Туган як

Каенананы хөрмәтләп

«Килен» һәм «каенана» сүзләре бер-берсенә бик нык бәйләнгән. «Килен - каенана туфрагыннан» һәм, шулай ук, «Килен кеше - ким кеше», дигән әйтемнәр халык арасында бик нык таралган. Ир-егет, гадәттә, үзенә тормыш итәр өчен ярны әнисенә охшатып сайлый. Чөнки алар өчен әниләре жир йөзендәге иң гүзәл һәм иң акыллы, уңган хатын-кыздыр,...

 

«Килен» һәм «каенана» сүзләре бер-берсенә бик нык бәйләнгән. «Килен - каенана туфрагыннан» һәм, шулай ук, «Килен кеше - ким кеше», дигән әйтемнәр халык арасында бик нык таралган. Ир-егет, гадәттә, үзенә тормыш итәр өчен ярны әнисенә охшатып сайлый. Чөнки алар өчен әниләре жир йөзендәге иң гүзәл һәм иң акыллы, уңган хатын-кыздыр, мөгаен. Шуңа күрә, килен - каенана туфрагыннан, дигән сүзләр дөреслеккә бик якын килә. Шулай да тормыш гел яхшылыклардан гына тормый шул, каенана белән килен, килен белән каенана тыныша алмыйча яшәгән гаиләләр дә бар арабызда. Болары инде килен кеше - ким кеше, я булмаса каенана - каен шырпысы дигән әйтемнәргә туры килә.Сүзем андыйлар түгел, ә тату яшәүче каенана белән киленнәр турында.
 
Мин үземнең әнкәем Һидая белән ике килен-апамның - алар Түбән Чаллыдагы төп йортыбызга тәүге мәртәбә аяк баскан мизгелләрдән алып - ничек тату, матур яшәгәннәрен күреп үстем. Безнең әнкәй үзе дә утыз елдан артык каенана белән яшәде. Бәлки шуңа күрәдер дә, әнкәй үзенең киленнәренә бик тә мәрхәмәтле булып, үзе дә утыз елдан артык каенана булып яшәү бәхетенә иреште. Каенана яхшы булган белән генә түгел әле ул тормышта, әгәр киленнәр үзләре кырыс холыклы икән, каян килсен ди инде тату яшәү!
Ә минем килен-апаларым - иң яхшылардан. Югары Чаллы авылы кызы, хәзерге көндә Түбән Камада яшәүче килен-апам Анастасия Петровна белән Зәй ягында туып-үсеп, Трудовой поселогында гомер итүче Венера Николаевнага хөрмәтем чиксез зур. Мин аларны үз туган апамнардай күреп яратам.
Алар безгә килгәндә мин әле бик бәләкәй идем. Шуңадыр инде алар да мине үз сеңелләре кебек яраталар. Алар беркайчан да әнкәйгә кырын карап, авыр сүз әйтеп рәнжетмәделәр. Мин килен-апамнарның каенанага булган яхшы мөнәсәбәтен күреп, алардан үрнәк алып үстем. Әнкәебез дә сиксән ике яшенә кадәр балаларының хөрмәтен, рәхәтен күреп яшәде. Унике оныгының сигез баласын тәрбияләргә дә булышты. Олы йөрәкле, киң күңелле әнкәебезнең урыны ожмахта булсын... Яннарында шундый хатыннары булганга, абыйларым да бик бәхетле. Алар барысы бергә, вакытлары булган саен, Түбән Чаллы авылында ялгыз яшәүче әтиебез Нуриәхмәт янына ашыгалар.
Ә минем үземнең язмыш Түбән Уратма егете белән бәйләнде. Бу авылга егерме ике ел элек килен булып төштем. Уратманы да, анда яшәүче эшчән халыкны да үз иттем. Дөрес, каенанам Фатыйма белән бер түбә астында гомер кичермибез, әмма аны олылап яшибез. Сүз уңаеннан, каенанам янында, төп йортта, өч ир баланың төпчеге булган Самат яши. Аның хатыны - Югары Уратма кызы Людмила. Рус милләтеннән булса да, барыбыз белән дә татарча авыз тутырып сөйләшә. Авырып киткән каенанабызны да ул үз әниседәй күреп тәрбияли, кадерли. Аңа барыбыз да рәхмәтле...
Инде язмабыз каенаналар һәм киленнәргә багышланган икән, күптән түгел Түбән Уратма авыл китапханәсендә Сәрбиҗиһан Хаҗипова апа тарафыннан оештырылган «Каенаналар һәм киленнәр» дигән кичә уздырылганын да языйм әле. Бу кичәгә бер түбә астында яшәүче каенаналар һәм киленнәр жыелды. Берсеннән-берсе уздырып киленнәрен мактаган каен-аналарны һәм аларны зурлаган киленнәрне тыңлавы бик тә күңелле һәм рәхәт булды. Әниләргә багышланган җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде һәм кызыклы уеннар уйналды. Авылыбызда андый тату гаиләләр бик күп. Каенаналарын кадерләп караган, хөрмәтләп соңгы юлга озаткан һәм, шулай ук, хәзерге вакытта авыру әниләрен тәрбияләүче киленнәргә аеруча рәхмәт.
Язма соңында барлык киленнәргә дә, каенаналарыгызны, нинди булуларына карамастан, хөрмәтләгез, киләчәктә балаларыгыз да сезне шулай хөрмәтләрләр, дип, мәңгелек хакыйкатьне искә төшерәм.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: