Туган як

Күңел җылысын белән...

Күңел җылысы белән... Әле бакчага гына йөри башлаган сабыйларга уйнап та, биеп тә күрсәтә Гөлнур апалары. Ә балалар әниләрен сагынып еларга дип ачкан авызларын ябарга онытып, тәрбияче апаларына карап торалар. Иң авыры - өйдән, әниләреннән аерылып калган нәниләрне бакча тормышына, көндәлек режимга, "чүлмәк"кә утыртырга өйрәтүдер, мөгаен. Арада кулына кашык тотып...

Күңел җылысы белән...

Әле бакчага гына йөри башлаган сабыйларга уйнап та, биеп тә күрсәтә Гөлнур апалары. Ә балалар әниләрен сагынып еларга дип ачкан авызларын ябарга онытып, тәрбияче апаларына карап торалар. Иң авыры - өйдән, әниләреннән аерылып калган нәниләрне бакча тормышына, көндәлек режимга, "чүлмәк"кә утыртырга өйрәтүдер, мөгаен. Арада кулына кашык тотып ашый алмаган, кружка тотып чәй эчә белмәгәннәре дә бар. Барысының да тиз арада холкын белеп алып, җаен таба белә шул Гөлнур апалары. Берничә ай үтүгә, чебеш әнкәсе кебек артыннан балалары тезелеп йөри башлый аның. Ашый белмәгәнен ашатып, өен сагынып еламсыраганын юатып, аркаларыннан сыйпап кына йоклата Гөлнур апалары.

Гөлнур үзе Норлат ягы кызы (Яңа Әмзә авылыннан). 1985 елны сөйгәне Хәниф белән кавышып, Түбән Камага килгәч, ике бала үстереп, олы юлга чыгарганнар. Яшьләр алдына-артына карамыйча авылдан чыгып качкан хәзерге заманда кызлары Гөлназның, шәһәрдә дә дәрәҗәле саналган инглиз теле укытучысы (!) дипломы белән, кияүгә чыгып авылга - Норлат районындагы Колбай Морасага кайтып киткәнен ишеткәч, егылып китә яздым. Әнисе Гөлнурдай җитез һәм уңган кыз мәктәптә укыта, бию түгәрәге алып бара. Болар өстенә, шәһәр кызы Гөлназ мал-туар асрап, сыер савып яши. Тиз арада авыл кешеләрнең ышанычын яулап ала ул. Ә уллары Нияз - кызыл дипломлы юрист. Анысы Казанда яши. Бүгенге көндә Гөлнур белән Хәниф - дүрт онык сөюче бәхетле дәү әни белән дәү әти. "Балаларым әйбәтләр. Ата-ана тәрбиясен бер бакча да, бер мәктәп тә бирә алмый. Тәрбия гаиләдә, өлкәннәр үрнәгендә бирелергә тиеш", ди ул. Дөресе дә шул бит, оясында ни күрсә, очканында шул булыр.

Татар халкында "егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз", диләр гадәттә. Минемчә, бу сүзләр Гөлнурга атап әйтелгән кебек. Яшь чакта ирләр белән бер рәткә басып печән чапкан, 11 яшеннән токмач басып аш пешергән кыз ул Гөлнур. Өстендә һәрчак үзе тегеп кигән матур күлмәкләр булыр аның.

Гөлнур каенанасы Җәвидәгә зур рәхмәтле. "Каенанам белән аналы-кызлы кебек яшәдек. Бергә ашарга пешердек. Бервакытта да сүзгә килгән булмады", дип үз итеп, яратып сөйли каенанасы турында.

Ә балалар яратуы кечкенәдән үк килә. Авылда күршедәге бала-чаганы ияртеп йөрүче, аларның чәчләрен тарап-үреп, матур фасонлы күлмәкләр тегеп кидертүче була ул. "Менә шушы сабыйлар белән кайнашып, картаерга да вакыт юк" дип көлә ул үзе.

"Бүгенге көндә яшь гаиләләр таркалмасын, балалар әтиле килеш ятим үсмәсен иде, - дип сүзен дәвам итте Гөлнур Камаева. - Гаиләнең тоткасы - хатын-кыз. Ул ашарга пешерергә, балаларны тәрбияләргә, гаилә җылысын сакларга, ире тапканны саклап тота белергә тиеш. Ә ир кеше - гаиләсен тәэмин итеп, хатынына булышып торса, гаилә тотрыклы булачак. Әти-әни бергәләп, балаларын өлкәннәрне ихтирам итәргә, аларның сүзен тыңларга алдашмаска өйрәтсәләр, тәрбиясез, ата-анасын санламучы балалар булмас".

Илһамия ГАФФАРОВА.

Тугры хатын

И ренең үлгәненә егреме елдан артып китте. Ул беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, картаеп бара. Күршем турында язам. Үзенә әйткән юк, ирем белән генә сөйләшәбез. Без үзебез алай булалмадык инде. Әллә бик яшьли кушылганга, гаилә бөтенлеген саклый алмадык. Иремне сөйрәлчеге белән тоттым да, кызып китеп, аерылышып ташладым. Кирәк бит, күршегә Себердә эшләүче туганнары килгән иде. Шуның чакыруы булды, икенче көнне үк моңа ияреп киттем. Берсеннән дә бала булмады, узарга теләмәдем. Ике еллап Себердә яшәгәч, шәһәрдәге туганыбызны җирләргә кайттым. Беренче ирем белән аерылышасы да бар иде. Икебез бергә яшәгәндә алган квартирдагы телефон номерын җыйдым. "Киемнәреңне дә алып китәрсең", дип чакыргач, кердем... Һәм калдым. Мин түгел, көндәш хатын үз киемнәрен җыеп, сүзсез генә чыгып китте.

Узганнарны онытмасак та, бергә яшибез. Инде балаларыбыз да үсеп буй җитте, оныклар да бар. Ә шулай да күрше хатынны күргән саен, йөрәк кысылып куя. Чит кеше тугрылыгы үзебездә булмагангамы, әллә очраклык кынамы...

Әле кичә тагын очраштык лифтта. Авылга каенанасы янына кайтырга чыккан икән. Урамда машинада кызы белән кияве, өч оныгы көтеп тора иде аны. Артыннан карап калдык. Исән чагында ире тормыш терәге булды дип әйтү дөрес булмас. Үлгәннәр турында я яхшысын гына сөйләргә, яки бер сүз дә әйтмәскә кирәк, диләр. Шунлыктан, күрше хатынның холыксыз ир белән яшәгән чагын искә алып тормыйм. Ә үзе дөньяның бер сабыры инде.

Әллә кайчан үлгән кешегә карата андый тугрылык безнең гөнаһлы тормышта бик сирәк очрый. Шуңа да бер подъездлы йортыбыздагы һәммә кеше ул хатынны ихтирам итә.

Сания СИРАҖИЕВА.

Хатынлы ир дә ярый

Үз ирем башын элмәккә тыкты. Һәм тормыш арбасы гел артка тәгәри. Мине читләрдән көнләп интектерде ул. Үзе өйдә бер кадак та кагышмас, кеше ялласаң, пычрак сүзне чиләкләп башка аударыр.

Йөрмәдем димим, булды инде. Бакчага тирес китергән таныш ир, коену костюмыннан фигурамның матурлыгын күрде дә, телсез калды. Эт күңеле бер сөяк бит... Әни янына кайтырга кирәк булды. Үземнеке чыгымчылады. Базарда сатучы дустымның ире безнең машинада алып кайтып килде. Безнең якта урманнар, аланнар күп. Җиләк ашарга туктадык... Тагын берсендә базардан алган стенканы җыярга кирәк. Ай буе идән уртасында тартма-тартма өелеп ятты. Түзмәдем, газетадагы белдерү буенча шалтыраттым. Мут кына бер ир килде...

Сменалы эштән кайтып кермәгән ирем әллә үзе дә йөрде инде, әллә күрше-тирә (кеше бит хәзер гайбәтче) җиткерде, көнчелек чиреннән иза чикте, авыруга сабышты. Ул үлгәннән соң, балалар миннән читләштеләр. Берничә ел күтәрелеп тә карамадылар.

Хәзер дә ялгыз түгел мин. Әмма беркемгә дә сиздермим, чөнки ул миннән бик күпкә олы, уллары да, оныклары да бар. Аерылсыннар дип тә таләп итмим. Яшь чагымда ук очраткан кешем ул. Кирәк чагында мине бакчага алып барса, бәрәңге алып кайтышса, туганнар янына алып кайтып килсә, артыгы кирәкми.

Мәрзия СӘГЪДИЕВА.

Хаталы яшьлек

Зөлфиянең эштән гадәттәгедән иртәрәк һәм яхшы кәеф белән кайтканын күреп, әнисе Зөһрә гаҗәпкә калды. Соңгы арада директор эшен дә алып барганлыктан, бик арый. Шунлыктан, кызы бераз хәл алганчы аңа сораулар бирмәскә булды. Хәер, ул сораса да, Зөлфия аңа 20 елдан соң Илдарының тавышын ишеткәнен әйтмәс иде.

Бүген мәгариф идарәсендә Зөлфиягә мәктәп директоры булырга тәкъдим иттеләр. 60нчы елларда төзелгән мәктәпкә ремонт кирәген, исәпсез кәгазь эше белән күмгәнлектән укытучыларның укучылар белән эшләргә вакытлары юклыгын сөйли башлаган гына иде Зөлфия, телефон шалтырады. Шактый озак сөйләшкән идарә башлыгы, трубканы куйганнан соң, "Илдар Әмирович министрлыктан шалтыратты...", дип телефон ягына ымлады.

Зөлфиянең була алмый калган яры... Илдар белән соңгы очрашуы, үкенечле аерылышуы күз алдына килде. Институттан соң аны үзе укыган мәктәпкә эшкә билгеләделәр. Ә алардан бер курс түбәнрәк укучы Илдар "шабашка"га - күрше шәһәрдәге хәлле хуҗаларга котедж төзергә ялланды.

Кызның әнисе дә, үз әтисе дә укытучылар. Тик әтисе алар белән яшәми. "Мәктәп хәерчесе белән гомеремне уздырмам", дип, әнисе башкага кияүгә чыкканда Зөһрә әле сабый гына иде. Әнисе белән үги атаның уртак балалары булмады. Акчаны һәм хакимлек итүне яратучы әнисе үги атаны Себергә вахта белән эшкә йөртте. Тегесе шунда эчкән килеш салкын тидереп, вафат булды...

Илдар белән Зөлфия бәхетенә дә әнисенең комсызлыгы комачаулады. Ул елларда көньяктан килгән сәүдәгәрләр белән шәһәр тулды. Шуларның берсе - үзбәк егете Кәрим базарга әнисе белән җимеш алырга килгән Зөлфиягә сагыздай ябышты. Күчтәнәч тә бирә, хәтта Зөлфия белән әнисен "иномарка"сында өйләренә үк китерә дә. Ияләшә төшкәч, ул аларның өйләренә дә килгәли башлады. Ташкент янында бай өе, йөзем җимешле зур бакчасы барлыгын, акчасы күп икәнен сөйләүче егетне Зөһрә дә якын итте. Булачак әби белән сөйләшкәндә, Зөлфиягә өйләнсә, калым бирәчәген дә әйтергә онытмый Кәрим.

Әнисенең күңелен базарчы үзбәк алгысыткан көннәрдә килгән иде шул Илдар. "Хәерче студенка бирергә кыз үстермәдем, бар чыгып кит я милиция чакырам", дип әнисе кырт кисте. "Хәерче түгел, әлегә ярлы студент, мин Зөлфияне дә алып китәм", дип Илдар кызга карады. Караңгыда юлга чыкмаячагын әйтергә теләп, "юк...", дип сүз башлаган Зөлфияне үзенчә аңлап, Илдар атыла-бәрелә чыгып йөгерде. Аның артыннан талпынган иде дә, тик әнисе каршы төште.

Ике-өч көн узуга, күңеле болганып өстәл артыннан чыгып киткән кызы белән хәерче студентның арасы бик үк чиста булмаганын аңлап, Кәрим белән никахларын тизләтү ягын карады... ЗАГСта язылышу турында сүз чыккач, Кәрим бурычка товар алганда паспортын залог итеп калдырганын әйтте, ә калым турында сүз башлагач, "кызы кыз булмаган әбигә калым бирмиләр", дип кычкырды. Бераздан, үзе үк акча сорый башлады, "иномарка"сы да юклыгы ачыкланды. Товарга дип Үзбәкстанга киткән кияү башкача бу якларда күренмәде. Базардагы якташлары абыйсының җинаятен үз өстенә алган Кәримнең төрмәдә икәнен әйттеләр.

Улы Айратка биш яшь тулганда, Зөлфия Казанга курсларга барды. Шунда очрап, сабакташы Нурания үз мәктәпләрендә Илдарның директор икәнен һәм озакламый кандидатлык диссертациясен яклаячагын әйтте. Ә берничә елдан Зөлфия Илдарны очратты, тик үзенә күренергә кыюлыгы җитмәде. Түбән Камада "Батыр" спорт комплексы ачалар иде, Зөлфияләр мәктәбеннән дә анда ярышка бардылар. Ул тантанадагы кунаклар арасында Илдар да бар иде. Зиһене чуалган Зөлфия читтән генә Илдарны күзәтте... Директор булгач, министрлыкта эшләүче Илдар белән очрашмый калмаслар, әмма Казанда укучы уртак уллары Айрат барлыгын ул аңа беркайчан да әйтәчәк түгел. Ул әле дә Илдарны ярата бугай. Хаталы яшьлек артта калган, шулай булгач, узганнарны кузгатудан нәрсә үзгәрә?

Илгиз ХӘЕРКӘЕВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: