Туган як

Мәхәббәт ташламасын

«Дөньяда яраткан кешең булса, яшәве чыннан да җиңелрәк. Минем турын¬да да яз әле, укыйк бер яшь чакларны искә төшереп, елмаеп алыйк», – диде бер¬вакыт танышым. Аның сөйләгәннәрен язып алып, «Туган як» укучыларына тәкъдим итәм.

 

– Шау-шулы студент еллары артта калды. Төрле яклардан җыелган төрле милләт балалары белән, биш ел буе туганлашып беткән идек. Бер гаилә кешеләре кебек бары – бергә, югы – уртак, дигәндәй. Чыга­рылыш кичәсе, уен-көлке, биюләр. Борчылулар артта калды. Алда олы тормыш юлы көтә. Читтән генә та­маша күзәткәндәй карап торам. Шулчак берәү русча: «Сине биергә чакырырга мөмкинме?» – дип яныма килде. Эчтән генә: «Синең урында башка кеше булса, яхшы­рак булыр иде», – дим. Теләмәсәм дә, бергәләп биеп киттек, матур кичәнең ямен җибәрәсем килмәде. Оста бии, үземә дә кыен булып китте. Дәшми генә биибез. Ты­нычлык эчне пошыра башлады. «Бас кызым Әпипә» дип суздым. «Син басмасаң, мин басам», дип куймасынмы?! Урыс малае дип йөргән сары чәчле Борис, Барый булып чыкты. «Кем генә булсаң да, синең өчен йөрәгемдә урын юк, нишлим соң?». Егетем кыюла­нып: «Мин сине биш ел буе күзәтеп йөрдем, хыялымда йөрттем, син генә сизмәдең. Ниһаять, очраш­тык», дип сөйләнде бугай. Тагын әллә нәрсәләр сөйләде, тик юга­лып калып, тыңламадым да. Рәхмәт әйттем дә китеп бардым. Очрашу турында ул башка сүз катмады.

Шуннан соң Барый дигән кеше бер тапкыр да уема кермәде. Чөнки сөйгәнем бар иде. Кияүгә чыгар­га әзерләндем. Бу вакытта барлык кызлар да ныклы гаилә корырга, бер-берсен яратырга, бәхетле яшәп картаерга, хәтта бер көндә үләргә хыялланалардыр. Без дә сөйгәнем белән шундый вәгъдәләр биреш­тек. Өйдә савыт-саба шалтыра­са-шалтырасын, тик ватылмасын гына. Ирем эш сөючән, игътибар­лы, кече күңелле булды. Ике улы­быз дөньяга килде, үстеләр, юга­ры уку йортларын тәмамлап, инде яраткан эшләрендә хезмәт куялар.

Елга өстендәге шома боз кисәк кенә ярылган кебек, безнең гаилә дә ныклыгын югалта башлады. Шартлап сынмаса да, менә авам-авам дип селкенеп торган агачны хәтерләтә. 20 ел гомер иткән ирем, безне калдырып, туган авылына кайтып китте. Туганнары: «Син кече энекәш. Әти-әни нигезендә син яшәргә тиеш», – дигәч, каршы тора алмады. Башта кайтып-китеп йөрсә, тора-бара аралар суынды. Ике малайга да туй ясарга булыш­ты үзе. Телефоннан шалтыратып, хәлләрне белешә. Шулай ирле-ирсез яшим.

Уңган-булган ирләрне күзәтеп кенә торалар. Авылда күрше хатыны башта хәл белешергә кергән, ан­нары бөтенләй күченгән. Эчемнән сызлансам да, рәнҗемәдем, ялгыз­лык рәхәт түгел бит. Минем яным­да балаларым, оныкларым бар...

Бервакыт ишектә кыңгырау чыңлады. Ачып җибәрсәм, бусага­да Барый тора. Авызы – колагында, кулында – чәчәк бәйләме. Ялгыз яшәвем турында күптән ишетсә дә, һаман килергә кыенсынган. Хуш, керттем үзен, чәй куйдым. Чәйләп, сөйләшеп утыра торгач, кич җитте, кунагымның китәргә исәбендә дә юк. Ничек кирәк, шулай чыгарып җибәрдем. «Кусаң да ачуланмыйм. Ерактан гына булса да карап калыр­га рөхсәт ит», – диде. «Ике гомер яшәп булмый, вакытыңны әрәм итмә», – дип ачуланып та карадым.

Һәр җимешнең үз тәме булган кебек, кешенең яратканы да бер генә. Ага сулар, уза гомер – аны­сын да аңлыйбыз, тик нигәдер шул вакытның кадерләрен белми­без. Һәр якты көн – олы бәйрәм, сәламәт кенә булыйк. Тормышка ашмаган хыялны истәлек итеп сак-лыйк. Кешене хыял, өмет яшәтә. «Хәлләремне аңла димим, бары­бер аңламассың. Яшерен сөям, яшерен көям, мәхәббәт ташлама­сын» дигән SMS-хәбәрләр җибәрә Борис-Барый.

Шунысын онытма: теләсә нәрсә ашаганчы ач йөр, яратмаган кеше белән гомер иткәнче, үзең генә яшә, – дип тәмамлады танышым.

Кәүсәрия Шәйдуллина

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: