Туган як

Каргыш бәясе

Хәсибулла белән Инсафия бер үк авылда туып-үсеп, яратышып кавыштылар, җиңелчә генә туйлар уздырып, кияү йортында яши башладылар. Яшьләр үзара тату булсалар да, яши башлагач, килен белән каенанасы Вәсилә арасында каршылыклар туа торды. Гаеп, халык әйтмешли, атта да тәртәдә дә булгандыр инде. Мин балачактан ук бу авылда еш була идем, шунлыктан...

Хәсибулла белән Инсафия бер үк авылда туып-үсеп, яратышып кавыштылар, җиңелчә генә туйлар уздырып, кияү йортында яши башладылар.
Яшьләр үзара тату булсалар да, яши башлагач, килен белән каенанасы Вәсилә арасында каршылыклар туа торды. Гаеп, халык әйтмешли, атта да тәртәдә дә булгандыр инде. Мин балачактан ук бу авылда еш була идем, шунлыктан сәеррәк тоелган хәлләр истә калган. Сугыштан соңгы чорларда, элекке гадәтләр буенча, киленнәрен нык җәберләп яшәүче каенаналар йорт саен диярлек иде. Шуның өстенә, совхозлар оешып, халык акчалата хезмәт хакы алып, тормышлар яхшырып киткәч, күп кенә ирләр эчкечелеккә бирелделәр. Кызганычка, бу хәлләр күп авылларда кабатланды, гаиләләрдә ызгышлар, кыйналулар, аерылышулар күп булды. Шул сәбәпләр аркасында ирләр кырылды, тормышлар җимерелде. Минем өчен, бу авылда, сәер булып тоелган икенче хәлләр 70-80 еллар тирәсендә башланды. Инде хәзер, киресенчә, киленнәр каенаналарын җәберләп яши башладылар. Бу каенаналар - сугыш чоры дәһшәтен узган аналар, яки өлкәннәр эшен эшләп үскән кыз балалар.
Һәр гаилә алты почмаклы өйдә яшәсә дә, каенаналарга алгы яктагы бүлмәдә урын калмады, яшьлек хатирәсе булган сандыклары чоланга, яки утынлыкка чыгарып ыргытылды. Югарыда телгә алган гаиләдә каенана белән килен арасында киеренкелек шундый дәрәҗәгә җиткән ки, килене Инсафия, "күрше авылда яшәүче кызыңда тор", дип, Вәсилә әбине өйдән үк куарга тотына. Ирле-хатынлы урман кисәргә чыгып киткәндә дә, Инсафия каенанасына: "Без әйләнеп кайтканда өйдә эзең булмасын", дип кычкыра. Вәсилә әби, елый-елый, "агач бассын үзеңне", дип, каргап кала.
1980 елда, бер ел элек булган коточкыч суыкларда өшегән имән урманнарын корыган агачлардан чистарттылар. Ул гнади генә эшләнде: мәйданлап бүлеп, арзан бәягә халыкка саттылар.
Атасы үлеп, ятим калган Илфак та, үзләре сатып алган мәйданны барлап, күз-колак булырга урманга килә. Көндез эштән бушмаган анасы, "кичен кул пычкысы белән имәннәрне кисә башларбыз", дип улын озатып кала. Урманның Илфаклар чистартасы өәлеше Хәсибулланыкы белән янәшәдә була. Хәсибулланың нәфес тойгысы чиктән ашып, күршеләрендәге төз имәннәргә төшә. Озак уйлап тормый, "Дружба"сын үкертеп, күрше имәннәрне үз ягына кисеп егарга керешә. Үсмер Илфак, үз якларындагы имәннәрне кистермәс өчен, кочаклап сакларга тырышып карый. Ир уртасы Хәсибулла үсмер баланы агачлардан йолкып кына ыргыта да, кисүен дәвам итә: "Сезгә нигә деловой агач, сезгә төзелешкә кирәкми, утын сезгә болай да җитәрлек".
Чарасызлыктан, киселгән агач төбенә утырып, Илфак үксеп-үксеп елый.
Ятим күзендәге яшь тамчылары кибәргә өлгерми, еккан агачларны ботаклардан арындыручы Инсафия өстенә ире кискән агач ава...
Инсафия үлми, ләкин кеше күзенә карап яту хәленә кала. Килененең җәберләүләренә түзә алмыйча, алар урманга киткәндә каргап калган Вәсилә әби гомеренең соңгы ун елында киленен кашыктан ашатып, киемен, астын алыштырып яши.
Шулай итеп, Хәсибулла хатын-кыз тәрбиясеннән, гаилә шатлыгыннан мәхрүм кала.
Ятим малай рәнҗешен алып, төз имән агачларыннан буралап төзегән мунчасы да череп ишелеп төшә...
Берничә ел элек мин ул авылга барган идем. Бәйрәмдә Хәсибулланы очратмадым. "Берничә көн элек пенсия бирделәр, акчасы бетмичә кеше күзенә күренә алмый", диделәр аның турында.
Кадерле ир, хөрмәтле ак бабай булырлык элекке танышымны кызганып куйдым. Аналары каргышын алган, ятим баланы рәнҗеткән гаиләнең язмышы әнә шулай үкенечле була.
Бу мәкаләмдә бернәрсә дә арттырып язылмады, бары тик исемнәр үзгәртелде дә, кайсы авыл икәнен атыйсым килмәде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: