Туган як

Мәхәббәткә киртә юк

Зилә белән Илдар бер-берсен беренче сыйныфтан ук белә. Мәктәпне тәмамлаганчы, бер парта артында утырдылар. Беренче мәртәбә кинога бару, беренче якты хисләр, беренче үбешү... Алардагы кебек мәхәббәт, бер-берсен хөрмәт итү беркемдә дә булмагандыр. Бер-берсенә якын булган яшьләр, ялганның нәрсә икәнен дә белмәделәр. Илдарның әти-әнисе улларының тулы булмаган, ярлы гаиләдә үскән кыз...

Зилә белән Илдар бер-берсен беренче сыйныфтан ук белә. Мәктәпне тәмамлаганчы, бер парта артында утырдылар. Беренче мәртәбә кинога бару, беренче якты хисләр, беренче үбешү... Алардагы кебек мәхәббәт, бер-берсен хөрмәт итү беркемдә дә булмагандыр. Бер-берсенә якын булган яшьләр, ялганның нәрсә икәнен дә белмәделәр.
Илдарның әти-әнисе улларының тулы булмаган, ярлы гаиләдә үскән кыз белән дуслашуларын сизмәде дә бугай. Зиләнең тормышы җиңел түгел иде. Квартиры җыештырылмаган, җиһазлары модадан артта калган. Суыткычта искитәрлек ризык юк. Кызның әнисе дә өч эштә эшләп, ялның нәрсә икәнен белмичә, вакытыннан алда картайды. Көндезен конторада идән юса, төнлә каравылда тора, буш вакытында паралич сугып авырып ятучы картны карый. Көне-төне эшләсә дә, акча ягы барыбер такыр иде.
Зилә үзен белгәннән бирле матур итеп киенгән балаларга кызыгып үсте. Кызыл төстәге күлмәк киясе, тәмле-тәмле ризыклар да ашыйсы килде. Сыйныфташлары мәктәпкә алма, банан, прәннек, конфет алып килделәр. Зилә бу тәм-томның исемнәрен генә белә. Ә тәмен белми, чөнки ашап караганы юк.
- Кичләрен әти-әни янында әкиятләр укып, ял итеп утырсаң иде. Беркем беркая ашыкмасын иде, кунакка гаилә белән йөрсәң иде, - дип хыялланмаган көне аз аның. Төннәрен матур хыялларга бирелеп йоклап китә, ә иртән әкият бетә, көндәлек ярлы тормыш башлана. Кайвакытта дөньяга ник туганына да үкенә.
Илдарның әти-әнисе -сәнгать кешеләре. Аларга бик еш гастрольләрдә булырга туры килә. Кечкенә чагында малайны «нәнкә» карады. Бәйрәмнәр сирәк булган кебек, әти-әнисенең өйдә булуы да көтеп алган бәйрәм кебек иде. Эшләре шундый булгач, нишлисең.
Илдарның балачагы Зиләнекеннән нәрсә белән аерылды соң? Ризык белән шыплап тулган суыткыч һәм кыйммәтле кием беләнме? Балага алар кирәкме инде? Әти-әни назы, игътибары, тәрбиясе кирәк. Илдар әти-әнисен сагынып яшәсә, Зиләгә әнисенең җылы кочагы, тәмле, ягымлы сүзләре җитмәде. Зилә белән Илдарны ялгызлык якынайтты да. Сөйләшергә, серләшергә кешең булса, дөнья рәхәт. Алар бербөтен, башка кеше кирәкми.
Яшьләр бу вакытта, мәктәпне бетереп, 17 яшьтә булалар. Бик еш Илдарларда кунып калалар. Аларда урын-җир дә чиста, ашау да тәмле. Кыз әнисенең арып кайтканын да күрми.
Илдарның әтисе үзенең скрипкасыннан башка бернәрсәгә дә игътибар итмәсә дә, әнисе улының Зилә белән дус булуын аңлады. Очрашу көтелмәгәндә булды. Ул көнне малайның әти-әнисе Лондоннан көндез кайтып төштеләр. «Илдарик! Сюрприз! Без бер атнага алданрак кайттык!» - дигән ана, дүрт бүлмәле квартирында Зиләнең хуҗа булып йөрүен күреп, тораташ булып катты. Җитмәсә, аның халаты белән тапочкасын да кигән. Кайчандыр улына дәрес әзерләргә булышкан кызны күреп сөенү түгел, киресенчә, шунда ук икенче кешегә әйләнде дә куйды.
Зилә ул-бу булганчы дип, тизрәк үз киемнәрен кияргә икенче бүлмәгә кереп китте. Бүлмәнең ачык калган ишегеннән Илдарның: «Мин аны яратам. Безгә 18 яшь тулу белән өйләнешәчәкбез», - дигән сүзләре ишетелде.
Ата-ана ничек үгетләсә дә, ничек кенә каршы торса да, ике яшь йөрәк очрашу ягын карады. Аларга бернинди киртәләр дә комачауламады. Гастрольләргә чыгып киткән әти-әнисе элегрәк айга бер-ике генә шалтыратса, хәзер көн дә шалтыратты. Бик ышанып җитмичә, өй җыештыручыга да шалтыраттылар. Ул исә, яшьләрне яклап, «Илдар өйдә юк» яки «өйдә үзе генә» дип җавап бирде.
18 яшьләре тулгач, ЗАГСка гариза биреп язылышкач кына, Илдар белән Зилә кайнанага һәм кайнатага хәбәр иттеләр. Ачулары килсә дә, ни дисәң дә, бердәнбер уллары, килешергә туры килде. Үзләреннән якында гына килен белән малайга өч бүлмәле квартир сатып алып бирделәр. Кайнана үз дигәнчә, үзенә ничек ошый, шулай квартирны җиһаз белән тутырды. Малае белән килене тиздән аерылышырлар да, бу квартирга бай кызы килер дигән ышаныч белән эш итте.
Зиләнең азга гына булса да өендә үзен хуҗабикә итеп тоеп, үзенчә яшисе килде. Юыну бүлмәсендә озаграк буласы, диванга сузылып ятып ял итәсе килде. Әмма кайнана алдан хәбәр биреп тормыйча, балалар квартирына кайчан тели, шунда үз ачкычы белән ачып керде.
«Илдарик, хатының чирлиме әллә? Ни өчен плитә өсте пычрак, идән юылмаган?», «Я Хода, мин ни күрәм, син үтүкләнмәгән күлмәктән икән, минем бердәнберем», «Кемгә охшап калгансың, әллә ябыгып та киткәнсең инде» кебек гаепләү сүзләре ява торды. Кайнананың Зиләгә сугыш башлавы иде бу. Әмма Илдар әнисен никадәр хөрмәт итсә дә, яраткан хатынын якларга тырышты. «Әни, күлмәгемне мин үзем дә үтүкли алам, ашарга кем алдан кайта, шул пешерә», - дип җавап бирде. Әмма кайнана улын ишетергә дә теләмәде. Зилә иренә әнисенең аларны аерырга теләвен ничек кенә аңлатырга тырышса да, Илдарның үз туксаны туксан: «Әни дөрес әйтә, әни безнең өчен тырыша», - дип хатынына сүз әйтергә дә ирек бирмәде.
Еллар узды. Зилә бу вакыт эчендә югары уку йортын бетереп, чит тел укытучысы булып эшли башлады. Ә беркөнне Америкадан танышлары ялга кайттылар. Андагы тормыш турында бик кызыгырлык итеп сөйләделәр. Зилә белән Илдарны да үз яннарына чакырдылар. Зиләнең китәсе килсә дә, Илдар әнисе белән әтисен калдырып китүне, алардан башка яшәүне күз алдына да китермәде. Хатын хәйләләп тә карады, юмалап та, һәм үз дигәненә иреште.
Китәргә берничә көн калгач, яңалыкны җиткерделәр. Кайнана елап та күрсәтте. Зилә дә аптырап калмады: «Шатлыгыннан елый ул, безнең өчен сөенә», - дип юатты Илдарны. Гаилә «үзләренең» квартирын калдырып, чит илгә - Америкага китте. Анда биш ел яшиләр инде. Бер дә үкенмиләр. Бер-бер артлы туган ике улларын Зиләнең әнисе караша. Илдар яхшы эшкә урнашкан. Чит телләрне белгәнлектән, Зилә тәрҗемәче булып эшли, туристлар өчен экскурсияләр уздыра.
«Мәхәббәт тауларны күчерә», - диләр. Зилә белән Илдар да биек тауларны үтеп, диңгезләр кичеп, мәхәббәтләрен ныгыттылар.
Кәүсәрия
ШӘЙДУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: