Туган як

Көтелмәгән борылыш

Мин наркологиядә шәфкать туташы булып эшлим. Күпне күрергә туры килде. Эчкечене бер күрүдә үк таный алам, дисәм дә, ялгыш булмас. Ә менә бу абый бездә дәвалау курсларын еш үтсә дә, аны кызганам. Яшь вакытында чибәр дә, көч-куәте дә булгандыр. Шул хастаханәдә яшьләрнең, хатын-кызларның күп булуына бик гаҗәпләнә ул. Югыйсә, аның да сатып алынган чире, ә барыбер башкалардан аерылып тора.

– Җәй көннәрен урамда, кая туры килсә, шунда үткәрәм. Табигатьнең матурлыгына сокланып утырам, урманда йөрим. Салкын яңгырлар яуганда кыенрак, билгеле. Шулай да, түзәргә була. Кыш көннәре бигрәк тә авыр, салкыны үзәккә үтә. Ярый әле хастаханәләр каршы килми, куып чыгармый, – ди Гарифҗан абый. Аның бу сүзләреннән йөрәгем кысылып куйды.
Үз-үзенә кул салырга теләгән чаклары да була икән. Мөселман кешесе өчен бу – зур гөнаһ, аның өчен җавап бирәсен уйлап, ул уеннан кире кайта. Әнә, картлар йорты төзеләчәген ишеткән, шунда яшәргә насыйп булса иде, – дип тели.
Үзе әйтүенчә, гомерендә дә хәмер эчмәгән һәм эчкән кешеләрне дә яратмый. 
– Хәзер ник эчәсең? – дим. 
Аның сәбәбе бар икән. Безнең хастаханәгә шундый юл белән генә эләгеп була. Дөнья булгач, әллә нинди кыяфәтләргә керергә туры килә. Картайгач, шундый көнгә каласы төшенә дә керми бит аның. 
Гомер иткән хатыны үлеп китмәсә, Гарифҗан абыйның тормышы да бәлки башка булыр иде. Кияүгә балалы хатынны алган ул. 
– Улыма әти кирәк, ә син бик яхшы кешегә охшагансың, – ди булачак хатыны танышкан вакытта. Ир дә:
– Картайган көнебездә таянычыбыз булыр, – дип, кул эшләренә өйрәтеп үстерергә тырыша. «Әти», дип тә дәшкәч, тагын да күңеле була. Олы кешегә күп кирәкмени, җылы сүз – җан азыгы, диләр.
Гарифҗан абыйның әти-әнисеннән калган йорты кечерәк булса да, яшәрлек. Малай үсеп җиткәч, бу аны сүтеп, яңасын салырга уйлавын, картларны яңа төзелгән йортта барлык уңайлыклары белән яшәтәсе килүен әйтә. Озак та үтми, яңа матур зур өй төзелеп тә бетә. 
Әти-әнисе улына рәхмәт укып, сөенешеп яшиләр, дөрес тәрбия бирүләренә ышаналар. Ә бу – бар кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел. Кайвакыт шаярып:
– Улым үземә охшаган, нәрсә уйлый, шуны җиренә җиткереп эшли, – ди Гарифҗан абый. Кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе, йокы бүлмәләре – барысы да иркен. 
– Әти, бу йортны минем исемгә язсак, ничек булыр икән, барыбер миңа каласы бит, – дигәч, улына каршы килә алмый әти кеше. Дөрестән дә, башка балалары юк, эчеп-тартып йөрми, тырыша. Барысы да яхшы кебек. 
Тик, бер рәхәтнең бер михнәте була, дигәндәй, көтмәгәндә, әниләре дөнья куя. Әти улының үзеннән ераклаша башлавын тоя, әмма сиздерми, гел ачык була. Малай әллә үзе күптән уйлап йөри, әллә берәрсе котырта, кем белгән:
– Әти, бу йортны мин җиткердем һәм ул минем исемдә, сиңа башка торыр урын эзләргә кирәк, – димәсенме! Картның башына сугалармыни, күз аллары караңгыланып китә. Малай үзенең үги бала булуын да исенә төшерә. 
Гарифҗан абый 75 яшенә җитеп, андый көнгә калырмын, дип уйламый да. Урамга чыга һәм... шуннан ни булганын хәтерләми. Күзләрен ачканда ак халатлы кешеләрне күреп гаҗәпләнсә дә, исән булуына сөенә. Озакламый улы килер, гафу үтенеп, өенә алып кайтыр, дип көннәр буе көтсә дә, янына килүче булмый. Дәвалау көннәре дә тәмамлана. Хастаханәдән чыгар алдыннан улы, чыннан да килә, әмма өйгә кертмәячәген хәбәр итәр өчен генә.
Гарифҗан абый хәзер дә бар кешене яхшы күңелле дип, ышанып яши. Күрсәткән изгелекләре үзенә кайтырга тиеш иде бит. Нигә шулай булды соң? Иске булса да, үз өендә яшәгән булыр иде әле. Янәшәсендә салдырасы булган да бит! Кем белгән соң аны...
Хатыны:
– Улыбыз картайган көнебездә таянычыбыз булыр, – ди иде. Малай исә, «әни үлгәннән соң, эчүгә сабышты»,  – дип сөйләп йөри икән. Күршеләр дә аптырашта, ышаныргамы-ышанмаскамы – белмиләр. Дөнья бу, булмас димә! 
Җамал ӘЮПОВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: