Туган як

Кар астында калган эзләр

Тәрәзә аша урамга күз сала Шаһинур. Ябалак-ябалак кар ява. Ара-тирә җил чыгып, буран уйнап куя. Андый вакытта мәрхүмә хатыны: «Урамдагы бураннан өйгә кереп качып та була, менә өйдә буран чыкмасын», – дип әйтә иде.

Шуларны уйлап, үткән гомерен барлый ул. Их гомерләр, яшь чаклар үтмәс, картлык җитмәс кебек. Олыгайган саен эшләнми калганнар искә төшеп уйландыра. Нинди булуга карамастан, яшьлеге сизелми дә узган. Яшь чаклар! Ак кардай кер кунмаслык ак күңел, хыяллар. Барын да кар бураны күмеп киткән кебек. Нәрсә эшләде соң ул җир өстендә эз калдырырлык? Кешечә яши алдымы? 
«Тагын аз гына, берничә ел гына сау-сәләмәт яшәп өлгерә алсам иде...» Әле карт булмаса да, күрер күзгә шактый бетеренгән Шаһинур, таң атса, исән уянуына сөенеп, Аллаһыга дога кыла. Үзе өчен түгел, әнисеннән ятим калган малае өчен кайгыра ул. «Минем хаталарымны кабатламаса иде. Исән чагымда улыма булыша алсам, бик бәхетле булыр идем», – дип кабатлый.
Вакытсыз гүр иясе булган хатынын эченнән генә әрләп ала да, үзен сүгә башлый. Кайвакытта кычкырып елыйсылары килә, тик ярамый. «Вафатларны елап искә алмагыз, су эчендә ятарлар», – дигәнне ишеткәне бар. Бер рәхәтләнеп елап алыр иде дә, күзләреннән яшь чыкмый шул. Елап утырудан чара юк, моңаеп җырларга гына кала. Чаңгыларын ала да тауларга китә. Анда теләсәң күпме җырла, беркем ишетми.
Икәү үткән чаңгы эзләре күптән күмелгән. Алар икесе дә кышны яратты. Икәүләп чаңгыда йөрер өчен, кышны көтеп алдылар. Кар белән атыштылар, йомшак карда аунадылар... Бәхет эзләрен ак кар түгел, «яшел елан» бутады. Рөхсәт тә сорап тормыйча, өй эченә керде дә чыгып китәргә ашыкмады. 
Хәзер авырса да, улын борчырга теләми, хастаханәгә барганда  «салкын гына тигән» дип ялганлый Шаһинур. Улы исә: «Әти, үзеңне сакла, син дә мине ялгызымны калдырып китмә», – дип көн саен шалтырата, хәлләрен белешә. Ир догалар өйрәнеп, намазга басты. Дөньяда күп начарлыклар эшләнгән, шуңа күрә калган гомерен кешеләргә булышып, яхшылык эшләп үткәрәсе килә. Догалар укыган саен, баштан начар уйлар чыга.
Үткәннәрне күпме генә онытырга тырышса да, бер мизгеле һич башыннан китми. Бик тирән эз булып уелып калган. Хатыны озак авырып ятты. Әрләшә дә белмәде, хәле начар булса да: «Әтисе, арыгансың, ахры, ятып бераз ял итеп ал»,  – дия иде. Бәлки шуңадыр, Шаһинур битараф булды: я йоклый, я ашый, я «яшел елан» юнәтергә чыгып китә. Бервакыт кайтса, улы елый-елый шешенеп беткән. «Әни нигә күзләрен ачмый? Ник дәшми?» – ди, үкси-үкси. Ир айнып киткәндәй булды, тораташ катып калды... 
Тормыш сыный гына! Сыгылмасмы адәм баласы, сынмасмы? Кар бернигә карамый ява да ява. Үз эшен эшли бирә. Эзләр кар астында калган кебек үткәннәр дә кар астында калды. Буран булса булсын, өмет шәмнәрен генә сүндермәсен. Бар өмете улында. Максатлар уртак чакта гына көчле буласың икән. Аллаһ алдында җавап бирәсе барын да онытмаска кирәк. Әнисе исән вакытта улын тәрбияләргә вакыт тапмады, янәсе, ул – хатын-кыз эше. Ә хәзер Шаһинур улының туен күреп, оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәргә хыяллана.  
«Кичер, бәгърем, улыбыз хакына, көне буе яуган ак карлар хакына, кичер. Гомерлек үкенечем минем. И, Раббым, әнисен саклый алмадым, улыма игътибарлы, мәрхәмәтле, инсафлы, тәүфыйклы булырга көч-куәт бир. Бер-беребезгә терәк булып яшәргә язсын», – дип тели ул.
«Бүген генә булса да эчмичә кайтсаң иде», – дип ялына иде бәгырькәем. Вәгъдә эчкән саен кабатланды. Эчкән кеше үзенә үзе булышмаса, аңа беркем булыша алмый икән.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: