Туган як

Килен белән каенана

Кырык биш елга якын каенана белән яшәүче киленне күргәнегез бармы? Түбән Уратма авылына барганчы минем дә күргәнем юк иде. Ахирәтләрдәй гомер кичерүе Сәлимә әби белән килене Мария Бикмөхәммәтовадан бу татулыклары серен сорадым. - Үзем риза булып алдырдым. Ызгышмадык, талашмадык, бик дус яшибез, - ди туксан биш яшьлек Сәлимә әби. -...

Кырык биш елга якын каенана белән яшәүче киленне күргәнегез бармы? Түбән Уратма авылына барганчы минем дә күргәнем юк иде. Ахирәтләрдәй гомер кичерүе Сәлимә әби белән килене Мария Бикмөхәммәтовадан бу татулыклары серен сорадым.
- Үзем риза булып алдырдым. Ызгышмадык, талашмадык, бик дус яшибез, - ди туксан биш яшьлек Сәлимә әби.
- Төрле чак булгандыр, әмма Рафаилга сиздермәдек. Гомер буе әнкәй белән бер сүздә булдык. Ул намаз укыганда безнең өйдә тынлык урнаша, балаларны да кечкенәдән шуңа өйрәтеп үстердек. Мин төшкәндә үк намазда иде инде әнкәй. Өйгә дуңгыз ите кертмәдек. Безнең керәшеннәргә дә дин буенча тыелган ул, белмиләр генә, - дип сүзгә кушылды Мария.
Мариянең әти-әнисе Олы Атынкы булсалар да, РТСта, татар арасында яшәгәннәр. Мария дә шунда туган, Кызыл Чапчак мәктәбендә белем алган. Бухгалтерлыкка укып кайтып, Ширәмәткә эшкә җибәрелгән кызга Түбән Уратмага барырга кирәк була. Аңа кадәр, Уратма егетләре усал һәм сугыш чукмары дип, кат-кат кисәткән булалар аны. Шуңа да юлда туктаган мотоциклдагы егеткә эндәшми. Әмма үзсүзле егет, барыбер, кызны мотоциклына утыртып Уратмага алып кайта. Олы авылның кичләрен гөр килеп торган клубында тагын очрашканнар унсигезе дә тулмаган Мария белән авыл киномеханигы Рафаил... Йөрәк хисләре ялкындай кабынган яшьләрнең гаилә кору ниятенә әти-әниләре каршы төшми, әмма кызга әнисе Лукерия: «Үпкәләсәң, үзеңә үпкәләрсең, күз яшеңне күрсәтеп кайтасы булма», дип кисәтергә онытмый.
1971 елда төп йортка килен төшә. «Торып карыйк башта, яши алмасак, чыгып китәрбез», - ди каенананың бердәнбер улы. Гаиләдәге ике баланың төпчеге булган Рафаилне төп йорттан алып чыгып китү турында уена да кертеп карамаган була Мария. Шулай итеп, каенана янында яши башлыйлар. Ул замандагы гадәт буенча, алган хезмәт хакларын, айныкын-айга, гаиләдәге олы кеше булган әнкәйләренә кайтарып бирәләр. Ныклы татар гаиләләренә хас булганча, батырып эшли, бер-берсен санлап яши алар. Үз гомерендә бик күп авырлыклар күргән Сәлимә дә олыны олы итә белүче киленен үз кызыдай күрә, нәрсәгә тотынса да, үзе шикелле батырып эшләгәнен ярата. «Печән чапканда, әнкәй мине үзе алдыннан җибәрә. Шулай эшләгәндә, артка калыр, хәл алыр җай юк. Акрынлый башласам, әйдә-әйдә, тукталма дип, кызулый иде», дип, хәзер инде көлеп кенә искә төшерә Мария. Печән чабу өчен күпме җегәр кирәклеген чалгы тоткан кеше үзең генә беләсең...
Үз тормышында авырлыкларны шактый татыган кешеләр генә башкаларга карата миһербанлы буладыр ул. Сәлимәгә дә сабый чагында шактый күз яше түктерә язмыш. Әнисеннән ятим калган биш баланың төпчеге була ул. Аталары Югары Чаллыдан ике балалы үги ана алып кайткач, аларга көн бетә. Ияртә килгән кызларына, үгиләреннән качырып кына артык телемне сузучы хатынны балалар һич тә үз итә алмыйлар шул. Баштарак әтиләре, табын янында үз балаларының ач кешедәй кылануларын күреп, аларны орыша. «Хәл җыймакчы булып, әти ястыкны алды. Ястык арасыннан күмәч килеп төште. Моны күргәч әти, и, балалар, туйганчы ашый да алмыйсыз икән дип, сызланып әйтеп куйган иде», дип сөйләде Сәлимә әби. Үги ана янында яши алмагач, гаиләдә төпчек бала булган тугыз яшьлек Сәлимәне әнисенең апасы үз янына ала. Шул Хәдичә тутасы янында яши, сыер да асрыйлар, умарталары да була. Кияүгә дә шуннан китә. Сугыштан кайткан үз авылдашы Габдрахманга чыга ул. Бәхетенә, ире әйбәт була. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыручы Сәлимә, звеновод буларак, урак белән уру өчен кешеләргә җир бүлеп бирә, соңыннан җирне үк тикшереп, үлчәп ала. Сәлимәнең дүрт көн эчендә ике гектар җирдә арыш урып бетерүен күреп, янәшәсендәгеләр шаккаталар. Шуның өчен колхоз алты пот икмәк бирә әле аңа. «Учмага салып, көлтәне бәйләп, марҗа башы итеп утыртып куя идек, ару-талуны белмәгәнбез инде үзебез дә. Кояш чыкканчы уракка бара идек, ә аңа кадәр әле үзебезнең малларга печән чабып алып кайтып куябыз», дип сөйләүче Сәлимә әбинең чандыр гәүдәсенә карап, кайчандыр кулында ут уйнаткандыр дип һич уйламассың. Олыгаеп барган көннәрендә дә, улы-килене белән бергә урманга утынга йөри. Рафаиле кисеп аударган агачның ботакларын чабып, кисеп-әзерләп куялар икесе бергә. «Әнкәйгә җитешеп булмый иде. Арыганны да сиздерәсе килми. Үзе көчле булгач, башкаларны да үзенә тиң дип белгәндер инде», дип, хәзер инде кызык бер вакыйгадай, сагынып искә ала килен кеше.
Сагыну-сагышларга салып, моннан ике ел элек ире мәңгелеккә ташлап киткәч, Мариянең бар куанычы - каенанасы Сәлимә һәм Түбән Камада яшәүче кызлары Лилия белән Роза. Мәктәптә татар теле укытучы Розалары, кайткан саен, үз укучылары турында сәгатьләр буе сөйли. Ә «ТАНЕКО»да эшләүче Лилиянең үз куллары белән ясап куйган лилия чәчәкләре, матур-матур картиналары төп йортка ямь биреп тора.
Энесе вафатыннан соң, биш йорт аша гына яшәүче кызы Мәдинә, үзе янында яшәр дип, әнисе Сәлимәне алырга керә.
- Урыным - җылы, Маша - үземнеке, киленем яныннан беркая да китмим, - дип, башка ул хакта сүз кузгатмаслык итеп, кырт кисеп әйтә Сәлимә.
Үзләре сөйләмәсә, Рафаил хакында сорап, җан яраларын кузгатмам дигән идем, әмма үзеннән-үзе, сүз килен белән каенаның иң якын кешесенә барып ялганды.
- Аз сүзле иде ул безнең. Берсендә, кызлар кайткач, минем чәчләрне ясадылар, яңа күлмәгемне кигезделәр. Буянып-төзәнеп, моның каршына чыктым. Аяк киемен салып ята иде, башын күтәрде дә, «здрасьте», диде бу. Мине танымады. Рәхәтләнеп көлештек, - дип узгандагы хатирәләрен яңартты Мария.
Янәшә утырган килен белән каенана, кинәт кенә тынып калдылар, икәүләшеп елый иде алар. Бүлдермәдем, еласыннар. Үкенү яшьләре түгел бит, бергә узган көннәрне сагыну, бәхетле мизгелләрне барлаудан күңелне түгелдереп ташыткан самими күз яшьлӘре.
Фирая МОРАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: