Туган як

Киленнең «шәбе» эләкте

Күрше Заһирлар, зурдан кубып, кече улларын өйләндерделәр. Туй көнне аларга агылган машина! Шәһәрдә укучы улы кала кызын тапкан. Әти-әнисе череп баеган базар сәүдәгәре, ди. Туксанынчы елларда Мәскәүдән товар ташып, берне алтыга сатып мантыганнар. Ул кичне күрше-тирә телендә туйга җыелган машина маркалары, бәяләре булды... Заһирлар да фермер инде, анысы. Авылның иң...

Күрше Заһирлар, зурдан кубып, кече улларын өйләндерделәр. Туй көнне аларга агылган машина! Шәһәрдә укучы улы кала кызын тапкан. Әти-әнисе череп баеган базар сәүдәгәре, ди. Туксанынчы елларда Мәскәүдән товар ташып, берне алтыга сатып мантыганнар. Ул кичне күрше-тирә телендә туйга җыелган машина маркалары, бәяләре булды...
 
Заһирлар да фермер инде, анысы. Авылның иң бае шулар. Улларының алтысы да, кечкенәдән эшләп, мал-туар арасында үсте. Барысы да югары белемле. Бишесе дә җәйләрен авылда яши, аерым йортлар җиткерделәр. Төпчегенә дигән ике катлы өй авыл уртасында ук кукраеп утыра. Киленне дә шунда төшерделәр. Кияү ягындагы туйны да, болындай иркен ишегалларындагы заманча чатырда уздырдылар. Ул төнне минут саен шарт та шорт китереп, күккә фейерверк аттырдылар, абзардагы сыер-сарыклар да мөгрәп, бәэлдәп чыкты.
 
Икенче көнне дә туй күлмәген салмаган киленне, йоласына китереп, су юлы күрсәтергә алып чыктылар. Буш чиләкләр асылган көянтә авырлыгыннан үзе дә көянтәдәй сыгылган. Без үкчәле туфлидән кыеш-мыеш атлый. Авыл урамы кеше белән тулы, калса да, өендә сукыр Галәү генә калгандыр. Көтәбез. Бер сәгать үтте, ике сәгать. Тау астындагы чишмәдән авылга башка юл юк. Кайтмый калмаячаклар. Тәки күренделәр. Су юлы күрсәтергә киткән Фатыйхәттәй көянтә-чиләк күтәреп иң алдан кайта. Аннан арттарак, калганнар да атлый. Иң соңыннан, яшь кәләшне күтәргән кияү килә. Янган-пешкән. Киленнең авызы турсайган. Әллә халык карап торганга, әллә чокырга аягы эләкте, хатынын күтәргән килеш кияү дөпелдәп ауды... Беренче булып килен сикереп торды. Торды да, тузанга буялган күлмәген өстеннән шудырып төшерде. Шул күлмәге белән, җирдән тора алмый ятучы кияүне кыйный башлады. Корт чаккандай чәрелдәүче килен авызыннан чыккан сүгенү сүзе авылны яңгыратты. Күлмәген ире өстенә ыргытып, трусик-лифчиктан атлаучы килен артыннан, капка төбендәге кешеләр тел чартлатып калдылар. «Заһирга шул кирәк, борын чөеп йөри иде», дип сөенүчеләр дә, «капты егет» дип, кызганучылар да булды.
 
Тора алмаслар, дип уйлаган идек. Авылга бергә кайталар. Җәйге эсседә, килен кебек озын сыйраклы кызларны да иярткәлиләр. Алары, «авыл һавасы әйбәт», дип, килен белән бергә су буенда ята. Озаккарак кайтканда, күршедәге ялгыз Сәбилә аш-су карашып, өйләрен юып-җыештырып йөри.
Сания БИЛАЛОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: