Туган як

«Мин – Наташамы, Наиләме?»

Наташа үз авылында урта мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китеп, бер зур төзелеш оешмасына эшкә урнаша. Аның бәхетенә тулай торак та бирәләр. Авылдан килгән кешеләргә тагын нәрсә кирәк? Яшәр урын бар, эш күңелгә ошый, эшлә дә эшлә!

Тулай торакта яшәүчеләрнең күбесе илнең төрле төбәкләреннән килгән кешеләр. Вакыт узу белән яшьләр якынрак таныша, аралаша башлый, кайсылары яратып, гаилә дә корып куя. Аралашу, нигездә, рус телендә бара. Ул вакытта бер-берсеннән: «Син кайсы милләтттән, диннән?» – дип сорашу кая ул! Игътибар иткәндә, буй-сынына, йөзенә, чибәрлегенә карыйлар. Наташа дә бер егетне күзли башлый.
Чиста гына киенгән, тыйнак, барысы белән дә һәрвакыт ягымлы исәнләшә, сөйләшә, шул ук вакытта үзе дә Наташа янындарак булырга тырыша. Бервакыт кыз газ плитәсен кабыза алмаганда азапланып, янына килеп, ярдәм итә. Наташа оялып кына рәхмәт әйтә... Карашлар очраша...
Ә берничә айдан егеткәйне кабат очратырга насыйп була. Шул ук оешмада, ләкин күрше бригадада эшли икән. Наташаны күреп алгач, аның янына килеп, исәнләшеп, читкәрәк алып китә һәм:
– Әйдә, танышыйк. Минем исемем Равил була, ә синеке? – дип сорый.
Кыз кулын суза һәм:
– Наташа, – дип җавап бирә.
Шул вакыттан бирле алар бергә эшкә баралар, кайталар, кичләрен урамнарда йөриләр. Милләтләре, диннәре төрле булуы яшьләрне уңайсызландырмый. Ике еллап вакыт узгач, Равил Наташага тәкъдим ясый, ә ризалыгын алгач, авылга әти-әнисе белән таныштырырга алып кайта.
Әти-әни мулланы чакыртып, яшьләргә никах укытып та куялар. Равил белән Наташа ЗАГСка барып, язылышып та кайта. Шәһәргә кабат китеп, бер елдан кире авылга кайтып, яши башлый гаилә. Равил бик тырыш, кулыннан килмәгән эш юк. Озак та үтми, яшь гаилә әти-әни нигезеннн аерылып чыгып, үзләренә йорт салып керә. Бер-бер артлы балалар туа.
Шулай 30 елдан артык гомер узып китә. Наташа күптән авылдашлары һәм ире туганнары өчен Наиләгә әйләнә. Ул балаларына исемне мулла кушуга да каршы булмый. Үз өендә Коръән мәҗлесләре җыя, сәдакалар тарата. Уллары үсеп, татар кызларына өйләнә, балаларына татар исемнәре куша. Равил вафат булгач, аны мөселманча җирлиләр.
Тик гомер көзенә кергәндә, Наташа-Наилә яшьлек еллары һәм узган гомере турында уйланып: «Мин кем соң? Наташамы, Наиләме?» – дип үзенә сорау бирә. Күңеленнән үз дине беркайчан китми аның. Җай чыкканда христиан догаларын да кабатлый, күрше райондагы чиркәүгә баргалый, үз динендәге йола-бәйрәмнәрен онытмый. Тик бу хакта беркемгә сөйләми дә, белгертми дә.
Ике дин, ике милләт кешеләре арасында кавышу очраклары хәзерге заманда еш күзәтелә. Тик Наилә белән Равил кебек бер җан, бер тән булып, аңлашып яшәгәннәре сирәктер. Ул үзен бәхетле хатын, бәхетле әни итеп тоя. Тик Наташаны күңеле белән шулай икегә бүленеп яшәве борчый, төшләренә керә хәтта.
Бу дөньяга беркем дә мәңгегә килмәгән. «Равилемне ул теләгәнчә мөселман йолалары буенча соңгы юлга озаттым. Үземне әти-әнием гадәтләре буенча җирләүләрен теләвемне ба-лаларыма ничек җиткерим?» – дип төннәр буе уйлап чыга ул.
Яшь вакытта дин, милләт дигән нәрсәләргә игътибар бирмисең. Тора-бара күп нәрсә турында уйланырга туры килә. Тик соң була...

Суфиян Минһаҗев

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: