Туган як

Хатын-кызга күп кирәкми

Танышларымның өйләнешкәннәренә 50 ел булды. Башка шәһәрдә яшәгәнлектән, телефон аша гына сөйләшәбез. Гомумән, хәзер кунакка йөрешүләр бик сирәгәйде. Телефон – дөнья рәхәте, төймәсенә басып, җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәгән кешеләр белән аралашып була.

Башта өйләренә шалтыратырга булдым. Телефонның теге башында ир-ат тавышы «тыңлыйм» диде. «Ленаны телефонга чакыра алмассызмы?» – дип сорадым. «Өйдә юк, иртән үк кибеткә дип чыгып киткән иде, тиз генә кайтмам дип тә өстәде», – диде ир кеше. Гаҗәпкә калдым. Көне буе кибетләрдә нишләп йөрергә кирәк? Кирәкле әйберләрне аласың да кайтасың. Нишләп үзе генә? Нишләп бергә чыкмаганнар? 
Тагын шалтыратып карарга булдым. Тик бу юлы Ленаның кесә телефоны номерын җыйдым. Трубканы алды. Алтын туе белән котлагач, бик сөенде.
– Рәхмәт, дустым, безнең туй көнебезне истә калдыручы һәм хәлебезне белүче бер син генә калдың. Синнән башка берәү дә шалтыратмады. Иремә әйтеп тормадым, исенә төшәрме-юкмы дип сынап карыйсым килде. Аннары ачуым чыкты да кибетләргә киттем. Хәтерсез ирнең күзенә карап уйланып утырганчы, әйләнеп кайтыйм дидем. Кеше арасында кызыграк. Йөреп арыгач, кинога кердем. Күптән кинотеатрда булганым юк иде. Рәхәтләнеп ял иттем, – дип сөйләде дустым.
– Ә кызың? – дип сорамыйча түзә алмадым.
– Ул әллә кайчан үсеп җитте, үз гаиләсе бар. Хәзер командировкада, бәлки исенә төшереп котлар, кичкә кадәр вакыт бар, – дип көрсенеп куйды Лена.
Чыннан да, вакыт бик тиз үтә. Кайчан гына кечкенә булган кызы да үсеп җиткән. 50 ел – үзе бер гомер шул. Ленага исәнлек-саулык, озын гомерләр теләдем. Гаилә хәлләрен сораштырырга батырчылыгым җитмәде. Ире эчкече түгел, читкә йөрми. Ике пенсионер көндәлек мәшәкатьләр белән яши. Игезәкләр кебек бер-берсенә охшаган көннәр тиз үтәләр. Кайвакытта атнаның нинди көне икәнлеге дә онытыла. Эшкә барасы юк. Эшләрдәй чагында эшләнгән. Алары онытылса онытылсын, ә менә 50 ел гомер иткән туй көнен онытырга ярыймы?
Танышым кинога тикмәгә генә кермәгәндер. Бәлки караңгы залда кеше күрмәгәндә, күңеле тулып елап та алгандыр. Иренең хәтерсезлеген кичереп өенә кайтыр, бары да элеккечә булыр. Ә бәлки исенә төшереп, орышып та алыр. Бәлки кызы шалтыратыр да, ире чәчәкләр алырга кибеткә чыгып йөгерер. Хатын-кызга күп кирәкми. Ирең игътибарлы булса, назлы сүзен кызганмаса, дөнья түгәрәк була. 
Җамал ӘЮПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: