Туган як

Минем дә күздән яшь китми, йөрәгемнән кан саркый

6 декабрьдә чыккан «Туган як» газетасында «Күземнән һаман яшь кипми» дигән язманы укыгач, чын дөресен язып бирергә булдым. Мин әлеге язмадагы «Рафилемне гүренә төшереп, укыласы догалар укылып беткәч», килеп, «кара тавыш чыгарган» каенана булам инде. Мамадыш ягындагы Күкчишмә (Ташлык) авылына 1968 елда килен булып төштем. Өч килене арасыннан каенанам мине...

6 декабрьдә чыккан «Туган як» газетасында «Күземнән һаман яшь кипми» дигән язманы укыгач, чын дөресен язып бирергә булдым. Мин әлеге язмадагы «Рафилемне гүренә төшереп, укыласы догалар укылып беткәч», килеп, «кара тавыш чыгарган» каенана булам инде.

Мамадыш ягындагы Күкчишмә (Ташлык) авылына 1968 елда килен булып төштем. Өч килене арасыннан каенанам мине сайлап алды янында торырга. Ире сугыштан кайтмаганлыктан, биш баласын ялгыз үстергән каенанам миңа «кызым», дип кенә эндәште. Каенанам чирләп урын өстенә калгач, тәрәтләренә кадәр кулым белән үзем җыештыра идем. Аның чирле сеңлесен дә алып кайтып карадык.

Ирем дә бик әйбәт булды. «Карчыгым, курчагым, очып төшкән кош кына син, беркемнән авыр сүз әйттермәм», - дип гел кабатлый иде. Үзем ерактан - Октябрь районыннан булганга, «очар кош», диде ул мине. Ирем белән 25 ел гына торып калдык.

Балалар авыл мәктәбендә 3 класска кадәр укыды, шуннан соң башка авылга киттеләр. Рафилебез беренче класста ук 4 чакрым ераклыктагы Югары Кыерлы мәктәбенә йөрде. Авыл башына ук чыгып озатып кала идем үзен. Артык йомшак күңелле булды, бәбекәем. Эшкә киткәндә дә, «әни, бер үпмәдең бит әле, бер кочакламадың бит әле», - дия иде.

1981 елда Түбән Камага күчендек. Килгәч тә, дүрт елга якын Актүбә авылы янындагы вагонда яшәдек.

Рафилебез бик нык чирләде. Мәктәпкә бара, бер нәрсә дә юк, ә вагонга кайткач чирли иде. Төнге 12ләрдә носилка белән алып чыгып китәләр иде дәваханәгә. Ә мин иртә таңнан автобус белән Казанга дару юллап чыгып китәм, көнендә кайтам. Рафилем өчен борчылудан автобустан төшеп йөгерер хәлләрдә була идем. Андыз тамыры булышыр дигәч, анысын Сарман ягыннан табып китерделәр. Улыбызга вагондагы юеш һава ярамаганы ачыклангач, табиблар авылга күчеп китәргә киңәш иттеләр. Сабый килеш вафат булган өч улыбыз җирләнгән авылыбызга кайтып китәр идек тә, ни мәктәп, ни кибет юк, йортлар да санаулы гына. Шулай нишләргә белми йөргәндә, шин заводында эшләүче иремә ике бүлмәле квартир бирделәр. Үзем тулай торакта көндез идән юдым, кич вахтада тордым.

Игезәк сыңарыбыз Рәмзия кияүгә чыккач, ел ярым бездә тордылар (кияүнең әнисе яшьтән вафат булган). Аның игезәге Рамзил да өйләнде һәм киленебез Зөбәрҗәт белән өч ел бергә яшәдек. Рафилебез бик тәртипле, акыллы булып үсте. Хәзерге 1нче татар гимназиясендә укыды. Аннары 53нче училищеда шофер, автокран йөртүче һөнәрләре алды. Армиягә алынып, Мәскәүдә хезмәт итеп кайткач та өйләнде. 1993 елның июлендә әтиләре вафат булды. Аңа кадәр үк, булачак килен Ранизә өйгә килеп кунып йөрде. Берсендә малай кайтты ап-ак булып агарынып: «Ранизәне барып сорыйк инде», - ди. Әтиеңнең кырыгы тулмаган килеш, ничек кеше арасында туй уздырыйк, улым, килешмәс, дидем. Икенче көнне үк булачак килен Ранизә килеп утырды. «Аның үләсен кем белгән», дип кычкырды бу. Башта никах кына укытырга дип сөйләшкән идек, бер атна да узмады, «туй күлмәге киясем килә, туй ясыйбыз», диде килен. Яңа еллар үткәч ясарбыз, дип карадым. Юк, үзенекен итте килен. Улым бер сүз дә әйтмәде. Залда туй уздырдылар, ә мин кухняда кара кан түгеп тордым.

Өч бүлмәле квартирда бергә тора башладык. Кышны чыгарга дип, алты баланы берүзе үстергән 86 яшьлек әнием дә килде. Ул безнең шундый чиста иде, хәтта оегына кадәр үтүкләп киде. Яшибез шулай, үзем ике көн эшләп, ике көн ял итәм. Балалар килеп йөри, әмма Ранизә киленгә беркемнең дә килүе ошамады, алар артыннан тузан сөртмим диде.

Улларым тырышлар иде минем. Бакчабызда икешәр катлы йорт җиткерделәр. Берсендә бар балалар җыйнаулашып төштек, мин ашарга әзерлим, болар бакчада эшлиләр. Олы килен күңелсез генә килеп керде. «Бу безнең бакча, кайтып китегез, үзебез эшлибез дип, Ранизә куа», ди. Ярар, игътибар итмә дип, чыгарып җибәргән идем, елап ук килеп кергән.

Уклау алдым да, чыктым, менә шобага тотарсыз да, сукмакның бер ягы - берегезгә, бер ягы - икенчегезгә, килеп эшләрсез, дидем уен-көлке белән. Тик сутыйлап бүлмибез. Без гомер буе бергә эшләдек, бергә ашадык, хәзер дә шулай булыр, дим. Мунчалар кергәч, барыбыз да безгә - төп йортка кайтырга дип җыендык. Шәһәргә кайткач, трамвайда барганда, кече килен, монда төшәбез әле дип, әниләре йорты янында төшеп калдылар. Өчпочмак пешкән төшкә кайтып керделәр. «Мин китәм, әнә яраткан киленең белән торырсың», - дип Ранизә килен тавыш чыгармакчы булды. Килен булып килгәнче үк кунып йөрдең бит, капчыкка тыгып алып кайтмадым, нишлисең, дигәч, акылына килеп чишенде.

Ул арада кодагый (Ранизәнең әнисе) килеп керде һәм олы киленем Зөбәрҗәткә тотынды, әйтмәгән сүзе калмады. Олы кодагыема кадәр начар итеп телгә алынды.

Зөбәрҗәтнең әнисе Башкортстанда яшәгәч, сирәк күрешә идек. Әмма һәрчак кызына: «Килә белеп килдең, ашый белеп аша, яши белеп яшә, як-ягыңа карама», - дип, төпле акыл бирә белде мәрхүмә. Бу кодагыем (Ранизәнең әнисе) табын янына утырмады, тузынды-тузынды да чыгып китте. Ә икенче көнне кече киленнең ике абыйсы килеп, Рафилне бик нык ачуландылар. Аларына да минем балаларымның килеп йөрүләре ошамаган икән. Түзмәдем, әнә, сеңлеңне кулъяулыгыңа гына төреп йөртерсең, бу характеры белән, 99га җитәр әле, дидем.

Юк җирдән тавыш чыгаруларына җанымны кая куярга белмичә, кичке алтыда Кәшердәге сеңлемә чыгып киттем. Сеңлемә бар зарымны түгеп, икенче көнне кайттым. Ана җаны бит, сизгәндәй, «әллә Әлмәттәге сеңлеңә бардыңмы» дип, әни сорады. Синең алда еласам, тагын да борчылырсың дип курыктым, дидем. Рафилләрем дә кодагыйларга кунарга киткәннәр икән. Югыйсә, аңа кадәр бер кич тә кунганнары юк иде. Киткәндә, Ранизә килен: «Әби, без бүтән кайтмыйбыз, яраткан килене белән торыр», дип әйтеп чыгып киткән.

Ранизәнең «Беренче балабыз тугач та, өч бүлмәле квартирына сыймастай булып,.. безне куып чыгарды», дигән әнә шулай булды.

«Квартирына ир керткән,.. сөреп чыгарган», дигән сүзләренә килгәндә, башка кеше белән кушылуым хак. Ирем вафатына өч ел дигәндә, хатыны 6 ел элек үлгән тәртипле кешегә димләделәр мине. Бу вакытта кече улларым чыгып киткәнгә ике ел иде. Әйе, ул параличланып, дәваханәдә ятты, янына барып, файдасы булыр дип, массажларга кадәр ясап йөрдем. Бик яхшы кеше ул, әмма үзенең баласына бәйле күңелсезлек аркасында бездән китеп, квартирында шул улы белән яши башлады. Ул үзе дә, туганнары да минем хакта бер начар сүз дә әйтмәсләр. Бергә яшәгән елларым өчен мин аңа рәхмәтле.

Ярты җанымны ярып бирердәй булып үстергән Рафилем кинәт кенә алмаштырып куйгандай булды, танымаслык булып үзгәрде. Унҗиде елга үз квартирыбызга унҗиде мәртәбә дә килмәде. Алыштырып куйгандай үзгәрде дим, чөнки әле армиядән кайткач та, кечкенә чагындагыча, яныма ята иде, әтисе, «өйләнгәч, нишләрсең», дип шаярта. Ә ул: «Әй, әти, хатынымны әни белән икебезнең уртага салырбыз», дип әйтә иде.

Миңа бер сүз әйтмичә, кодагыйларга чыгып киткән мәлләрендә Миңнур исемле иптәш хатыным белән Рафилне күрмәбезме икән дип, иртәнге сәгатьтә чыгып эзләп йөрдек. Икенче дус хатыным Мәйсәрә белән дә күпме эзләдек, очрата гына алмадык.

Апасы Рәмзия энесе Рафилнең 35 яшьлек юбилеена баргач, «якын кешесе янына утырсын, дигәч, бер ягына - хатыны, икенче ягына киленнең туганын утыртканнар. Ә бит балаларым бик тә тату, үскәндә хәтта бер конфетны өчкә бүлеп ашыйлар иде. Үзбаш яши башлагач, кайда торганлыкларын берничә елдан эзләп табып, өйләренә бардым. Малайга күлмәк алып барган идем, «эшкә дә кими ул», аны дигән килен. Бакча җимешләре илтә идем.

Узган ел 70 яшем тулганда Коръән ашы уздырдым. Килен белән Рафилемнән хәбәр-хәтер булмады. Икенче көнне килен телевизорга шалтыратып, Түбән Уратмадагы иптәш хатынын котлады. Телевизор караганны беләләр, үзәге өзелсен, дигәндер.

Рафилне бик сирәк күрдем, Ашларга чакырганда бара идем, тик Рафил генә өйдә очрамады. Гөнаһасына кермим, киленебез уңган, аш-суга оста, тәмле өчпочмаклар белән сыйлый иде. Улымның өс-башын да чиста йөртте. Мин чакырганда килен дә, кодагый да килә, ә Рафил юк. Телефонны да килен генә ала иде. 2003 елда әнинең үле хәбәр килгәч, иртәнге дүрттә шалтыраттым. Килен алды, Рафилгә бир әле, дим. Әбиең үлгән, абыеңның да машинасы җимерек, дим. «Алып кайтам, елама»,- ди бу. Алып кайтты. Подъезд төбенә китерә иде, тик улымны безнең өйгә кертмәде килен.

Быел 12 июньдә соңгы мәртәбә очраштык Рафилем белән. Кәшергә кайткан идем, сеңелләремә. Алар да килгәннәр. И, улым, күрер көннәрем бар икән, дип, баламны шунда кысып кочкалап калдым. «Кергән идем өйгә, әни», - ди бу туганнар каршында акланырга теләптер инде. Әй, улым, алдашып үсмәдегез, алдашырга ярамый безгә, дим. «Әйе шул», - диде уңайсызланып. Улым, бәхил, бәхил, син гаепле түгел, дип әйтә алдым. Өч көннән улым вафат булган...

Китеп бардың күз алдымда, балам,

Нурлы йөзем, нурлы күзкәем.

Сәгать сугып, беркөн сине җуйдым,

Ничек түзәрмен соң, улкаем?..

Аңа кадәр дә ике мәртәбә инфаркт кичергән Рафил, юлда өченче инфаркты булып, алда бара торган йөк машинасына бәрелгән.

Иремнең туганы Әскать, «барып торыгыз, сезгә әйтмичә дә күмәргә мөмкиннәр», дип, кызым Рәмзиягә шалтыраткан. «Әти, әби, тагын биш энекәш күмелгән бит ул Ташлык зиратына, нишлисең, син», дип, Рәмзиянең акылга чакыруына, Ранизә: «Монда күмдерәм, миңа ир ул, килмәгез дә, бирмим дә. Исегезгә төштемени бала икәне», - дигән. Зиратта тавыш чыгарган каенана, ягъни мин, кече киленгә, барысын да кичерер идем, Ранизә, туган авылына күмдерсәң, дип ялындым. Кая ул ишетү?! Ә бит югыйсә, үзе дә Казанда яши, балалары да шунда. Язмыш дигәне үзе белән ниләр кылыр, ник шуны уйлый белми икән ул адәм баласы? Әллә тормышта аклык түгел, ә каралык кына өстенлек итәме соң?

Хаклыкны ачыклар өчен ике якны да тыңларга кирәк, диләр. Калганы - Аллаһы хөкемендә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: