Туган як

Үкенүдән ни файда...

Хәлим, чегән арбасыннан төшеп калгандай, кап-кара, күзләре дә күмердәй кара. Ул сөйли башласа, сәгатьләр буе тыңларга әзер идем. Күзгә генә карап тора. Танышканыбызга ярты ел инде, югыйсә. Әле һаман да чәчәкләр күтәреп кайта. Закир белән җиде ел торсак та, бер чәчәк алып биргәне дә булмады.. Театрга да йөрмәдек, концертларга да....

Хәлим, чегән арбасыннан төшеп калгандай, кап-кара, күзләре дә күмердәй кара. Ул сөйли башласа, сәгатьләр буе тыңларга әзер идем. Күзгә генә карап тора. Танышканыбызга ярты ел инде, югыйсә. Әле һаман да чәчәкләр күтәреп кайта.
Закир белән җиде ел торсак та, бер чәчәк алып биргәне дә булмады.. Театрга да йөрмәдек, концертларга да. Эштән кайткач, бар белгәне диванда аунау, телевизор карау булды. Яшәлде инде. Мәктәптә чакта ук сәхнәдә җырлап-биеп йөри идем, шуңа театрга, концертка йөрергә яратам. Мин чыгып киткәндә, Закир телевизорына берегеп кала. Ике ярдагы кеше кебек, чит-ят идек без. Һәрхәлдә, ул чагында шулай уйладым. Бер кичне театрдан кайтышлый, бер егет эндәште. Сөйләшеп киттек. Аның күп белүенә, матур сөйләвенә таң калдым. Шундый назлы карый, хәтта телем бәйләнде. Икенче юлы театрдан кайтышлый да очрап, озата килде. Безнең
йортны ничә мәртәбә урап чыкканбыздыр. Сөйләшеп сүз бетмәде.
Өйгә кергәндә, йокы бүлмәсе ягыннан иремнең гырылдаган тавышы гына ишетелә иде. Урынны олы якка җәйдем...
Квартирны Закир алган булса да, миңа калдырып чыгып китте. Хәлим минем янга күченде. Баштагы мәлләрдә ул, чираттагы ялда булуын сылтау итеп, мин эшкә киткәндә дә йоклап калды. Икенче айда да эшкә йөрмәде. Имеш, узган елда алмый калган ялын биргәннәр. Мин дә үземнең дүрт-биш көн ял итәсемне әйтмәкче идем дә, сюрприз ясарга теләдем. Укытуны ташлап, сәүдәгә күчкәнгә байтак, юньләп ял иткән юк әле.
Беренче ял көнемне атна уртасына туры китерсәм дә, гадәттәгечә, иртүк торып чыгып киттем. Кибетләргә сугылып, тәм-том, Хәлимгә затлы галстук белән күн бил каешы алдым. Ни дисәң дә, танышуыбызга ярты ел бит. Бәйрәм булсын әле. Кафеда кичкә ике кешелек өстәлгә урын алып куйдым. Чәчемне ясатып чыктым. Вак-төяк эшләрне бетереп, өйгә кайтканда ярты көн узып бара иде инде.
Кыңгырауга басып тормадым, үз ачкычым белән ачтым. Өйдә җан-тын сизелми, Хәлим йоклый булса кирәк. Аяк очларына гына басып, аш бүлмәсенә үттем. Өстәлдә юылмаган ике чынаяк тора. Иртән кофе эчкәч үземнекен юган кебек идем, күрәсең, онытканмын. Ашамлык тулы пакетларны куйдым да, зал ягына кереп, кәнәфи янәшәсендәге өстәлдә Хәлимгә аталган бүләкләрне калдырдым. Сөенсен әле. Бары шуннан соң гына, йокы бүлмәсе янына килдем...
Тәрәзәләренә авыр караңгы пәрдәләр эленгән бүлмә уртасындагы иркен караватта, Хәлим кочагында, бер шәрә кыз йоклап ята иде...
Калганы саташулы төштәге кебек булды. Яшь сылу кызның мыскыллы көлүен Хәлим авызыннан сытылып чыккан шакшы сүзләр күмде: «Синең кебек базар фахишәләре дөнья тулы. Кеше рәтеннән сөйләшеп торган була тагын. Көзгегә кара....»
Шул чагында гына мин Закирымны үз-үзен генә яратучы бер юньсезгә алмаштыруымны аңладым. Үкенүдән ни файда, Закир шәһәрдән үк китеп барган. Эш урынына барган идем, кая киткәнен белүче юк. Әйтергә теләмәгәннәрдер инде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: