Туган як

Каенсеңелем күзләремне ачты

Кайбер кызлар, 18 яше тулганчы ук төнге клубларга йөреп, очраклы гына ир-егетләр белән очрашып, озакламый бергә яши башлыйлар. «Яшь вакытта тормышка чыкмый калсам, карт кызларның егетләргә кирәге калмас», дип уйлап, гаилә тормышының никадәр җитди икәнен аңламыйча да кияүгә чыгалар. Ә Гөлчәчәк – андый түгел, ул башта «аякка басарга» тели.

Кыз балачактан бик максатчан була: мәктәптә тырышып укый, үзенә теләгән уку йортына кереп, белем ала, эшен дә таба. Бирелеп эшләвен күреп, күтәрәләр, яхшы гына хезмәт хакы ала башлый.
Гөлчәчәк бөтен вакытын, көчен эшенә биреп, шәхси тормышы турында бөтенләй оныта. Әнисе аңа: «Кызым, синең тормышта максатың зур, тырышлыгың белән зур уңышларга ирешүең, һичшиксез, мактауга һәм соклануга лаек. Ләкин һәр хатын-кыз өчен сөекле хатын һәм ана булу – бар нәрсәдән дә мөһимрәк икәнен онытма. Шәхси тормышың турында уйла, ялгыз яшәү – яшәү түгел», – дип кисәтә.
Чыннан да, Гөлчәчәкнең яше утыздан арткан. Көндез эштә онытылып торса да, кичен ялгызлыгы уйландыра башлый. Бу яшьтә таянырдай ир-егетне очрату кыен: күбесе гаиләле. Гаиләсе булмаганнар я хәмер белән мавыга, я хатыннан хатынга йөреп, гомерләрен заяга уздыра.
Бервакыт аны төрле оешмаларның эш тәҗрибәләре белән уртаклашуга багышланган зур җыелышка чакыралар. Төзелеш өлкәсендә уңышка ирешкән һәм башкаларга үрнәк булган җитәкчеләрне бүләклиләр, ахырдан мәҗлес тә оештыралар. Музыка куелгач, бүләкләнгән ир-егетләрнең берсе, Гөлчәчәкне биергә чакыра. Күренеп тора, аннан күпкә яшьрәк бу, әмма күзен ала алмый, гел янәшәсендә генә бөтерелә. Телефон номерын сорагач, Гөлчәчәк коры гына баш тартып, кайтып китә. Марсель бирешми, аның эшенә барып, хезмәткәрләрендән телефон номерын белешеп, көн саен шалтырата, очрашуга чакыра. Гөлчәчәк «бер генә барам», дип башта ризалашса да, очрашулар тукталмый. Егет игътибарлы һәм итагатьле булуы белән, күңелен әсир итә. Әмма яшь аермасы гына тынгылык бирми: Марсель – 26 яшьтә, ә үзе 30 дан арткан.
«Синдә бар нәрсә дә җитәрлек – матурлык та, тәҗрибә дә, акыл да, дәрәҗә дә. Син минем өчен – үрнәк, бергә яшәп, бергә эшләп, кайгыларны һәм шатлыкларны уртаклашасы килә, – дип хыяллары белән бүлешә егет. – Тик үзеңнән ярлырак кеше белән гомереңне бәйләргә әзерсеңме?» «Мин бит синең һөнәреңне һәм дәрәҗәңне түгел, ә үзеңне яраттым. Чын мәхәббәткә без телгә алган нәрсәләр киртә була алмый», – дип җавап бирә Гөлчәчәк.
Марсель кесәсеннән кечкенә генә тартмачык чыгара, аны ачып, йөзекне ала һәм кызның бармагына кидерә. «Иртәгә әти-әниләрнең, сеңелемнең ризалыгын алып, ЗАГСка гариза биреп кайтырбыз. Алар яхшы кешеләр, сине үз итәрләр», – дип канәгать кыяфәттә егет елмаеп куя.
Чыннан да, каената белән каенана кызны яратып каршы ала. Озак та көттермичә никах укыла, туйны да тыйнак кына итеп уздыралар. Бер ел дигәндә, нарасыйлары – Мулланур исемле уллары дөньяга килә, тагын бераздан Гөлназлары туа. Гаилә бәхеткә чума. Дүрт бүлмәле фатир да алып җибәрәләр.
Ләкин табигатьтә җил дә исә, диңгездә дулкын да хасил була. Болар тормышында да юк-бардан гына, бер-берсен аңлап бетермәүдән суыну барлыкка килгәли, гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт кими. Бервакыт Гөлчәчәк эштән арып кайтса, иренең телевизордан нәрсәдер карап утыруын күреп: «Марсель, син ник өйгә кайтышлый кибеткә кермәдең? Мин бит сиңа нәрсәләр аласын язып биргән идем, акча да калдырдым», – ди. «Оныттым, аннары машина да ватылган иде, шуны көйләтеп, истән чыккан», – дип җавап бирә ире. «Синең гел шул булыр инде, хәзер нәрсә ашыйбыз?» – ди ачуы кабара башлаган хатын. «Ярар хәзер бәрәңгедән берәр нәрсә әзерләрбез, зинһар тынычлан, Гөлчәчәккәем!» – дип, ире хатынын йомшартырга тырышса да, анысының туктарга исәбендә дә булмый: «Бездә гел шулай. Нәрсә эшләргә кушсам да, һәрчак син мин әйткәнне онытасың. Бу мине хөрмәт итмәвеңме, тыңларга теләмәвеңме, әллә үч итәсеңме?!» – дип тезеп китә.
Бу юлы Марсель түзми, киенә дә, чыгу юлына юнәлә. Ә Гөлчәчәк үкси-үкси елап шешенеп бетә. Күпмедер вакыт үткәч, ишектә кыңгырау тавышы ишетелә – Марсельнең сеңелесе икән. Аның белән Гөлчәчәк бик тә дус һәм очрашканда бертуган сеңелләре кебек, сөйләшеп сүзләре бетми. Хатын Дилбәргә эч серләрен бушатырга була. «Марсель бик әйбәт, кайгыртучан, назлы ир, балаларны үлеп ярата, һәр буш вакытын алар белән уздыра, укуларына булыша. Мине дә чакыра, әмма эшем аркасында вакыт таба алмыйм. Укуын тәмамласын, акчалы эшкә урнашсын, дип тырыштым, ә ул шуның кадерен белми», – дип үпкәсен белдерә хатын.
Каенсеңелесе яшьрәк булса да, сабыр һәм акыллы. Ул Гөлчәчәкне дә, абыйсын да ярата, әмма араларындагы мөнәсәбәтләр соңгы вакытта аны борчуга сала. «Син бик тырыш, максатчан, таләпчән. Марсель абыйга – сөекле хатын түгел, ә кырыс әнисе сыман. Бу сыйфатларың күбрәк эшеңдә кирәк, минемчә. Абый эшли, гаиләне кайгырта, нәрсәнедер онытып та җибәрәдер. Әмма ул гаилә башлыгы, ә син дәрәҗәсен төшерәсең. Ә югары белем биреп, яхшы эшкә урнаштыру аңа кирәкме, сиңамы? Үзең җитәкче булгач, башкалардан ояласың түгелме?» – дип ипле генә тезә Дилбәр.
Каенсеңелесе киткәч, Гөлчәчәк бик озак уйланып ятты. Бераздан Марсель кайтып керде, яткан хатынын күргәч, ул хәлен сорашты, маңгаен кулы белән тотып, «температураң да бар кебек», дип даруын китерде. Аннары аш пешерә башлады. Гөлчәчәк ирексездән тагын елый башлады: ире игътибарлы, кайгыртучан, тагын ни кирәк?! Аның янында назланып яшисе генә бит! «Ирне ир иткән дә, хур иткән дә – хатын», дип юкка гына әйтмиләр. Гөлчәчәк үзенә, гаиләгә, Марсельгә игътибарын күбрәк бирергә, тулы мәгънәдә ир хатыны булырга вәгъдә бирде. «Моңарчы тормышта уңышка ирешкәнмен икән, назлы хатын, балаларның яраткан әнисе булып яшәргә бөтен көчемне биреп тырышачакмын», – дип уйлады ул һәм торып, җырлый-җырлый ире янына кухняга ашыкты.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: