Туган як

Үкенерлек булмасын

«Утыз ел көтәргә дә риза» дигән язманы укыгач, кулыма каләм алып, әлеге хатка карата үз фикеремне язарга булдым. Ханым, язуың буенча син инде яшь кеше түгел. Акылыңа кил, сине шайтан бутаган. Үз гаиләң, балаларың, оныкларың була торып, гаилә белән яшәүнең ни икәнен дә белмәгән кеше белән язмышыңны бәйләү зур хата,...

«Утыз ел көтәргә дә риза» дигән язманы укыгач, кулыма каләм алып, әлеге хатка карата үз фикеремне язарга булдым.
Ханым, язуың буенча син инде яшь кеше түгел. Акылыңа кил, сине шайтан бутаган. Үз гаиләң, балаларың, оныкларың була торып, гаилә белән яшәүнең ни икәнен дә белмәгән кеше белән язмышыңны бәйләү зур хата, минемчә. Андый ирләр саран һәм эгоист булалар. Бергә кушылсагыз да, мәхәббәт исереклеге белән бер ай рәхәт яшәсәгез яшәрсез. Аннан гомерең буе газапланырга туры киләчәк. Ни өчен, дисеңме?
Балаларың, оныкларың кунакка килсә, нәрсә ашатасың, ни биреп җибәрәсең - нервыңа тиеп, полицай шикелле артыңнан күзәтеп кенә торачак. Шул чакта исеңә төшәр, соң булыр. Әтиләрен ташлап чыгып киткән әниләренә балаларың ничек карарлар бит әле тагын. Картайган көннәрендә андыйларны балалары кем дип атаганнарын беләсеңдер. Динебез дә гаиләдә аерылышуларны хупламый. «Гаиләгезне, хатыннарыгызны, ирләрегезне сак-лагыз, аларга риза булып яшәгез» диелә изге китапта.
Сине шайтан котырткан. Шуңа аңың томаланган. Мәчеткә бар. Анда Йосыф хәзрәт вәгазьләр укый. Шуларны тыңласаң, зиһенең ачылыр. Намазга бас, догалар ятла, тәүбәгә кил - шунда күңелеңә тынычлык табарсың. Бер фани дөнья турында гына уйларга кирәк түгел, ахирәткә барасыңны да онытма.
Яратам, дигән теге кешең үзенә тиңен тапсын, гаилә корсын, булмаячак нәрсәгә өметләнеп йөрмәсен, кеше тормышын бозмасын, синең иреңне рәнҗетмәсен. Кеше рәнҗетүе бик яман, аның үз башына төшә ул.
Син менә, үзем генә түгел, улым да бар, дигәнсең. Әгәр киленең, синең шикелле, улыңны ташлап, икенче берәүгә чыгып китсә? Шунысын да уйларга кирәк. Булган әйберне туздыру, югалту бик тиз ул. Ә менә бер таралганны җыю ай-һай...
Үз ирем үлгәч, минем арттан да бер ир, яратам, дип йөргән иде. Бергә булыйк, дип ялынгач, никах укытып яши башладык. Тик ул ирнең яратуы ике көндә юкка чыкты. Балалар телефоннан шалтыратканда гына да нервысы котыра башлады моның...
Үз башымнан шундый хәлләр үткәнгә күрә язам. Ирең бар көе, кирәкмәс эш эшләп, гомерең буе үкенерлек булмасын. Алда әйткәнемчә, мәчеткә бар. Анда гына җаннарга тынычлык табып була. Күзләрең ачылыр, гел икенче дөнья башланган кебек булыр. Сине дә, аны да Аллаһы Тәгалә туры хидәят юлына үзе бастырсын. Дөресен язганга үпкәләмә, яме.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: