Туган як

Үлгән артыннан үлеп булмый

Ире үлгәндә Әлфинур яшь ярымлык баласы белән ятим кала. Ул вакыттагы хәлләрен, нинди хисләр кичергәнен үз башыннан үткән кеше генә аңлар. Яраткан ирен югалту – дөньяда иң авыр кайгыдыр. Бер мизгелгә генә кире кайтару өчен әллә ниләр бирер иде... Кире кайтарыр иде дә, үзенең өзелеп яратуын тагын бер кат әйтер иде, туйганчы кочаклар иде.

Баласына игътибар кимеде, уе гел ире турында. Эшкә кулы бармады. Хезмәттәшләре төрлечә юатып карадылар, начар уйларыннан читләштермәкче булдылар. Ул аларны ишетергә дә, тыңларга да теләмәде. Ашаудан калды. Аптырагач, әнисе үзе белән оныгын авылга алып кайтты.
Үзләренең сыерлары булмаганлыктан, сөткә күрше Мәрьям әбигә йөриләр. Бу юлы әби үзе керә. «Яңа савылган сөт, суынганчы балага эчерт», – дип банка суза. Мәрьям әбине авылда бик яраталар, керүчеләрне сөт, кайнар чәй белән сыйлый.
Олы кешеләр сизгер була. Мәрьям әби дә Әлфинурга карап-карап тора да:
– Кызым, төсләрең качкан. Нәрсә булды? – дип сорый.
– Ирен оныта алмый, көн-төн елый, үзе таякка калды, – дип көрсенә әнисе.
– Ул синең янга киләме? – дип сорап куя әби.
Әлфинур бу сорауны көтмәгән иде. Каян белде икән? Көн саен күрә ич ул аны. Йокыга китәр алдыннан караңгы бүлмәдә караваты янында басып тора. Әлфинур аны җаны-тәне белән тоя. Торып кочаклар иде, тик селкенә дә алмый. Шул хакта Мәрьям әбигә сөйләде.
– Кызым сак бул, ирең түгел ул, – ди әби һәм үз тарихын сөйли.
– Син ялгыз түгел, иреңнең бүләге – улың бар. Минем дә ирем үлде. Ике ел гына яшәп калдык. Үзен бик тә ярата идем. Өрмәгән җиргә утыртмадым, яраткан ризыкларын гына пешердем, – дип, Мәрьям әби авыр сулап куйды. 
Мәрхүм ире суга батып үлгән икән. Япа-ялгыз калгач хатын көне-төне елаган. Ул да Әлфинур кебек аны уйлап, кулларын күккә күтәреп, азга гына кайтып китүен сорый. 
– Шуннан соң ул минем янга килә башлады. Елмая да, мине кочагына ала. Төн уртасында гына түгел, көн үзәгендә дә килә башлады. Без ир белән хатын шикелле яшәдек. Бер нинди шикләнерлек нәрсә юк иде. Иң мөһиме – ул минем янда, – дип дәвам итте әби. 
Әлфинур җанланып:
– Ә аннан соң нәрсә булды? – дип сорый.
Юньле хәлме икәнен белер өчен, мәчеткә бармакчы була. Баруын бара, тик керә алмый, аяклары атламый. Тәне калтырана. Уйга кала. Ул елларны авылдан-авылга чегәннәр йөри торган булган. Бала әйберләре, акча, ашарга сораганнар. Арадан берсе Мәрьям әби янына килеп:
– Курыкма, мин чегән түгел, Сербиядән килгән кеше. Телисеңме, синең белән ни булганын әйтеп бирәм? – ди. – Бу синең ирең түгел. Син аны якын китерергә тиеш түгел, ишет һәм аңла. Икенче вакытта килсә, тупсага утыр да, чәчләреңне туздыр һәм тарак белән тара, озак итеп тара. «Син нәрсә эшлисең?» – дип сораса, «чәчемне тарыйм, бетләрен коям» диген, – дип киңәшен бирә.
Мәрьям әби шулай эшли дә. Бусагага утырып, озын чәчен тарый башлый. Сәгать төнге 12 не суккач, янына ире килә. «Син нәрсә эшлисең? – дип сорый. «Күрмисеңмени, чәчем бетләгән, тарыйм. Сиңа да күчмәсен», – ди.
– Төчкеренде, бөтерелде, төкерде. Шул вакыт минем янда ирем түгел, ә койрыклы, мөгезле коточкыч нәрсә басып торуын күрдем. Бер урында бөтерелде дә, зират ягына чапты. Шуннан бүтән күрмәдем, – дип сүзен тәмамлады Мәрьям әби. 
Шул көннән башлап ул мәчеткә йөри башлаган. Ире каберенә барып: «Мин сине җибәрәм, башка минем яныма килеп, борчып йөрмә. Кабереңдә тыныч кына ят», – дип хушлашып кайта.
Әлфинурга да киңәшен бирә:
– Үлгән артыннан үлеп булмый. Балаң өчен яшәргә кирәк. Ялгызың түгел син, кызым, ярдәм итәрлек әниең, терәк булырлык улың бар, – дип тынычландыра. 
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: