Туган як

Каенанаң сине көндәш санаса, нишләргә?

Әнисеннән бик иртә ятим калып, үги әни кулында үскән Гөлгенә сайланмады, беренче гашыйк булган егете Иреккә кияүгә чыкты. Тик каенана гына киленне үз итмәде. «Булачак килен әнисе тәрбиясендә үсмәгән. Ашарга пешерә белмәгән, хәтта югары белем дә алмаган гади шәфкать туташы белән язмышын бәйләп, улы бик нык ялгышты. Аларны аерырга кирәк»....

Әнисеннән бик иртә ятим калып, үги әни кулында үскән Гөлгенә сайланмады, беренче гашыйк булган егете Иреккә кияүгә чыкты. Тик каенана гына киленне үз итмәде.
«Булачак килен әнисе тәрбиясендә үсмәгән. Ашарга пешерә белмәгән, хәтта югары белем дә алмаган гади шәфкать туташы белән язмышын бәйләп, улы бик нык ялгышты. Аларны аерырга кирәк». Шулай уйлый каенана һәм чарасына керешә.
Иң беренче итеп, каенана Гөлгенә пешергәнне авызына да алмый, янәсе тәмсез. Җитмәсә, Ирекне төшке ашка үзенә чакыра башлый. Килене моңа каршы килгәч, ачуланып ташлый.
Гөлгенә китаплар ярдәмендә, акрынлап, ашарга пешерергә өйрәнә. Әмма каенана тынычланмый. Нәни улын карау мәшәкате белән, килене Ирекнең күлмәген үтүкләргә өлгерми. Ирек моны әнисенә җиткергән. Каенана килеп, Ирекнең юылган киемнәрен алып китәчәген әйткәч, киленнең сабыр савыты тула: «Ирекнең күлмәкләре нигә сиңа? Эшең юкмени?» Телефон каенананың ачулы тавышын җиткерә: «Син аның күлмәкләрен үтүкләмисең ич. Син аңа көн күрсәтмисең. Хатын нәрсәгә? Алай эшләргә ярыймени, ул бит ир кеше». Гөлгенә дә шашынып кычкыра: «Мин әле аны үзе ашаганнан соң савыт-сабасын юарга да мәҗбүр итәм. Пычраган киемен тутырып, кер юу машинасын да кабызырга кушам. Килеп, читтән күзәтеп тор, ирләрнең башка эшен башкаруын да».
Ике арадагы бу сөйләшүне каенана, түкми-чәчми, Иреккә җиткерә. Ире, «ул минем бердәнбер әнием бит», дип, хатынына үпкәли. «Әни - үз урынында, ә ир үз урынында булырга тиеш», дип, Гөлгенә аңлатмакчы була. Хатынының юк-бар кимчелекләрен әнисенә җиткергәнче, башта уртага салып сөйләшү дөрес буласын әйтә. Ире аңлый, шулай итеп. каенана белән ике арадагы киеренкелекне чишү юлларын бергә эзлиләр.
Улын бик яратканга, шулай кыланадыр дип, Гөлгенә түзәргә тырыша. «Үзем каенана булгач, киленемне үз кызымдай яратачакмын, шул вакытта гына улым да, аның хатыны да һәм мин үзем дә бәхетле булачакмын», дип, үз-үзенә сүз бирә.
Каенана һич тә тынычланмый, бер бәйрәм табынында, Гөлгенә йөрәгенә кылыч белән кадагандай, «Улым, мин үлгәч, сиңа итле бәлешләр пешереп ашатучы да булмас», дип килде-китте сүз сөйләп утыра. Килен дә сүзсез калмый, иренә борылып: «Киленем булгач, әниең мине кимсеткән, мине мәсхәрәләгән төсле, беркайчан да киленемне мәсхәрә итмәячәкмен. Без дуслар булырбыз», дип елмая, үзенең күзеннән яшь тамчылары тәгәри.
Хатынының, «зинһар, әниеңә зарлануыңны туктата», дигән сүзләре, ниһаять, ирнең башына барып җитә. «Барыбер яшәтмим, аерам», дип тузынучы әнисенең Гөлгенәгә кагылышлы сорауларына, Ирек бер-ике сүз белән җавап кайтара башлый. Әмма һич тә тынычлана алмый.
Әгәр дә көчле авыру урынга екмаса, ул нишләр иде икән?.. Хәрәкәтләнә алмый башлагач кына, каенана үзгәрә. Килен, гади шәфкать туташы буларак, каенанасын карый. Ирек хатынының тырышлыгын, эчкерсезлеген күреп, тоеп йөри. Килен кеше каенанасын үз әниседәй тәрбияли. Әйтерсең, арада бернинди дошманлык булмаган. «Кулларың бигрәк шифалы, йомшак...» - хәлсез каенананың үз килененә әйтелгән беренче яхшы сүзләре. Бер кичне: «Усал булдым, мине кичер, синең күңелең яхшы икән. Бәхил бул, бәхетле яшәгез, булачак киленгә минем кебек булма» , дип, каенана аның белән бәхилләшә...
«Әнием синең яхшы күңелле, ярдәмчел һәм миһербанлы булуыңны аңлап китте. Гөлгенә, сиңа рәхмәт, - ди Ирек. -
Сезнең арадагы киеренкелеккә мин дә гаепле идем. Сүзләрегезне
бер-берегезгә җиткермичә, икебез арасындагы сөюнең һич тә әниемне яратуыма киртә булмавын вакытында ипләп кенә үзенә аңлата алмадым».
Суфиян МИНҺАҖЕВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: