Туган як

Кайнана дәресләре

Кияүгә чыкканда, һәр кыз сөеклесе белән соңгы сулышына кадәр бергә булырга хыялланадыр. Әмма вакыт узган саен күп нәрсә үзгәрә. Кайчак хатын-кызлар ирләрен бөтенләй санга сукмый башлый. Нәтиҗәдә, аерылышу, ятим балалар. Нурания кечкенәдән үк тырыш булып үсте, китаплар укырга яратты. Мәктәпне тәмамлагач, югары белем алды, яхшы гына хезмәт хакы түләнгән эшкә...

Кияүгә чыкканда, һәр кыз сөеклесе белән соңгы сулышына кадәр бергә булырга хыялланадыр. Әмма вакыт узган саен күп нәрсә үзгәрә. Кайчак хатын-кызлар ирләрен бөтенләй санга сукмый башлый. Нәтиҗәдә, аерылышу, ятим балалар.
Нурания кечкенәдән үк тырыш булып үсте, китаплар укырга яратты. Мәктәпне тәмамлагач, югары белем алды, яхшы гына хезмәт хакы түләнгән эшкә урнашты. Тырышлыгын, булдыклыгын күреп, җитәкчеләре аны югарырак билгеләде. Нурания эшләгән акчасын җыеп барды, аннары шәхси эшен ачып җибәрде, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады. Ә вакыт агым су кебек ага да ага. Кызның яше 34тә, янәшәсендә пар булырдай беркем юк. Әнисе дә: «Кызым, тырышлыгың белән күп нәрсәгә ирештең. Тик исеңдә тот: хатын-кыз өчен сөекле хатын һәм әни булу барысыннан да кыйммәтрәк. Шәхси тормышыңны кайгырт, ялгыз калма», - дип кисәтеп тора.
Әмма ир-егетләрнең берсе дә ошамый. Берсенә сөяркә генә кирәксә, икенчесе инде 2-3 хатын алыштырган, өченчесе эшләргә теләми...
Бервакыт Нурания иптәш кызының туенда бер егетнең үзен туктаусыз күзәтеп торуын күрде. Карашы шулкадәр ягымлы, назлы. Биюләр башлангач, егет кызны чакырды. Туйдан соң өенә кадәр озатып куйды һәм телефон номерын сорады. Кыз: «Белмәгән кешеләргә телефон номерымны бирмим», - дип кырт киссә дә, Нургаяз үҗәт булып чыкты. Номерын танышларыннан табып шалтыратты һәм очрашуга чакырды.
«Мин сине бер күрүдә ошаттым, бергә булыйк», - дигәч, Нурания югалып калды. Егеткә: «Син миннән яшь бит, бәлки бу сөйләшүне туктатырбыз», - дип җавап бирде. Шулай да, каршы килә алмады. Очрашулар дәвам итте. Нургаяз көн саен диярлек чәчәкләр алып килде. Көннәрнең берсендә Нураниянең бармагына балдак кигезеп, әти-әнисе белән таныштырды. Картлар кызның улларыннан олырак икәнен сизделәр, шулай да каршы килмәделәр, иң мөһиме: бер-берсен яраталар, диделәр. Өйләнешкәч, егет кызның өч бүлмәле квартирына күченде, ул алып биргән машинада йөрде, хатыны ярдәме белән югары белемгә ия булды, акчалы эшкә урнашты. Күпмедер вакыттан соң түм-түгәрәк, тупырдап торган сабый дөньяга килде. Шатланып яшисе дә бит...
Берничә елдан Нурания вакыт-вакыт хуҗа булып кылана башлады. Иренә еш кына үз квартирында яшәве, үз булышлыгы белән балда-майда йөзүе турында әйтә. Бу кайсы иргә ошасын инде?! Иртән дә, кичен дә кычкырышу, ызгышулар. Мондый вакытта Нургаяз өеннән чыгып китеп, бакчага барып куна иде. Шулай ун ел узды. Бала үсә, ә гаиләдә бәхет, тынычлык юк. Кайнана киленнең кәефе булмаганын күрде, сорашты. Бервакыт Нурания түзмәде, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде.
Гайшә апа киленен кунакка чакырды. Чәй янына утыргач, ашыкмый гына сөйли башлады. «Мәхәббәтең сүнмәгән булса, иреңне ир итеп тот, кызым, - диде. - Эштә әмер бирсәң дә, өйдә назлы, сөекле хатын булырга өйрән. Аның гаилә башлыгы икәнен таны. Күңеле үсәр, таянычың, ярдәмчең булыр, бакчага китмәс. Син дә төннәреңне елап үткәрмәссең. Балаң да үзен ятим итеп тоймас. Мин үз иремә һәрвакыт шундый мөнәсәбәттә булдым, шуңа да һаман бәхетле яшибез».
Өйгә кайтканда Нурания юл буе шул сүзләр турында уйлады. Бик гади, әмма бик кирәкле киңәшләр булды бу. Кайнана дәресе хатынга ярдәм итте. Ире дә үзгәрде. Гаилә белән бергә урамда йөрү, концертларга, кунакка бару гадәткә әйләнде. Нургаязның яратуын, кайгыртучанлыгын, игътибарлылыгын тою - нинди бәхет икән ул!
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: