Туган як

Кеше ире дип тормый

Яшисе яшәлгән, дигән чорга җиттем. Битләрне җыерчык сарды, чәчем чаларды. Гомернең үткәне сизелмәгән дә. Каян сизелсен соң?! Башта балаларның өчесе дә аяксыздан-кулсыз иде. Эшкә киткәнче - бакчага, аннан мәктәпкә ташыдым. Зур заводта бүлек җитәкчесе булып эшләүче ирне дә көйлисе бар. Кибет, кухня, эш арасында еллар үтте дә китте. Хәзер балалар...

Яшисе яшәлгән, дигән чорга җиттем. Битләрне җыерчык сарды, чәчем чаларды. Гомернең үткәне сизелмәгән дә. Каян сизелсен соң?! Башта балаларның өчесе дә аяксыздан-кулсыз иде. Эшкә киткәнче - бакчага, аннан мәктәпкә ташыдым. Зур заводта бүлек җитәкчесе булып эшләүче ирне дә көйлисе бар. Кибет, кухня, эш арасында еллар үтте дә китте. Хәзер балалар - читтә. Сулыш алып, икәүдән-икәү тынычлыкта яшисе иде. Ләкин чир аяктан екты. Бара-кайта дигәндәй, Казанда ярты ел дәваландым...
 
Кайтуыма ирем һәм аның аяктан еккыч хәбәре көтә иде. «Шул гомер хатынсыз яшимме?! Никах укыттык, утыз бишләр тирәсендә. Динле хатын», - дип акылымны алды.
 
Миңа әйтү-нитү юк. Аның яшь хатыны тота торган дин буенча, гомер иткән үз хатынына әйтмичә дә, ир кеше икенчегә өйләнә ала икән.
 
Каршына утырып, елый-елый аңлаттым. Хәзер акчаң да, көчең дә бар, картаерсың, ә аңа яшь айгырлар бетмәгән, дидем. Кычкырмады. Тыңлап торды. «Сүзең беттеме, мин киттем. Авылына алып кайтып киләм», дип чыгып китте...
 
Ирем ике арада бик озак йөрде. Заводта язу-сызу эшендәге теге азгын хатынга ике бүлмәле квартир да алып бирде, җиһазлы да итте. Аның кызын башкалага илтеп, укырга да кертте. Квартирларын шунда алмаштырып бирде... Монысына тагын бер бүлмәле квартира юнәтте.
 
Чирле хатын кемгә кирәк дип, күпме еллар түздем. Аерыл, чыгып кит, дип әйтергә күпме талпындым, тик кыймадым. Ирем эшеннән китүгә, яшь хатынына йөрүдән туктады. Кылларын тарткалап караган идем, эндәшмәде. Шуннан соң озак яшәмәде, яман шеш алып китте үзен.
 
Дөнья кызык икән ул. Табибка чиратта утырганда, бер хатын белән сөйләшеп киттек. Олы кеше диптер инде, эчен бушатты бу. Күптән түгел генә ире, никах укытып, яшь хатынга өйләнгән. Үзенең риза түгеллеген, каршы икәнен дә әйткән. «Картлардан сорадым, синең ризалыгың кирәк түгел», дигән ире. Теге хатын янына көндезләрен барып йөри, теләгән җиренә алып бара, ә кунарга барыбер өйгә кайта, ди. Ир бирмәк - җан бирмәк. Түзмәгән, иренең себеркесе янына барган. «Икенче иремнең дә яшь хатыны идем, монысы белән дә никах укыттык. Син динне белмисең, тавышланып йөрмә. Иребез икебезгә дә җитәр», дип өстән генә карап сөйләшкән яшь бикә. Башындагы яулыгын тартып алып, битен тырнамакчы булган. Эләктерә алмаган. «Акчасына була күзен алартып йөри», дип уфтанучы хатын, үз көндәшенең исемен кушып, каһәр яудырды... Инде мине ток суккандай булды. Иремне, эшсез калгач, ташлап качкан минем көндәш турында сөйли иде. Әмма анысын әйтеп, үз кәефемне җибәрмәдем. Андый азгын фәхишә бер иргә карап ятмас, тагын берәрсен табар, ә син сабыр ит, ахыры хәерле булыр, дип тынычландырдым.
Галимә САЛИХОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: