Туган як

“Малосемейка” хәлләре

Совет чорында һәркемгә бушлай квартир бирәләр иде. Әмма бөтен кешегә дә аерым квартирлар җитмәгәнлектән, 2-3 бүлмәле квартирның һәр бүлмәсенә төрле гаиләләрне урнаштыру да гадәти нәрсә булды. Әнә шундый "малосемейка"да, ягъни аз гаиләлеләр торагында яшәүчеләрнең сөйләвенчә, күршең нинди кеше булуына карап, бергә яшәүнең кызык яклары да, аянычлары да күп булган. Уртак...

Совет чорында һәркемгә бушлай квартир бирәләр иде. Әмма бөтен кешегә дә аерым квартирлар җитмәгәнлектән, 2-3 бүлмәле квартирның һәр бүлмәсенә төрле гаиләләрне урнаштыру да гадәти нәрсә булды. Әнә шундый "малосемейка"да, ягъни аз гаиләлеләр торагында яшәүчеләрнең сөйләвенчә, күршең нинди кеше булуына карап, бергә яшәүнең кызык яклары да, аянычлары да күп булган. Уртак кухняда пешкән аштан әзер булгач кына ит югалу, токмач, бәрәңге кебек ризыкларның азаюы гадәти хәл саналган. Әле бер көнне дус хатыннар белән сөйләшеп утырганда, алар да шул чорда булган кызык хәлләрне көлеп искә алдылар.
- Без өч бүлмәле квартирның бер бүлмәсендә яшәдек, - дип сөйләп китте ахирәтләремнең берсе. - Ике күршебезнең берсе туалетта озаклап утырырга ярата иде. Хатыны эшләгәнгә канәгать булып, үзе кайдадыр каравылда гына торучы бу ир, бер тәүлек эшләп, өч тәүлек ял итеп ята. Ул эштә вакыттагы бер тәүлек безнең өчен бәйрәм кебек булса да, калган өч тәүлегендә авырга туры килә иде. Күршенең кулына газета яки китап тотып туалетка кереп киткәнен күрсәң, иң кимендә 20 минут көтәргә мәҗбүр буласың. Ишек шаку яки кисәтү ясау файдасыз - ишетмәгәнеңне ишетәчәксең. Иртәнге якта ул кергәнче йомышыңны башкарырга өлгермәсәң, шул килеш эшкә китәргә туры килә. Ирләргә рәхәт, урамга чыгуга беренче куак аларныкы, ә хатын-кызга ул яктан авыррак шул. Без ул чакта яшь бала үстерәбез, бик нык кысталганда кече йомышыбызны бала чүлмәгенә үтәргә туры килә...
Чираттагы ял көннәренең берсендә, әлеге "укымышлы" күршебез калын журнал күтәреп бәдрәфкә кереп киткән. Үч иткәндәй, нәкъ шул вакытта минем мужик та кече йомыш белән кысталган. Көтәр чамасы калмагач, бала чүлмәгенә генә утырган. Бәхетенә, минем улыбыз белән урамга чыгып киткән вакыт була.
Ишек шакыган тавышка игътибар итмичә, хатыны, ягъни мин кайтканмын дип уйлап, "кер инде, нәрсә кыланып торасың", дип кенә эндәшә бу. Ишек ачылып китә... һәм балалар чүлмәгендә утыручы ир каршында ниндидер таныш булмаган хатын басып тора (соңыннан ул хатынның кем булуын һәм ни сәбәпле килүен ачыклый алмадык). Бичара хатын "исәнмесез" дигән, аннары, ни сөйләгәнен үзе дә аңламыйчамы, әллә ирне бераз "ычкынган"га санапмы, "әти-әниең өйдәме?", дип сораган. Аптыраганнан сүзсез калган ир башын гына селки. Аннан ким аптырамаган хатын да, башка сүз әйтә алмыйча, чыгып китә, ә ир басып озатырга уңайсызланып, чүлмәктә утырып кала, - дип, сүзен тәмамлады ахирәтем.
Өчебез дә көлүдән туктагач, икенче әңгәмәдәшем сөйләргә тотынды:
- Ә безнең күршеләрдә менә мондый хәл булган иде. Ике бүлмәнең берсендә өйләнмәгән егет, икенчесендә әле күптән түгел генә өйләнешкән яшь пар яши. Ул "малосемейка"да бәдрәф белән ванна бүлмәсе бергә булганлыктан, кеше юынып ятканда туалетка керү шулай ук мәшәкатьле иде. Кыскасы, яшь ир хатыныннан сабын-сөлге сорап алып, ваннага юынырга кереп китә. 5-10 минут вакыт үткәч, хатыны тарсынмыйча бәдрәфкә кереп утыра, чаршау артында иренең иелеп юынган шәүләсен күреп, шаяртырга теләгән дә, кулын чаршау астыннан тыгып аның бер җиреннән тотып ала. Тегесе "ай" дип тураеп баскач кына, аның ире түгел, ә күрше егет икәнен күреп ала. Оялудан, туалетның суын да агызмыйча ашыгып чыгып китә. Әлеге вакыйгадан соң ике күрше хәйран гына бер-берсенең күзенә күренергә оялып йөргәннәр. Ә ул хатынның ире, аңа кадәр инде тиз генә юынып, хатынына сиздермичә генә (мырламыйча калмас, диптер инде), икенче күршесенә сыра эчәргә кереп киткән була...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: