Туган як

Кайнанам бәлешләре кайгыга илтте

Элегрәк бәлешләрне бәйрәм көннәрдә яки кунак килгәндә генә пешерәләр иде. Хәзер акчаң булса, көн дә бәйрәм. Шул бәйрәмнәрнең ахыры гына хәерле бетсен... Аңлаешлы булсын өчен баштан сөйлим әле. Кайнанам газета укучылардан түгел, аның «вакыты» юк. Шулай да, кем дә булса җиткерер, дип уйлыйм, «чыбыксыз» телефон тиз эшли бит. Без ирем...

Элегрәк бәлешләрне бәйрәм көннәрдә яки кунак килгәндә генә пешерәләр иде. Хәзер акчаң булса, көн дә бәйрәм. Шул бәйрәмнәрнең ахыры гына хәерле бетсен...
Аңлаешлы булсын өчен баштан сөйлим әле. Кайнанам газета укучылардан түгел, аның «вакыты» юк. Шулай да, кем дә булса җиткерер, дип уйлыйм, «чыбыксыз» телефон тиз эшли бит.
Без ирем белән яратышып өйләнештек. Мәхәббәтебездән ике балабыз дөньяга килде. Аллага шөкер, икебез дә эшлибез, хезмәт хакыбыз җитеп бара, үз фатирыбызда яшибез. Әниләрнең дә, кайнанамның да хәлләре белән һәрвакыт кызыксынып торабыз. Кайнанама кунакка килгән чакта, ул һәрвакыт үзенең тел йотардай тәмле бәлешен пешерә. Үзем урыс кызы булганлыктан, андый ашка өйрәнмәгән, шуңа да яратамдыр инде ул бәлешләрне.
Бу хәлләр кайнанам лаеклы ялга чыккач башланды. Өйдә берүзе, вакыты артыгы белән күп. Кул эшләрен белми. Нәрсә дә булса кыландырып вакытны үткәрергә кирәк. Җитмәсә, күршедә яшәүче танышы да ялда икән.
Лаеклы ялга чыгуы уңаеннан, өстәл әзерләде, шунда кемдер: «Гел шулай дәвам итсен», - дип тост күтәргән иде. Ходайның «амин» дигән вакытына туры килде, ахры, 5 ел буе шулай дәвам итә. Башта бәлеш, аның янына «кунак малае». Китә шуннан «бәлеш өстенә» дә «бәлеш астына». Ни икәнен аңлагансыздыр инде.
Танышлары яки туганнары белән генә утырса бер сүз дә булмас иде, ник шунда көне-төне утырмыйлар. «Улым, бәлеш ашарга кил», - дип малаен (минем ирем була инде) да чакыра башлады. Ирем баштарак бәйрәмнәрдә генә татыган, хәзер инде көн дә диярлек «бәлеш» белән сыйланырга өйрәнеп китте. «Түгәрәк» өстәл янында әнисе ниләр сөйләвен баштарак сиздерми иде. Күрешкән саен әнисе тукый торгач, «чыннан да шулай түгел микән?» дип уйлана башлагандыр инде, бичара. Кунактан кайтып тавыш чыгара башлады. «Син ризык та пешерә белмисең, өйне дә карый алмыйсың» һәм башкасы да калмады. Санап китсәң, газета битләрендә урын җитмәс. Соңыннан: «Әни дөрес әйтә», - дип тә өсти башлады. Еш кына кулын да күтәрергә өйрәнеп китте. Эштән соң аралашып, җылы сүзләр сөйли торган иремне алыштырып куйдылар. Безнең өчен гел ят кешегә әйләнде. «Бәлеш» белән сыйланып йөри торгач эшсез дә калды.
Кызыбыз әле 6 яшьлек кенә, барын да аңлап бетерми. Азык-төлек, кием-салым һәм тормыш өчен башка кирәк-яракны барысын да мин тапсам да, әтисе аның өчен иң яхшы кеше. Кесәсеннән бер конфет чыгара да: «Мә, кызым, сиңа конфет», - дип балага суза. Шул бер конфет аның өчен әллә нинди зур күчтәнәч кебек. Әтисе аңа гына бирә бит аны! Минем килосы белән алып өстәлгә куйганым күренми дә.
Кайвакытларда йоклап китә алмыйча хыял дөньясына чумам. Әлеге дөньяда бернинди кайгы-хәсрәт тә юк, мине анда бары тик уңышлар һәм хатын-кыз бәхете көтә. Минем килгәнемне сагалап тора. «Матур кыз килә», - дип ишеген киң ачар кебек. Яшь чагымда мин, чыннан да, бик матур идем. Миңа карап кемдер сокланды, кемдер көнләште. Әти белән әни шундый кызлары булу белән чиксез горурландылар. Бәлки, бу мактану кебек тә булыр. Ләкин мин мактанырга җыенмыйм. Мин бу сүзләргә күптән ияләштем инде.
«Матур булып тума, бәхетле булып ту», - диюләре бик дөрес. Кияүгә чыгып күп тә үтмәде, минем матурлыгым сулган чәчәк кебек сыгылды да төште.Күзләрем элеккечә очкын чәчми, йөзем елмаймый. Тәгәрмәч эчендә йөгергән тиен кебек, минем дә башым әйләнә башлады. Бер үзем өстерим бит тормыш арбасын. Шулай да, ничек кенә арысам да, эш сменам тәмамланганнан соң, өйгә кайтасым килми. Тик кайтмыйча да булмый, кызым - гөнаһсыз сабыем көтә. Әти кеше баланың күңелен яулар өчен яхшы булып кылана, бар әшәкелектә мине гаепли: мин тегенди, мин мондый. Ә бала ни өчен алай әйткәнен аңларлык яшьтә түгел шул әле.
Олы улым 16 яше тулу белән җәйге каникулларда эшкә йөри башлады, үзенә җитәрлек булса да акча эшли алды. Әтисе генә, һәркөн иртә таңннан: «Син эшлисең бит, тәмәкегә, шешәгә акча бир. Мин бит синең атаң. Тыңламый кара - күрсәтермен күрмәгәнеңне», - дип малаеның үзәгенә үтә. Кая барсын, бичаракаем, бирми калмый. Әтисе тавыш чыгарып, гауга чыгармасын, чыгып китсә, аз булса да тынычлыкта утырырбыз дип бирүе.
Малаемны да жәллим. Кечкенә кызым әтисе конфетына алданса да, улымны алай гына үз ягына аудара алмый, шуңа да ачуы чыга аның.
«Кайчан гына укып бетерермен дә, бу йорттан күчеп китәрмен, туйдым бу тормыштан», - дигән сүзләре йөрәккә авыр таш булып ята. Мин ирем бар өстенә ирсез, улым әтиле әтисез булып үсә.
Ә кайнанага нәрсә... Бәлешен пешереп, малаен сыйлап, әйтәсен әйтеп тынычлана да: «Бар, өеңә кайт, синең гаиләң анда. Кайтмый йөрсәң, башка ир алып кайтмагае», - дип кайтарып җибәрә.
Кайберәүләр: «Нигә куып чыгармыйсың? - диләр. «Куып кара, мин монда пропискада», - дип кенә кычкыра. «Ә нигә балаларыңны алып, үзең чыгып китмисең», - диючеләр дә бар. Кая китим, әти белән әни янына, караңгы авылгамы? Әти белән әнинең җәфалануы гына җитмәгән, мин дә кайтыйммы? Гомер буе интегә әнием исерек-айнымас әти белән, миңа да шул язмыш язылган, күрәмсең. Ни дисәң дә, ирем кул күтәрми, ә әтинең куллары гел уйнап торды.
«Үзең йомшак», - диләр. 40 килолы гәүдәм белән 80 килолы ирне бәреп ега алмыйм шул. Аяк-кулларын бәйләп булса да әнисенә җибәрмәс идем, көчләр тигез түгел шул. «Мин синең урыныңда булсам...» - дип тә куялар. Минем урында булырга берәүгә дә язмасын. Үз башыңа төшмәгәндә генә белмисең.
Кайвакытта башка әллә нинди җүләр уйлар килә. Үзем өчен түгел, балаларым өчен куркам һәм дә гөнаһтан.
Нәрсә булды безгә, берәрсенең күзе тидеме? Дошманнарыбыз да юк кебек. Ходай биргән сынаумы? Үзе генә белә. Сабырлык сорап, балалар хакына яшәргә генә кала...
Ишеткәннәрне язып алучы Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: