше 40ка якынлашучы Гөлшат (исеме үзгәртелде).

Гади, тыныч гаиләдә үскән Гөлшат, башка яштәшләре кебек, клубларда, кафеларда йөрми. Классташ кызлары дәрестән соң егетләр янына чапсалар, Гөлшат өйгә кайтып дәресләрен әзерләргә ашыга. Юк, үз-үзенә бикләнеп утыручы, калын пыяла күзлекле "батаник" түгел, ә төз буйлы, һәр кешенең күзе төшәрдәй кыз була ул. Ата-анасы бердәнбер балаларының шундый акыллы булуына сөенеп бетә алмыйлар.

Уку елының азакы көннәре. "Тагын аз гына китапханәдә утырам да, кайтырмын", дигән уй белән, Гөлшат мәктәптә кала. Өенә кайтырга чыкканда әле сәгать алты тулып кына килә. Йортлары шәһәр аттракционы тирәсендә урнашканга күрә, шул як юл буйлап кайта ул. Юлдан узып киткән зур чит ил машинасы Гөлшатны уйларыннан тиз арындыра. "Ярый әле, узып китте. Болай соңга калып, берүзем генә йөргәнем юк иде. Тизрәк кайтып җитәргә", дип, кыз адымнарын тизләтә (андый машиналар хәзерге "Аркада" сәүдә үзәгендә урнашкан кафе янында җыелышалар иде ул чагында).

Әмма машина артка таба чигенә башлый һәм Гөлшат янында туктый. "Әйдә, утыр, сылукай, алып кайтып куябыз", дип эндәшә аңа машинадан күренгән түгәрәк йөз. Аңа машина эчендәге егетләрнең кешнәве кушыла. Гөлшатның йөрәге аяк табанына ук күчкәндәй була: "Рәхмәт, мин бу тирәдә генә яшим, үзем дә кайтып җитәрмен". "Утыр, дигәч, утыр син", дип, егетләр Гөлшатны өстерәп машинага утырталар. Урамда, кызның җан ачысы белән тарткалашуын, кычкыруын күрмәмешкә салышучы кешеләр күзе алдында була бу хәл.

Гөлшат, елый-елый ялварса да, кеше кыяфетендәге җанварлар машинаны Красный Ключтагы елга портына килеп җиткәч кенә туктаталар. Батучы саламга ябышкандай, Гөлшат ике куллап машинага тотынса да, аны йолкып төшереп, кунакханәгә сөйриләр. Вахтада ачкыч алганда, Гөлшат анда утыручы хатын-кызга: "Күрмисез мәллә, мине көчләп алып кергәннәрен, зинһар булышыгыз, милиция чакыртыгыз", дип ялварса да, вахтер ишетмәмешкә салыша...

Ул имансызларның яшь кызга карата ниләр кылганнарын Гөлшәт үзе һәм бер Ходай гына белә. Нинди сәбәп уйлап тапканын Гөлшат үзе дә хәтерләми, шулай да мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча, бүлмәдән чыгып китү ягын карый. Аягына ут капкандай, ике баскычны бер итеп, аскы этажга йөгерә ул. Вахта янына килеп җиткәч, андагы хатынга, "йөрәгегез таштыр", ди дә, кунакханәдән чыгып, як-ягына карамыйча, яланаяк йөгерә. дәвам итте. Красный Ключтагы трамвай тукталышына якынлашканда, машина тавышын ишетелгәч, тукталышның эчке почмагына сыенып өлгерә. Тирә-якны айкаган машина тавышы тынгач кына Гөлшат тукталыштан чыга. Урман эчләтеп, шәһәр ягына таба атлый. Таң атмаган, әле трамвайлар да йөрми. Алар йөрсә дә, Гөлшатның утырып кайтырга батырлыгы җитмәс иде...

Төне буе керфек тә какмаган әти-әнисе ишекне ачуга, Гөлшат аның югалтып идәнгә егыла. Аны дәвахәнәгә салалар. Табиб аларга милициягә гариза язарга киңәш итсә дә, әти-әнисе киңәштән баш тарталар, чөнки заманы - көчленеке...

Гөлшат авырга узганын белгәч, берничә мәртәбә үзенә кул салырга омтыла. Дөньяга фәрештәдәй ак бөдрә чәчле, алмадай түгәрәк, сау-сәламәт бала туа. Башка ана шатлыгыннан күкләрдә йөзгән булса, Гөлшат баласына күтәрелеп тә карамый. Чөнки ул бала мәхәббәт җимеше түгел, ә шайтан җимеше, караңгы төн истәлеге. Баласын бала табу йортында калдыру теләген белгәч, ата-анасы: "Кеше гөнаһлары өчен ул сабый җаваплы түгел. Ул да җан иясе, үзебез карап үстерербез, кеше итәрбез", дип калдырырга рөхсәт итмиләр.

Балалар табу йортыннан чыкканның икенче көнендә үк Гөлшат Чаллы шәһәренә күчеп китә. Бер елдан соң гына, әти-әнисен күрергә дип, шәһәргә кайта. Өйдә әнисе генә булганлыктан, әнисенең кочагына сыенып икәүләп елашалар. Әнисе нарасыйның бер гаебе юклыгын, аңа ана назы кирәклеген аңлатып караса да, караңгы төндә Гөлшатның йөрәген изгән кара таш эреми, балага карата күңеле йомшармый. Бала арбасы этеп, өйгә кайтып килүче әтисен тәрәзәдән күрүгә, өйдән чыгып китә. Әтисен дә бик сагынган булса да, баланы күрмәс өчен, өске катка менеп китә. Әтисе баскычтан бала арбасы күтәреп менгәндә, Гөлшат коляскага күз сала. Аны күргәндәй, бала елмаеп куя. Тик Гөлшатның бер дә елмаясы килми, язмышын буяган теге караңгы төндә тукталышка сыенып качкандай, бу юлы да, үзе дә сизмәстән, артка чигенеп, стенага сөялә. Малаен үзенә охшаган дисәләр дә, күзләре аныкы түгел аның, бәләкәч фәрештәгә "ерткычлар"ның күзләре күчкәнен шәйләп өлгерә ул...

Ул вакыйгалардан соң күпме еллар үтсә дә, Гөлшатның төннәрен куркып кычкырып уянган вакытлары сирәгәйми. Урамда да озак йөрмәскә тырыша. Бер кешегә дә ышанмый ул, барысыннан да шикләнә. Кансыз, ерткычлар аркасында, Гөлшат тормыштан бер ямь тапмаучы җансыз затка әйләнә.

Ә тегеләрр, Гөлшатның һәм күпме яшь кызның язмышын имгәткән ерткычлар исә баеп бетеп, зур-зур йортлар, коттеджлар төзеп, хәзерге көндә типтереп яшиләр. Үзләренең яшьлек маҗараларын сөйләп, күңел ачып, бер-берсенә мактаналар... Ә алар кайчан да булса бер җәзасын алырлармы-юкмы?

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: