Туган як

Мәхәббәткә ничә яшь?

Будильник инде күптән шалтыраса да, мин иркәләнеп, тормыйча ятам. Ә әнием инде күптән торган. Әнә, аш бүлмәсеннән яңа пешкән коймак исе тарала. Әниемнең, радиодан яңгыраган җырга кушылып, моңланганы ишетелә: «Мәхәббәт - мәхәббәт инде, Була ул һәркемдә дә. Мәхәббәтсез яшәп булмый , Олыгайган көннәрдә дә...» Ничек әле җырларга булган? Иртән эшкә...

Будильник инде күптән шалтыраса да, мин иркәләнеп, тормыйча ятам. Ә әнием инде күптән торган. Әнә, аш бүлмәсеннән яңа пешкән коймак исе тарала. Әниемнең, радиодан яңгыраган җырга кушылып, моңланганы ишетелә:

«Мәхәббәт - мәхәббәт инде,

Була ул һәркемдә дә.

Мәхәббәтсез яшәп булмый ,

Олыгайган көннәрдә дә...»

Ничек әле җырларга булган? Иртән эшкә киткән әтиемне сагынып-юксынып җырлавымы? Яраталар алар бер-берсен, яшьлектә бөреләнгән изге хисләрен саклап гомер итәләр. Аларның елмаюлы йөзләрен, очкынлы карашларын искә төшереп, үз уйларыма чумдым. Мәхәббәт, сөю, ярату... Нәрсә соң ул мәхәббәт? Бу сорауга мин еш җавап эзлим. Әти-әниемә карыйм да уйланам. Алар да бер-берсен нык яраталар бит. Әллә шул микән инде ул чын мәхәббәт, мәңгелек сөю?

Җир йөзендә гашыйк булмаган, сөю уты белән янмаган кеше юктыр, мөгаен. Дөньяга ничәмә-ничә миллиард кеше килеп киткән, хәзер күпме кеше яши - барысы да ярата, сөя, сөелө. Шулай булгач, мәхәббәткә ничә яшь соң? Әтиемнең һәрвакыт яратып әйтә торган сүзе бар: «Мәхәббәт ул һәркемдә дә бар, кызым, ләкин аны саклап яшәүчеләр сирәк». Әтиемнең сүзләрен хуплагандай, әнием дә: «Бәхет ул - пыяла кебек, сакламасаң, ватыла», - дип өстәп куя. Йөрәгендә мәхәббәт яшәгән кеше генә бәхетле. Шул бәхетне саклау һәр кешенең үз кулында. Чыннан да, күңелеңә бәхет кошы кагылган икән, дөнья үзгәреп киткәндәй була: күк зәңгәррәк, агачлар яшелрәк, тормыш та матуррак күренә башлый.

Мин матур гаиләдә яшим, үземне бик бәхетле тоям. Әти-әниемнең бер-берсенә булган хөрмәте, мәхәббәте, ярдәме, хәтта бер-берсенә әйткән сүзләре, җылы карашлары да күңелемне үстерә, яшәргә дәрт бирә. Алар бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Әтием - учак, әнием шул учакны сүндермичә саклаучы. Минем әнием бәхетнең нәрсә икәнен бик яхшы аңлый. Аның бәхете пар канаты - әтием һәм без - балалары. Әнием бик акыллы, уңган кеше. Бәхетен үз куллары белән төзегөн, өлешенә тигән көмешен бер күрүдә сөеп, гомерлек яр иткән. Әтием дә бик тәртипле, диндар кеше. Ул Аллага ышана, ислам дине кануннарына таянып яши, Аның күңеле чиста, эш-гамәлләре изге. Әтием үрнәгендә без дә, кешене барлык яхшылыклары һәм кимчелекләре белән кабул итеп, яратып, хөрмәтләп яшәргә өйрәнеп үсәбез.

Уйлыйм, уйланам, карыйм, чагыштырам... Бәлки мәхәбәтнең яше юктыр? Кемгәдер ул унбиштә, кемгәдер яшьлегенең чәчәк аткан вакытында, ә кемгәдер картлыкта килә бит... Менә хәзер аңладым: мәхәббәтнең яше билгесез.

Әти-әнинең мәхәббәте дә яшьлектә бөреләнгән, хәзер дә шау чәчәктә. Алар мәхәббәтенең яшен алар күрешкән, гашыйк булган көнәреннән башлап санарга кирәктер. Әти-әниемнең мәхәббәте әле бик озын гомерле булсын. Миңа да, үз парымны табып, тиң мәхәббәтем белән, әти-әнием кебек гаилә корып, матур яшәргә язсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: