Туган як

Мин гаепле түгел, балам

Бүлмәдәш, сердәш тә була. Аны-моны уйлап тормыйсың, кем беләндер серләшәсе, киңәшләшәсе, чын күңелдән сөйләшәсе килгән чаклар күп була. Шундый чакларда үзебез дә сизмәстән, «дустым» дип, ышанып, эч серләребезне сөйләп ташлыйбыз. Тик, сердәш дигәнеңнең эчендә нинди уйлар ятканын белсәң иде... Карбыз түгел, ярып карап булмый шул. Күпмедер вакыттан соң дус-сердәшчебез дошманга әйләнеп куюы да бик мөмкин.

Бүлмәдәш, сердәш тә була. Аны-моны уйлап тормыйсың, кем беләндер серләшәсе, киңәшләшәсе, чын күңелдән сөйләшәсе килгән чаклар күп була. Шундый чакларда үзебез дә сизмәстән, «дустым» дип, ышанып, эч серләребезне сөйләп ташлыйбыз. Тик, сердәш дигәнеңнең эчендә нинди уйлар ятканын белсәң иде... Карбыз түгел, ярып карап булмый шул. Күпмедер вакыттан соң дус-сердәшчебез дошманга әйләнеп куюы да бик мөмкин.
Бу кыйсса берни белмәгән са-бый, гаепсезгә рәнҗетелгән ана турында.
Сәрбикамал гомуми торак бүлмәсендә берничә кыз белән яшәсә дә, сердәшче итеп Галимәне сайлады. Кеше сөйләгәнне елма-еп кына тыңлый белүче, үзе ке-
бек үк авыл кызы булуы аның күңелен яуладымы, ниндидер үзенчәлекле ягы булдымы, аңламассың...
... Сәрбикамал өйдәгеләрнең кайсын эшкә, кайсын мәктәпкә озатты да, тәм-том пешерергә җыенды. Бәлешләре бик тәмле булып, кабарып пешеп тә чыктылар. Шулай булырга тиеш тә, күптәннән пешерергә әзерләнгән бәлешләр бит алар.Аны уйларыннан ишек кың-гыравы тавышы айнытты. Почта таратучы кыз икән. Элекке иреннән телеграмма китергән. Анда: «Көтәм, тиз арада килеп җит», – дип язылган иде. Бара Сәрбикамал, бара. Көндәшенең вафатын ишетеп белгәнлектән, бик күп еллар буе күрергә интегеп яшәгән кызын күрәчәк, барын да аңлатачак әле ул. Башында мең төрле уйлар, аннан да күп сораулар белән юлга кузгалды.
Барасы җиренә автобус бик тиз килеп җиткән кебек булды аңа. Тукталышка гомер уртасы тирәләре ханым каршы алырга килгәнен күреп, аңа таба атлады.
Чү! Үзенең яшь чагы түгелме? Аллага шөкер, кызы исән-сау! Ничек тә килешерләр, аңлашырлар.
Кызы, «Бу таныш түгел апа нигә килде икән әтинең хәлен белер-гә», – дип уйлый бугай. Элегрәк күргәнен бер дә хәтерләми Рәлинә. Каян хәтерләсен, әтисе урлап алып киткәндә аңа бары ике яшь иде шул! Сәрбикамал тормышка чыгып, кыз бала тудырды. Ә менә сердәш булып йөргән иптәш кызының күзе аның иренә төшкән, аны күзләгән. Сәрбикамалның туган көнен үткәргәндә, иптәш кызының киңәше буенча кызын күршеләргә кертеп куя. Янәсе, артыгын күрмәсен, комачауламасын. Сәрбикамалны кыс-
тый-кыстый спиртлы эчемлекләр белән сыйлый дусты, ә үзе шул арада тиешле органнарга хәбәр салырга да өлгерә: янәсе, әни кеше исереп ята, ач-ялангач бала көне буе күршеләрдә. Ә алары озак та көт-терми килеп җитәләр. «Бу хәлдә баланы калдыра алмыйбыз, үзебез белән алып китәбез» дигәннәренә җавап итеп Галимә: «Әтисе бик әйбәт кеше аның. Кызны беркемгә дә бирмибез, үзем булышырмын. Үз балам юк, үземнеке кебек итеп тәрбияләрмен» –ди, чәчрәп чыга.
Шул вакыттан бирле күпме таңнар аткан, күпме сулар аккан булса да Сәрбикамалның күз ал-дыннан шул вакыйга янәдән күз алдыннан үтте. Ә хәзер ни өчен чакыра соң аны элекке ире?
Йокы бүлмәсендә яткан сакал-мыек баскан, ябык ир-атны көчкә таныды хатын.
–. Кызым, кер әле, әниең дә кер-сен, – диде.
–. Саташасыңмы соң? Әни инде күптән вафат, – дип җавап бирде кыз.
–. Юк, кызым, саташмыйм, әлегә үз акылымда. Сиңа ике яшь вакытта әниең дип йөргән хатын белән зур хата эшләдек. Үз әниеңә яла ягып, башка җиргә күчеп киттек. Әниең сине эзләп килде, тик без аны кертмәдек.
Син, кызым, әниеңнең яшь чагы. Минем гаебем юк. Ул хатын нинди юл белән мине үзенә караткандыр, белмим. Миңа инде күп яшисе калмады, бу гөнаһны үзем белән алып китә алмыйм. Үкенгән чакларым да күп булды. Тик хатыным дөреслекне ачуга гел каршы булды. Хәзер безгә комачаулаучы юк, ир-кенләп сөйләшә алабыз. Ул хатын белән яшәсәм дә, син миңа үз әниеңне гел хәтерләтеп тордың. Кызым, чәй куй. Әниең белән безгә чәй эчерт, – дип сүзен тәмамлады ир.
Рәлинә «Нигә мине биреп җибәрдең?» – дип, әнисен гаепләргә җыенса да, әтисенең чын күңелдән газапланганын күреп, «Әнием», – дип Сәрбикамалны кочып
алды. Чәй эчеп, үзара аңлашып кергәндә әтисе мәңгелеккә күзен йомган иде.
Кәүсәрия Шәйдуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: