Туган як

Көнчелек авыруын дәвалаган

Соңгы вакытта шәһәребез һәм республика күләмендә гаилә коручы парларның яртысыннан артыгы төрле сәбәпләр аркасында аерылыша.

Ныклы гаилә – җәмгыять нигезе. Кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, эшен яратып башкарса, сөенеп гаиләсенә кайтып, тормыш иптәшен хөрмәт итсә, балаларны үстереп, олы юлга чыгарып җибәрсә  – шуннан да зур бәхетне тоеп яшәп буламы икән?
«Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...» – дип җырлыйлар. Аерылышуларда  иң сирәк очрый торган сәбәпләрнең берсенә тукталасым килә. Бәлки, бу язмам кемнедер уйландырыр һәм гаиләсен саклап калуда ярдәм итәр. 
Күптән түгел бер танышымның улын очраттым. Хәл-әхвәлләрен сораштым. Ул үзенең башыннан узганнарын сөйләде. Аларны  «Туган як» газетасына язып җибәрергә теләвемне әйткәч, риза булды, әмма исемнәрне үзгәртүне сорады. 
Марсель бервакыт буйсыны, тотышы белән үзенә җәлеп итүче Гөлсания белән таныша. Егет белән кыз очраша башлыйлар. Шактый озак йөргәч, гаилә корырга җыенып йөргәндә, Гөлсаниянең кирәгеннән артык аны яратуыннанмы, әллә иптәшләреннән, хезмәттәшләреннән аерып алып, аяк асты олтаны итәргә теләпме, таләпләре арта, көнчелекләре сизелә башлый. Очрашуга аз гына соңга калса да, «кем белән очрашып соңга калдың», кәеф булмаганда, эштә күңелсез хәлләр булып азрак сүзле булса да ошамый. Марсельне болар, билгеле, туйдыра башлый. Башта бу көчле яратудан дип уйласа, аннары сәбәпсез көнләшүләрдән качасы килә башлый. Егет Гөлсания белән дә ныклап сөйләшә: «Шулай дәвам итсә, синең белән араны өзәм», – ди. Сөйләшү нәтиҗәсен бирә. Кыз тынычлана. 
Күпмедер вакыттан соң яшьләр ЗАГСка барып, язылышалар. Әмма көнләшү чире үзен туй вакытында да күрсәтә. Кәләш егетне башка кызларга каравында, үзен калдырып китүендә, хәтта үзенә өйләнергә теләге булмауда гаепли. Югыйсә, бер-берсен яраталар. 
– Бу көнчелек авыруын ничек тә дәваларга кирәк, дигән карарга килдем. Чөнки Гөлсания көннән-көн азына барды: эшкә чыгып киткәндә ашыгырга, соңга калып кайтырга ярамады... Күршеләр дә бу ызгыштан туйды, хәтта күрше хатыны: «Ир кеше бул инде. Сине миңа күз атып йөри дип, ирем миңа бәйләнә башлады», – дип сөйләнде, – ди Марсель.
Ирнең аерыласы да килми. Хатыны бик яхшы хуҗабикә, чибәр, алай да чара табу кирәк. Шуңа да ул тәвәккәлләп, хатынының танышына: «Эштә бер кыз бар. Өйдә тавыш тынмаса, аны гына алып кайтам», – ди. Танышы, әлбәттә, бу сүзләрне Гөлсаниягә җиткерә. «Ир бирмәк, җан бирмәк», – ди халык. Шуннан хатын ирен эшкә әйбәтләп озата, якты чырай белән каршы ала башлый. Иптәшләренә дә бәрелми-сугылмый. Марсельнең күңеле тынычлана. Тормышлар түгәрәкләнә. Гаиләдә инде ике кыз, ике ул үсеп килә. Менә шулай итеп Марсель хатынындагы көнчелек авыруын җиңеп, гаиләсен саклап кала, хатыны белән пар канатлар булып яши.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: