Туган як

«Каргамыйм, юкса каргышым төшәр»

Ата-анага булган мәхәббәт сабый чактан ук килә. Аларга хөрмәт хисләре олыгайгач та, сүнми-сүрелми.

Син дә, балам, якыннарыңны ярат, олыларны хөрмәт ит. Ә ата-ана, әби-баба, туганнарың синең бәхетеңне күреп сөенерләр. Алар алдында бурычларыңны онытма. Бала әти-әнисенә никадәр рәхмәтле булса, ул шулкадәр кешелекле һәм игелекле.
Ә мин бер вакыйга турында язарга булдым. Күптәнге хәл бу, әмма күңелемне һаман да тырнап тора. Беркемгә дә акыл сатарга җыенмыйм, һәркемнең тормышта үз юлы, кемнеке – туры, кемнеке... Күргән-ишеткәннәрдән гыйбрәт алып яшәргә тырышам.
«Тәрбия гаиләдән башлана», диләр. Кайсы ананың баласын тәрбиясез күрәсе килер икән? Ул – ананың якты өмете, киләчәге. Киләчәкнең яктылыгын томан гына капламасын. Гөлсәрвәр дә ике баласына яхшы тәрбия бирергә тырыша. Тормыш ыгы-зыгысында үсеп җиткәннәрен дә сизми кала. Кызы – чибәрнең чибәре, ә улы – баһадир. Кызының кинәт үзгәргәнен, үзенә каршы сүзләр әйтүенә гаҗәпләнеп, нәрсә булганын белергә тырыша. Кызы кырыс кына:
– Вакыты җиткәч белерсең, сорауларың беттеме? – дип җавап кайтара. Имәндә булган икән чикләвек! Кыз бер атнадан туйга әзерләнергә әмер бирә. Алданрак әйтсә, нәрсә булыр иде?!
Туй көне килеп җитә, кунаклар җыела. Гадәттәгечә, кыз урлау уены башлана. Иркә, үзсүзле кияү кеше яшерелгән кәләшне озак таба алмавыннан гарьләнеп, туйны ташлап кайтып китә, мәҗлеснең яме китә. «Киңәшсез эш таркалыр», дип юкка гына әйтмиләр. Берничә елдан Гөлсәрвәр кызы тагын кияүгә чыга. Бу юлы туйлап тормыйлар, яшьләр ЗАГСта язылышалар да, үз йортларына китеп баралар. Берничә көннән әнисенең капкадан керүен күргән кызы, йөгереп чыгып:
– Йөрдең инде буталып, сиңа монда ни калган? – дип җикеренә.
Әни кеше кызы йортын күрергә килүен аңлатырга тырышса да, тыңлап тормый, куып чыгарып, капканы ябып, өенә кереп китә. Көннәр, атналар, айлар, еллар уза. Гөлсәрвәр апа олыгая. Хәлен белим, дип керсәм, чемоданына киемен тутырып ята. Кызы ял йортына дәваланырга алып барасы икән, шунда җыенуы. Олыгайган көнендә әнисенә яхшылык эшлиме дисәм, юк икән...
Гөлсәрвәр апа аш бүлмәсенә кереп киткәч, кызыннан:
– Кайсы ял йортына алып барасыз соң? – дип сорыйм, анысы елмаеп:
– Ниткән ял йорты булсын? Фәлән шәһәрдәге картлар йортына илтәбез. Үзем дә олыгайдым, аны карау авыр, – дип җавап бирде.
Ярый әле бу сөйләшүне Гөлсәрвәр апа ишетмәде. Шунда ук йөрәге ярылып үләр иде. Тукта әле, үзең бу яшькә җиткәч, балаларың ни кылыр? «Малае да бар иде бит әле, ул кая карый?» диярсез. Ул да апасы яклы. Янәсе, эшлиләр, әниләрен карый алмыйлар. Үз аягында йөргән кешенең нәрсәсен карыйсың? Ашарга да пешерә иде әле. Оялу да, читенсенү дә юк, гөнаһтан да курыкмыйлар. Әнисенә яхшы сүзен, бер чынаяк чәен кызганган бәндәне «кеше» дип әйтергә тел бармый.
Ә тиздән авылда «Гөлсәрвәр апа үлгән» дигән хәбәр тарала. Озатырга күп кеше җыела, мактап телгә алалар, җылы сүзләр сөйлиләр, «дөньяның барлык сабырлыгын үзенә җыйган кеше иде», диләр. 

Бу вакыйгадан соң еллар узды. Гөлсәрвәр апа үзе исән чагында ук:
– Яз әле минем хәлләремне, бәлки, берәрсе
укып, гыйбрәт алыр, оялыр, – дисә дә, кулым бармаган иде. Ә хәзер берәр кеше вафат булса, кызы:
– Әнигә ошаган кеше иде, безнең әни дә сагындыра шул, – дип кайгырган булып, сөйләнеп ала.
Ләкин аңа ышанучы, кушылып эндәшүче дә юк. Бу кешеләр тормышы күз алдымнан узганга, мәңгегә гыйбрәт булды. Гөлсәрвәр апа, күз яшьләрен тыеп:
– Үз балам бит, каргамыйм, юкса каргышым төшәр. Ә шулай да күңел рәнҗи, берни эшли алмыйм, – ди торган иде. Үзем дә, ачуымны чыгарсалар, чыдыйм, рәнҗетүчегә: «Ходай сине сәламәтлектән аермасын», дип телим.
Их, әти-әниләрне җәберләгән өчен канунда җәза каралмаган шул!

Кәүсәрия Шәйдуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: